поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.12.2009 Җәмгыять

САУ БУЛ, АВЫР ЕЛ!

Әллә нинди ел булды бу. Катлаулы, авыр килеп чыкты. Республикабызга килгән корылыкны гына искә алыйк. Русия күләмендә күпме фаҗига, күпме кеше үлеме... Таныш-белешләрем арасында да узып баручы ел шәхси пландагы югалтулар алып килде дип сөйли. Бу сүзләргә үзем дә кушыла алам...

Әлбәттә, 2009ның төп “йолдызы” – кризис. Ел буе киеренке икътисадый шартларда яшәдек. Предприятиеләр тик тора, эштән кыскартулар, хезмәт хакы түләүдәге өзеклелек. Русияне әйдәп баручы социологик оешмалары үткәргән халык сораштыруларыннан күренгәнчә, илебездә яшәүчеләр 2009 елны 1998дән бирле иң авыры дип атаган. Шулай да, күпчелек киләсе елның әйбәтрәк булуына, яхшырак яши башлавыбызга өметен өзми.

 

Өметсез шайтан инде ул. Кешене шул матур тормышка ышаныч яшәтә. Ләкин икътисадый күрсәткечләр күпкә катлаулырак шул. Татарстанда киләсе елда эшсезләр саны артачак, ди белгечләр. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрен дә арттырып куйдылар. Казанда үсеш 20 процент чамасы булачак. Ә хезмәт хаклары үсәргә ашыкмый. Башкалада хәзер чүп-чар чыгарган өчен түләү дә кеше башыннан түгел, фатирның квадрат метрына карап исәпләнәчәк. Чиновникларның үзләренең кызыклы арифметикасы бар инде. Имештер, зур фатирларда яшәп ятучы байлар акчасын шулай итеп чыгартмакчылар икән. Ләкин авырлык янәдән ялгызы бер бүлмәдә гомер кичерүче пенсионер, карт-коры җилкәсенә төшәчәк бит. Хәер, бәяләрне авызлыклап булмый инде. Ел саен нәрсә дә булса кыйммәтләнә. Шул кыйммәтләнүне сизми калсыннар дипме, ел саен хөкүмәтебез безгә унар көнлек ял бирә. Яңа елдан соң айнып кына киттең – шап итеп яңа суммалар язылган хисап-фактура килеп төшә.

 

Эчү дигәннән, кайбер экспертлар фикеренчә, гыйнвар аенда хәмер белән агуланып, 300 мең халык кырылырга мөмкин икән. Кемнеңдер йөрәге бәйрәм шатлыгына түзми, кемдер өши, ә күпчелек кешеләр исә эчәргә ярамаган лосьон, одеколон, тәрәзә юа торган сыекчалар куллана да якты дөнья белән хушлаша. Статистика буенча, шешәдән үлүчеләрнең күпчелеге – 30 яшьтән 54 яшькәчә ир-атлар. Ягъни, типтереп яшәп, эшләп йөрергә тиешле кешеләр. Эчкечелекнең икенче ягы да бар – халык рәхәт тормыштан хәмергә ябышмый бит...

 

Аракы – бюджетны тулылындыручы төп продуктның берсе икәнлеген дә онытмыйк. Ә бюджет быел бик киеренке булачак. Татарстан Русия күләмендә бюджет әҗәтләре буенча өченче урында тора. 39 миллиард сумнан артык бирәсебез бар. Югарыдагы җитәкчеләр кат-кат түрәләрне каешларын кысарга өнди. Ләкин ахыр чиктә вак түрәләр гади халык каешын кысар кебек.

 

Ничек кенә булмасын, тагын бер ел артта калды. Без бер елга өлкәнәйдек, кем белә, бәлки, кайберләребезгә акыл да кергәндер. Зарланып утырудан эш чыкмас. Сау бул, 2009, исәнме, 2010!


Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Безнең гәҗит
№ 52 | 30.12.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»