поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.08.2017 Мәдәният

Мирсәет Сөнгатуллинның улы Алмаз: "Бу - әтиемнең үтенече"

Узган көннәрнең берсендә аталы- уллы Мирсәет белән Алмаз Сөнгатуллиннар “Туган як”та кунакта булдылар. Татарстанның халык, ә Россиянең атказанган артисты Мирсәет безнең Шөбиле кияве, алар Кадрия ханым белән исеме җисеменә туры килгән бер дигән ир-егет тәрбияләп үстергәннәр һәм 29 яшьлек Алмаз хәзер татар данын олы сәхнәләрдән чит илләрдә дә таныта башлаган инде.

Узган араларда гына ул әтисе хәрби хезмәтен узган Чехиядә дәрәҗәле бер конкурста катнашып, лауреат исеменә лаек булып кайткан.

Праганың иң зиннәтле мәдәният сараенда ул татар телендә “Алтынчәч” операсының “Хан” ариозосын башкарган, рус телендә “Евгений Онегин”ны җырлаган, итальянча бер сайланма әсәрне жюрига һәм тамашачыларга тәкъдим иткән һәм үзе дә көтмәгәндә халыкара бәйгедә бик зур уңышка ирешкән. Менә шулай безнең Алмаз чит илләрдә шомара башлаган һәм озак та көттермәс, иншалла, чын бриллиант булып ялтырый башлаячак. Ул П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясен кызыл ди-пломга тәмамлаган, хәзер аспирантурада укый. Быел аны да уңышлы тәмамларга исәбе һәм якындагы теләге – вокал буенча педагогия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу. 

- Казанда туып-үсеп, атказанган һәм халык артисты гаиләсендә тәрбия алып, ник Мәскәүгә укырга киттегез?

- Казанда, миңа калса, чын опера җырчысы булып үсәргә мөмкинлекләр бик аз, шуңа әти- әни белән киңәшләшкәннән соң, мәркәзебездән башкалага барып профессиональ белем алырга булдым.

- Эш урыныгыз белән дә таныштырып үтсәгез иде?

- Е.В. Колобов исемендәге “Новая опера” дигән театрда эшлим. Спектакльләрдә җырлыйм, әлбәттә, күбрәк рус классикларының музыкаль әсәрләрен башкарам.

- Мәскәүдә яшәп, татар телендә бик чиста һәм күбрәк әдәби сөйләмдә аралашасыз. Шулай ана телебезне камил белүегез, аңа тугры калуыгыз нидән гыйбарәт?

- Әти-әнием йогынтысы инде. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, бу әтиемнең үтенече. Чын татар гаиләсендә үскәнгә, ана телебезгә хөрмәтем зурдан. Аннары мәктәп елларындагы җәйге каникулларымны Шөбиледәге дәү әти әниләремдә уздырганда да бездә шул гадәт иде.

Билгеле, урамда уйнап үскән яшьтәшләрем белән дә татарча аралаштык. Шуңадыр, Аллага шөкер, татар халык җырларын бик яратып башкарам, әти белән бергә дә җырлыйбыз. Мин бит әтием төсле, тирән мәгънәле җырларга өстенлек бирәм, аларны бөтен җаным-тәнем белән башкарырга тырышам. Дөрес, эстрада әсәрләрен бөтенләй җырламыйм дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, үзем һәм әтием язган заманчарак җырларны да сөенеп башкарам. Шулай ук Салих Сәйдәшевнең музыкаль әсәрләрен яратам. Гомумән, романслар минем күңелгә аеруча хуш.

- Музыкаль сәнгать юлына басарга әтиегезме үгетләде?

- Юк, мин аңа юридик факультетка керергә киңәш иттем. Улымны судья яисә адвокат вазифасында күрәсем килде. Ә ул: “Әти, минем синең кебек танылган җырчы буласым килә”, - диде. Һәм без әнисе белән аңа каршы төшмәдек. Аллага тапшырып, бердәнбер мәхәббәт җимешебезне Мәскәүгә чыгарып җибәрдек. Бүгенгесе мең шөкер, улыбызның тормышы белән без канәгать. Аның уңышларына бик сөенәбез, үзе белән гел аралашып торабыз. Хәзер аны Чехиягә дә, Австриягә дә чакыралар инде, - дип сүзгә кушылды Мирсәет ага, улы өчен чын күңелдән горурланып. - Минем иң төп хыялым – гомеремдә бер генә булса да Италиянең Рим шәһәрендәге мәртәбәле Ла Скала һәм Австриянең Сидней опера театрларында чыгыш ясау бәхетенә ирешү. Ә моңа кадәр, әлбәттә, үзебезнең данлыклы Мариин театрын узасы бар. Бу турыда сүз дә юк. Аның сәхнәсенә күтәрелү – көн кадагында торган беренче бурычым. Әлбәттә, Чехиядә узган җыр бәйгесе дә шөһрәтле иде. Анда Франциядән дә, Америкадан да чыгыш ясаучылар булды. Шунда 40 катнашучы арасында лауреат исеменә ирешү – минем өчен зур казаныш, - ди Алмаз Мирсәет улы. Ә әңгәмәдәшебезнең әтисе шул урында түбәндәгесен дә өстәп куйды: “Бу уңыш “Татарстанның атказанган” исеменә тиң”, - диде.

Алмаз ирекле рәвештә әле инглиз телендә дә аралаша ала. Бүген ул итальян, француз һәм немец телләрен җитди өйрәнә. “Татар эстрадасында җырчылар җитәрлек кенә түгел, ә артып киткән. Шул “артыклар” янына кереп, “артык” булганчы, үзем сайлаган кәсебемне үстерәсе, камилләштерәсе килә”, - ди Алмаз. “Әйе, җырлаучылар күп шул, ә җырчылар аз”, - дип ассызыклады Мирсәет абый да. Моннан ун еллар элек Казанда чыккан бер газетада Салават үзе түбәндәгене әйткән: “Мин җырчы түгел, мин шоумен, ә чын җырчылар Илһам абый белән Мирсәет Сөнгатуллин гына, чөнки алар кебек татар халык җырларын беркем дә башкара алмый”, - дигән.

Безнең татар бит кунак булып килсә, буш кул килми. Мирсәет белән Алмаз Сөнгатуллиннар да безгә өч диск бүләк иттеләр. Аның берсендә аталы-уллы башкарган җырлы композицияләр, икенчесендә Мирсәет ага гел рус халкы җырларын башкара, ә менә өченчесенә һәм әле генә дөнья күргән компакт-дискына Мирсәет абыйның 205 җыры сыйган. Шунда аңа багышланган “Моңлы татар” дигән бер шигырь дә урнаштырылган.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Таһир Шәмсуаров та үзенең әлеге иҗат җимешендә Салаватның фикерен кабатлый: Милләтеңнең моң коесын эзләп, Үткәннәргә ничек бармыйсың?! Соң Илһамнан кала, Мирсәеттәй Чорлар кичәр җырчы бармы соң...

Ышанабыз, әтисенең эзеннән китеп, Алмаз да профессиональ җыр сәнгате күгендә бер якты йолдыз булып нур чәчәчәк.


Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 16.08.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»