поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.08.2017 Җәмгыять

Өстәмә акчаны ничек алырга?

Бу җәй пенсионерларның пенсия бүлекләренә һөҗүм итүләре белән дә истә калыр, мөгаен. Ник дигәндә, хатын-кызларның бала белән декретта утырган еллары элек стажга саналса, законга кертелгән өстәмәләр нигезендә, хәзер моны балларга күчерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, синең баллың арта да, димәк, пенсия акчаң да арта.

Шуңа күрә бүген район пенсия бүлекләрендә пенсионер хатын-кызлар су буе чиратларда тора.

Пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, әлеге яңалыкның асылы түбәндәгедән гыйбарәт. Эшне гариза тапшырудан башлыйсың. Районның пенсия бүлегенә үзеңнең паспортыңны һәм балаларыңның туу турындагы таныклыкларын алып барасың да, гариза язасың. Барлык документларны сканер аша үткәреп алалар да, аларны үзеңә кире бирәләр. Телефон номерыңны калдырасың. Барысы да әзер булгач, сиңа чылтыратып хәбәр итәләр. Дөрес, озын чиратларда торганчы, Русиянең бердәм дәүләт хезмәте порталына кереп теркәлеп, гаризаны “Шәхси кабинет” аша юлласаң җайлырак икән.

Пенсия акчасы, чыннан да, күп кешенеке арта, ләкин бу һәркемнең шәхси исәп-хисап күрсәткеченнән тора һәм ул бала санына да карамый. Шуңа күрә кайберәүләрнеке биш сумга, ә кемнекедер 1 мең сумга артырга мөмкин. Киресенчә, кимү ихтималы да бар, әмма бу очракта пенсия бүлеге хезмәткәрләре гаризаларны кире кайтаралар, чөнки закон буенча пенсияне киметүтыелган. Әгәр үзеңнеке артмыйча, иреңнең пенсиясе арту мөмкинлеге бар икән, мондый очракта бу хокукны иреңә тапшыра аласың.

Тагын шунысы да бар, бу яңалык пенсиягә 2015 елда һәм аннан соңрак чыкканнарга кагылмый, аларга барысы да тиешенчә исәпләнгән икән инде.

Пенсияне болай арттыруның срогы билгеләнмәгән, ул бөтен кешегә исәпләнеп беткәнче дәвам итәргә мөмкин. Ләкин үткән айларны да кертеп исәпләмәячәкләр, шуңа күрә һәр ай өчен күпмедер акчаны югалтканчы, бу гаризаны ничек иртәрәк тапшырсаң, шулай яхшырак. Арткан пенсия акчасы гариза тапшырганның икенче аеннан бирелә башлый.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.08.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»