поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.08.2017 Әдәбият

Сандыгым тулы серләр (Факия Шәрәфетдинова ИҖАТЫ)

Факия Шәрәфетдинова (Заһидуллина) Арча районы Яңа Кырлай авылында туа. Казан медицина техникумының "Теш технигы-ортопеды" хәзерләүче факультетын тәмамлый. 1971нче елдан алып лаеклы ялга чыкканчы, 36ел Арча Үзәк хастахәнәсендә югары категорияле теш технигы-ортопеды булып эшли.

Эш дәверендә "Профессиясе буенча иң яхшы " Дипломы белән,күп кенә "Рәхмәт хатлары" һәм "Мактау грамоталары" белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә Район һәм Арча шәһәре Ветераннар советы президиумы әгьзасы. "Чишмә " ,"Арча таңнары" ансамбленең, "Сүнмәс яшьлек "театр студиясенең, "Яшәү яме" китап сөючеләр клубының активисты. Казан артында эшләп килүче "Ызандашлар" төркеме әгьзасы.

Шигырьләре "Арча хәбәрләре", "Акчарлак", "Шәһри Казан" гәҗитләрендә һәм "Сөембикә"журналында басылып килә. 2012 нче елда "Күңелем кылларына кагылма..."исемле китабы дөнья күрә. Бүген ул туган якның гүзәл табигатеннән илһам алып, эш сөючән халкы белән горурланып, иҗатка рухланып Арча шәһәрендә гомер итә. 

    Сандыгым тулы серләр

Әй,гомерләр,гомерләр,

Сандыгым тулы серләр...

    Нигә шулай бик тиз үтәсез икән дә, кая шулай ашыгасыз-чабасыз икән?! Менә хәтер сандыгымны "ачып" куйдым да, анда сакланган кайбер хатирәләремне барлап чыгарга булдым әле. Нигә язам соң бу юлларны, ник актарам әле мин сандык эчләрендәге серләремне?! Нигә дип төшәм икән сандыгымның иң төбенә - бәлки мин анда сакланган балалык һәм яшьлек елларымны табып алып кире кайтарырга телимдер?!.. Сагынамдыр... Әйе, хатирәләрне яңартып, аларны барлап, сагынып, истәлекләр белән юанып яшисең икән ул олыгайгач. Юкка гына өлкән кешеләрне "Хыялый Хәйрүш" дип үртиләрдер дисеңмени? Хыялый да итә икән язмыш, уйлата да, җырлата да икән; үткәннәрне, яшьлекне, үсмер чакны, балачакны сагынып,истәлекләр белән яши башлыйсың икән. Бу хатирәләрне барлауның рәхәтлеген дә тойсагыз, җан яңара икән... Сагындыра үткәннәр, бик нык сагындыра!.. Балачак һәркемдә дә була инде ул,нигә шулай сагынып өзгәләнергә... - дип тә уйларсыз сез.

    Әйе, һәркемнең була үз заманы,үз чоры. Һәр чорның үз кыйммәте. Шул заманга яраклашып, аның кысаларына сыешып, дөнья куып яшисең дә, яшисең икән. "Без үскәндә...", дип яза бит мәшһүр Тукаебыз да. Без үскәндә... Әйе, без үскәндә бик тә бәхетле итеп тойдык үзебезне,чөнки без "Бәхетле балачак өчен, Рәхмәт туган илебез!"- дип җырлап үстек! Катлы - катлы йортларда яшәмәсәк тә, үзебезнең кечкенә генә дүртпочмаклы, алтыпочмаклы түгел, менә шул өебездән дә матур һәм җыйнак, чиста һәм якты, нурлар чәчеп торган өй юк иде безнең өчен! Өй эчебез безнең шат авазлардан шау-гөр килеп торыр иде - чөнки без ишле гаилә идек. Бөек Ватан сугышыннан исән калып кайткан әтиемә, тормышның барлык ачысын-төчесен күреп,әтиемнең сугыштан кайтуын нәни ике кызчыгы белән көтеп алуга ирешкән һәм сугыш артыннан безгә-калган җиде баласына гомер биреп, аларны таза-сау итеп үстереп, кеше иткән гаиләдә без тугыз бала үстек.Әтиемнең, сугыш кырында алган яралы аягының тезе өстенә утыртып, безне "Үчтеки" иттерүләрен,әниебезнең һәрберебезне иркәләп-сөеп, назлап, күкрәк сөтен имезеп,төн йокылары күрмичә,таза-сау итеп үстерүләрен, укытып, кеше итеп, яхшылыкка гына өйрәтеп тәрбия итүләрен ничек истән чыгарасың ди.     Әниебезнең "Өшемәсеннәр,туңмасыннар... ", - дип бәйләп киерткән йөзләгән носки-бияләйләре, әтиемнең тузган киез итекләребезнең астына матур һәм пөхтә итеп салып биргән олтаннарын ничек итеп онытасың ди. Хәзерге балаларның ул "олтан" дигән сүзне ишеткәннәре дә юктыр, хәтта, мәгьнәсен дә аңламыйлардыр...

Әле дә хәтеремдә: әтием үз куллары белән ясаган агач сәкедә, әнием үз куллары белән теркәп теккән корама юрган астында без тезелешеп йоклыйбыз. Матрасыбыз - брезенттан тегелгән, салам тутырылган зур бер капчык. Аның саламы таушалгач, яңа салам тутырып алып керәбез. Ул көнне безнең өчен чын бәйрәм — яңа салам тутырылган матрасыбыз, яңа пешкән икмәк кебек күпереп тора. Аннан саф һава исе, арыш исе, иркен кыр-басулар исе тарала!.. Эх, шул минутларда без үзебезне болын-тугайларда уйнаклап йөргән нәни колыннардай тоябыз, матрасыбыз безнең өчен иркен киң кырларга, иксез-чиксез далаларга әверелә; без, аның өстендә уйныйбыз,сикерәбез, шатланабыз. Ә матрасыбызның чигендә безне яңа тормыш көтә - алда, әйтерсең, офыклар, алар артында безнең бәхетле киләчәгебез - ул безгә кул изәп үзенә чакыра: "Әйдәге-е-е-з, мин сезне көтәәәм!"... - дип безне дәшә.

    Куана белгәнбез, самими булганбыз. Минем кебек тагын берәр кеше шулай балачак хатирәләрен күңел түрләрендә саклап йөртә микән? Алар ничек яшәде икән?! Хәер,һәркем үзенең балачагын, яшьлеген сагынып яшидер, ничек онытылсын ди балачак?!.. Ялан тәпи ат арбасы көпчәкләре эзеннән барлыкка килгән тузаннарны "ерып" урамнарны үтәсе иде дә, шул юллардан басу-кырларга,болын-тугайларга,"гаскәр кеби чыршы-нарат"лар тезелгән урманнарга китәсе иде... Ай, кайнар булыр иде ул туфраклар--хәтта, аяк табаннарыбызны пешерер иде!

Табасы иде хәзер шул тузанлы юлларны,шул юлларда туфракка күмелеп калган ялан тәпиебез эзләрен - балачагыбыз эзләрен! Асфальт һәм брусчатка түшәлгән юлдан йөрүчеләр бу ләззәтне гомер - бакый күрә һәм татый алмаслар инде! ... Ялан тәпи йөгереп йөргән, без уйнап үскән бәбкә үлән белән капланган ишек аллары да юк шул инде... хәзер авылларда һәркем, я асфальт, я булмаса брусчаткалар тезеп, заманага яраклаштырып бетерделәр ишек алларын. Һәм ишек алларында да "Уфалла" да, ат арбалары да тормый тезелеп, алар урынында бик кыйммәтле, чит илдән кайтартылган әллә ничә ат көчле чит ил "айгырлары"-- чит ил машиналары гына тора хәзер, югыйсә, кемгә генә килеп керсәң дә шул күренеш каршы ала... Әле берсеннән- берсе уздырырга теләгән шикелле, төрледән -төрле маркалылары!.. Юк, бу "атлар" безнең заман атларын барыбер алыштыра алмый!

      Безнең заман атлары барыбер яхшырак иде, малкайлар!!! Уйнаклап торалар иде! Алар тере иде. Аларның җаны бар иде! Ялларын чөеп җибәреп,бер кешнәп куйсалармы?!. Язгы чәчүдән соң, Сабантуйларында күбеккә батып чабыштан килгән атларны күргәнегез бармы сезнең? Ә чабыштан иң соңгы булып, нәүмизләнеп, "сөмсере" коелып килгән атны күзәткәнегез бармы сезнең?! Бу атның, хәтта, үзенең дә күзләреннән яшь бөртекләре тәгәридер төсле тоела, күз төбе чыланган була аның... Шуңа күрә олы-карылар, күпне күргән әби-апалар, һәм, әлбәттә инде, яшь киленнәр үзләренең бүләккә дип әзерләгән чуклы сөлгеләрен шушы атка бәйлиләр иде...

    Авыл баласы булгач, хәтердән бер дә китмәгән тагын бер күренешне искә төшереп үтим әле. Күңелем кыллары тибрәтеп, тынгы бирми торган – авыл көтүе! Хәзер иртән көтү куарга, кичен көтү каршыларга чыгучылар күренми башлады. Алар хәзер юктыр да инде, я булмаса,бик сирәктер... Ә без үскәндә, Тукай бабабыз әйтмешли: "Без үскәндә.." - кулыбызга нәни генә ипи телемнәре тотып, көтү каршыларга бара идек.Үзебезнең терлекләребезне ерактан ук тамгаларыннан танып алып, ничек сөенешә идек,исән-сау кайтканнар малкайлар,янәсе!.. Эзләп йөрисе юк. Әаларны авыл буйлап эзләүләре... тапкач шатланулар, хәлсерәп кайтып керүләр...

Ай-яй тирән икән минем хәтер сандыгым - ниләр белән генә "шыплап" тулмаган ул! Бер почмагында - үзебезнең 25"сутый"лы бәрәңге бакчабыз да бар икән!!! Язын без аны, я кул белән эшкәртеп, ягьни, китмәнләп, я ат белән сукалап, бәрәңге утырта идек. Көз көне бәрәңге уңышын җыйнап алып,идән астын бәрәңге белән шыплап тутырып куяр идек тә, кыш буе рәхәтләнеп,үзебез үстергән бәрәңгедән нинди генә ризыклар пешерми идек! Ул "чикмәнле"сен дисеңме,шулпалысын дисеңме,"кабартма"бәрәңгесен дисеңме?.. Ул каз “дирбия”ләреннән пешерелгән итле бәлешләр дисеңме?!. Әй ул көнбагыш маенда гөжелдәп пешкән "кабартма"бәрәңгенең исе! - бөтен урамга таралыр иде! Кирәкми безгә хәзерге заман "чипсы"лары, һич кирәкми! Безнең үзебезнең заманның, үзебезнең чорның "чикмәнле" яисә "кабартма" бәрәңгесен бернинди "чипсы"лар да алыштыра алмый!

    Әй, гомерләр, гомерләр!.. Сандыгым тулы серләр... Нигәдер күңелем нечкәреп китте әле, серле сандыгымны актара торгач... Балачагым, бигрәкләр дә сандык түрендә калган икән шул- бигрәк тирәндә. Тирәндә калса да, һич кенә дә хәтердән дә уелмаган,йөрәктән дә җуелмаган--һәммәсе дә истә,тик барысын да язып кына бетереп булмас. Моның өчен, аны сурәтләр өчен язучы булып туарга кирәктер,мөгаен!Мин балачактан китап укырга яраттым- укыган повесть-романнарымдагы геройлар турында оста итеп язуларына соклана идем. Ничек итеп барысын да тегәрҗеп шикелле матурлап тезеп,"түкми-чәчми" тасфирлап,бәйнә-бәйнә яза алалар икән, дип шакката идем. Әле бит берүк вакытта табигатьнең хозурлыгын,кояшның якты нурлар чәчеп,көлеп иртән чыгып балкып торуын,ә инде кызыл шәфәкь нурлары булып кичен баюын,кошларның сайравын, чишмәләрнең челтерәп агуын,үләннәрнең кыштырдап куюын,назлы җилләр исеп чәчәкләрне сыйпап үтүен,ә чәчәкләрнең үз чиратында кояшка үрелеп үсүләрен-һәм башка бик күптөрле серле дөнья,тереклек турында да ничек матур итеп сурәтләп бирүләре мине сихри дөньяга алып кереп китә иде.Оста язучылар язган әдәби әсәрләр шулкадәр күп-иренмичә укы гына! Укы һәм нәтиҗә ясарга да онытма!

    Өй сандыгымның түрендә тагын бер әйбергә юлыктым әле-минем дә үземнең күргәннәремне, кичергәннәремне теркәп барган бер көндәлегем ята икән бит!.. "Исемдә калганнар"дип атаганмын мин дә исемен. Ай-яй калын күренә--чыннан да күпне күрергә туры килде шул безнең чор балаларына--ни дисәң дә, без дә бит сугыш арты балалары-илне җимерекләрдән тергезгәндә,әти-әниләребезнең хезмәт көненә "таяк"ка эшләп, ит,сөт,йон,йомырка һәм башка ризыкларны әнием-мәрхүмә әйтмешли, "әгинте"ләр җыеп алып чыгып киткән заман балалары шул без... Мин дә бер язучы булсам, язар идем барысы турында--минем дә күкрәгемдә язылмаган, укылмаган китап ята - тормыш ул гел ак төсләрдән генә тормый шул--минем тормышымда да ак белән кара төсләр чиратлашып,берсен-берсе алмаштырып, тулыландырып кына торды. Тормыш ул гел ал төстә генә дә була алмыйдыр--җиде төрле төс бергә кушылгач кына, я ак, я ал төс хасил буладыр, шулай булмаса салават күпере дә игътибарны җәлеп итмәс иде. Матурлык хасил итү өчен җиде төс кирәктер, күрәсең. Бу төс инде, чыннан да бәхет төсе булырга тиештер һәм мин аның шулай буласына ышанам. Бәхет төсе барыбер бер күренер әле, өметемне өзми генә көтим әле-әле соң түгел!!!- менә шулай көтеп яшәдек без.

...Сандыгымны-хәтер сандыгымны ачып куеп, актарып карый гына башладым әле, югыйсә, ә инде күпме хатирәләрем яңарды, бәхетле балачагыма кире кайтып килгән күк булдым... Сез дә иренмәгез, ачыгыз хәтер сандыкларыгызны, кат-кат укып чыгыгыз андагы "Балачак"дип аталган серле, сихерле китабыгызны. Бәлки, балачак иленә сәяхәтегез сезгә бетмәс-төкәнмәс яшәү чыганагын, сабыйлык самимилеген, көчле энергия бирер! Әйе,әйе, һич шигем юк!!! Ни әйтсәң дә, үткәннәр сагындыра!!! Әле бу юлы сандыгымда сакланган яшьлек хатирәләремне карамый торам--икенче тапкыр иркенләп,бергә карарбыз, дусларым!!! Ә хәзергә үзегезнекен барлый торыгыз!


Факия ШӘРӘФЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 14.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»