|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2017 Криминал
Ерткычларча: Татарстанда 19 яшьлек егет үз әбисенең әнисен балта белән чабып үтергәнТатарстанның Югары суды үз әбисенең әнисен үтерүдә гаепләнүче 19 яшьлек Алексей Саксоновка карата хөкем карары чыгаруга кереште. Тикшерү версиясе буенче, ул әбинең башына балта белән суккан. Хатынның гәүдәсен 17 апрель көнне Буа районының Иске Мәртле авылында, туганнары соравы буенча әбинең хәлен белергә кергән күршеләре табып алган, дип яза Татар-информ. Полиция хезмәткәрләре, үтерүдә шикләнеп, әби оныгының 19 яшьлек улын кулга ала. Ул фаҗигага кадәр берничә көн элек Ульяновсктан әбисенә килгән, һәм анда караклык буенча шикләнеп, эзләнүдә булган. Саксонов үз гаебен таныган.
--- |
Иң күп укылган
|