|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2017 Криминал
Бу дөнья кая тәгәри: бер хатын баласын посылка итеп җибәргәнКытайның Сычуань шәһәреннән 24 яшьлек бер хатын үзенең яңа туган сабыен курьер аша приютка озаткан, дип яза South China Morning Post басмасы. Ул баланы пакетка төреп, курьерга тоттыра. Ни хикмәт, курьер пакетта баладыр дип уйламый да. Бары “посылка” селкенә башлагач, бала елап җибәргәч кенә, эшнең нидә икәнлеген аңлый. Баланы хастаханәгә китерәләр. Хәзер аның хәле уртача дип бәяләнә. Ә сабыйның әнисенә баласын посылка итеп җибәргәне өчен җәза яный. Аны биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
--- |
Иң күп укылган
|