|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2017 Криминал
Татарстанда өч бала анасы иренең бабасын буып үтергәнТатарстанда күпбалалы яшь хатын үз иренең 84 яшьлек бабасын үтергән. Бу хәл Түбән Камада була. Гаилә бабай белән бер фатирда яши. Күптән түгел гаиләдә өченче бала туган була. Ханым 10 август көнне иртән сәгать 9да бабайның үлгәнлеге турында хәбәр итә. Тикшерүче мәетнең тәнендә көч куллану билгеләре күрми, шулай да суд-медицина экспертизасына җибәрергә була. Ә анда бабайның буудан үлгәнлеген ачыклыйлар. Бер айлык баласы булу сәбәпле 32 яшьлек ханымны шунда ук кулга алмыйлар. Элек тә хөкем ителгәнлеге булган яшь ханым бабайны чираттагы ызгыш вакытында үтерүен таный. Тикшерү бара, дип яза Әлмәт таңнары.
--- |
Иң күп укылган
|