поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.08.2017 Язмыш

Мин ятим бала түгел

Бераз күзләреңне йомып алыр идең. Вакыт бар бит әле... Дару­ларыңны түш кесәңә салдым. Кызыл каптагысы – йөрәк еш ти­бә башласа, зәңгәре – тын җит­мә­гәндә, буыннарыңның хәле китсә. Штубы саташтырма: зәңгәре...

Юлга чыгар алдыннан
 
Гомер юлын бергә үткән корткам шулай минем белән беррәттән төн каравыллый, мине кайгырта. Бүлмәдәге тынычлык озакка сузылмый, тагын каршыдагы карават шыгырдый:
 
– Кәгазьләреңне яхшылап сал­дыңмы? Акчаларың кулъяулыкка төрелгән. Карап анда, вокзалда-фәлән берәр озын куллысы сы­пыр­т­­масын, уңга-сулга карап йөре...
 
– Нинди вокзал ди монда? Без машинада барабыз бит. Янда чит-ят юк. Аннан килеп минем пенсия тиеннәренә кем кызыксын? Ә кә­газь­ләрдән бер повестка инде... – дим мин, үземчә шаяртып.
 
Кем белә, бәлки кайчандыр соңгы кичләрендә әти белән әни шулай күгәрченнәр кебек гөр­лә­шеп төн үткәргәннәрдер. Бәлки сизгән дә булгандыр күңелләре соңгы тапкыр серләшкәннәрен...
 
Менә әтинең кесәсендәге кәгазь­ләре арасында тарихка кереп калган чакыру кәгазе – повестка булгандыр: “Явиться...”1941 елның җәендә менә шушы нигездән иртә таңнан чыгып киткән минем әти. Инде миңа җит­меш җиде яшь... Гасырга якын юксына нигез үзенең ху­җасын. Вәгъ­дәләр биреп киткән булса да – кайт­маган...Без Галимҗан белән әтисез үстек. Моның ни икәнен үз башларыннан кичергәннәр генә белә. Мин ныклап аякка баскач та, әтине кайтарырга күп тапкырлар тырышып карадым. Төп хәрби архив Мәскәү янындагы Подольск шәһә­рендә урнашкан икән. Аларга хат артыннан хат юлладым. Әмма төп­ле җавап бирә алмадылар, чөнки кулда бер төрле дә мәгълүмат юк иде. Хәтта хезмәт иткән частеның номеры да сакланмаган. Әнинең сүзләренә караганда, ул, фронтка киткәнче, Суслонгерда булган. Күр­ше Кырлангы авылында аның белән бер чама шунда ук нужа шулпасы эчкән фронтовик барлыгын ишетеп бел­гәч, мин алтын кош тоткандай шатланган идем. Бер сукмактан йөр­гәннәр бит, земляк­лар, урысчалап әйт­кәндә, аралашканнардыр, сер­ләшкәннәр­дер, кайгы-шатлык­лары белән уртак­лашканнардыр. Мин, көнендә үк җыенып, бү­ләк-күчтәнәчләр төяп, күрше авылга юл тоттым. Әмма өмет­ләрем челпәрәмә килде. Әлеге абзыйны күрүен күрдем мин, күчтәнәч­лә­ремне дә тапшырдым, әмма ул авыз ачып төпле бер сүз дә әйт­мәде:
 
– Күптән булган бит. Белмим...хәтерләмим инде... әллә... онытылган... – дигән төслерәк булды аның мин яудырган сорауларга җавап­лары. Тәки юньле-башлы сүз ишетми, кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Курыккан иде ул нидәндер, әллә куркытканнардыр. Болай тазалыгы да шактый әйбәт, хәтере дә яхшы төсле иде үзенең.Капка төбендә машина сигналы яңгырады. Җәйге төн ни, бер сап­лам җептән дә кыскарак шул. Килеп тә җиткәннәр кунаклар. Карчыгым сикереп торып чәй­негенә тотынды. Мин кичтән хәстәрләп куйган арурак кием­нәремне киеп, урамга ашыктым. “Мерседес“ микроавтобусы янында киң елмаеп энекәшем Га­лимҗан басып тора. Аның төптәй нык, киң бәдәнле улы Марат машина тирәсендә кайнаша.
 
– Әйдә, берәр чынаяк чәй эчеп алыгыз, – дип кунакларны өйгә әйдәдем.– Ю-у-у-к, – дип суздылар алар икесе бертавыштан.
 
– Юл­чының юлда булуы яхшы. Үзең дә чәйләп утырырга уйлама. Салонда барысы да бар. Сәгате-минуты кыйммәт, ерак юл, давай...Сызгырып утырган чәйнеккә борылып та карамый, мин юл сумкамны иңемә йөкләдем. Кар­чы­гымның кунаклар белән исән­лә­шүе дә, хушлашуы да бергә булды. Кереп утыргач, түш кесәмдәге кадерле әманәткә кагылып алдым: онытылмаганмы? Карчык теккән кечкенә капчыкта кайчандыр әти утырткан алмагач төбеннән алынган бер уч туфрак иде. Газиз нигез туфрагы. Әллә ул еракларда җир­сеп ята торгандыр үз нигезенең туфрагына зар-интизар булып?..

Барасы да барасы...


Күбәү икән без бер машинада! Мин, Галимҗан энекәш, аның уллары Марат, Ринат, улларының уллары – Рөстәм, Марсель, Әдел. Без Галимҗан энекәш белән әтине күрергә барабыз. Ә яшьләрне әнә картаталары бе­лән очрашу юлга әйдәгән. Шул буладыр инде буыннар чылбыры. Икенче яктан кара­саң, хәйран калырлык. Картатайга, әтигә һаман әле егерме җиде яшь... Әти Зиятдинов Вагыйз Зиятдин улы бер мең тугыз йөз кырык беренче елның унсигезенче но­ябрендә һәлак булган. Ә энекәш Галимҗан 1942 елның март аенда дөньяга килгән. Шулай булгач, уйлап карагыз инде үзегез. Ул әтине бөтенләй белми. Ә мин белерлек булганмын. Әни сөйләгәннәре буенча, имеш, әти сораганда, йөгер­теп киез каталарын китереп бирәм икән үзенә. Әнә бит кул арасына кергәнмен, әзме-күпме файдам тигән дигән сүз...
 
“Хәтер китабы” безгә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән бүләккә тиң булды. “З” хәрефләрен буйлап карап утырганда, мин таныш исемгә тап булдым. Үз күзләремә үзем ышанмый кат-кат карадым: Зиятдинов Вагыйз Зиятдин улы. Туган җире Тәтеш районы Келәш авылы, туган елы 1914. Великие Луки өлкәсендә барган каты сугышларда 1941 елның 18 нояб­рендә һәлак булган. Демьян районы Крутики авылы билә­мәсендә урнашкан туганнар каберле­гендә җир­ләнгән... Әлбәттә, бу зур шатлык белән тиз арада бар туганнарым, якыннарым белән уртаклаштым. Һич арттырып әйтмим: безнең янга әти кайткан төсле булды бу яңалыкны белгәч. Очрашып та, телефон аша да хәбәрләшеп, без Галимҗан энекәш белән уртак фикергә килдек: ничек тә әтинең каберен барып күрергә кирәк. Иң башта киңәшләшеп, озын-озаклап хат яздык китапта күрсә­телгән адрес буенча. Күп яздык, барысын да аңлат­тык. Җавап көткән арада әкрен­ләп бу изге сәфәргә әзерләнә дә башладык. Сүздә генә барысы да тиз, безгә каршылыклар чыгып кына торды. Рәхмәт ерактагы Демьян районы җитәкчеләренә, озак көттермәделәр, тиз арада җавап хаты язып салдылар. Барысын да энәсеннән-җебенә кадәр аңлатты­лар. Элемтә тотар өчен телефон номерларын бир­деләр. 
 
Мәскәүне читләп кенә үттек, безгә Мәскәү – Ленинград юлына чыгарга кирәк. Ленинградка йөз чакрым җитмәстән, сулга каерып юл кереп китә. Великие Луки өлкәсенә борылыш икән бу. Без бу борылышка икенче көнне сәгать дүртләр тирәсендә генә килеп җиттек. Иксез-чиксез икән лә ул безнең Рәсәй, мин бу кадәрдер дип уйламаган идем. Әкияттәгедәй табигате, ул урман-кырлары, ул дәрья-күлләре, гаҗәп инде, гаҗәп. Әмма, әмма... Кадере юк җир­ләр­нең. Великие Луки өлкәсенә борылгач та, мин шәхсән үзем бер гектар чәчелгән җир күрмәдем. Ташландык авыллар, агач баскан чәчүлекләр, исеме генә булган асфальт юллар. Җан өшеткеч күре­нешләр. Үзе­безнең яклар алыштыргысыз икән дип, шөкерләр әйтеп килдем. Бу якларда калын урманнар башлана икән инде, кара чыршылар да, ак чыршылар, җире дә көлсу туфрак. Бер урман авызы ачылып киткәндәй булганда юл читендәге язу күзгә чалынып калды: Демьянский район. Килеп җиткәнбез икән...
 
Мин ятим бала түгел
 
Район үзәгеннән безне Крутики дигән авылга җибәрделәр. Авыл башлыгы кисәтелгән, сезне каршы алырлар, дип әйттеләр. Ул авылдан ерак түгел Туганнар каберлеге. Марфа Тихоновна исемле мөлаем гына хатын шул авылның биләмә башлыгы икән, “Тагын егерме тугыз авыл исәптә тора безнең биләмә­дә”, – дип көлде әле хатынкай со­ңын­нан. Авыл дигәннәре, баксаң, ташландык хәрабәләр, ике-өч йортлы яшәү урыннары икән. Бө­тен Рәсәй яшәгән җирләрен ташлап чыгып киткән диярсең. Рәхәт тормыштан түгелдер инде. Бераз тән яздырып, чәйләр эчеп тамак җебеткәннән соң, Марфа Тихоновна безне кабер­леккә озатырга алынды. Без машинага таба атладык. Башлык көлеп үзе артыннан әйдәде. Ике адым үтмә­де, тукталып безгә карап тора башлады, кул селтәп баш чайкады. Ә безнең өстә җиңсез күлмәкләр, тишекле штиблетлар, юка гына чалбарлар. Ничек итсәләр иттеләр, безнең аякларга ярашлы резин итекләр, өскә курткалар, башка кепкалар таптылар. Шунсыз үтәрлек түгел икән бу якларда!
 
Ниһаять, зур аланлыкка килеп чыктык. Безнең сукмак кирпечтән тезеп эш­ләнгән капкага килеп төртелде. Каршыда – сөңгедәй озын, биек корылма. Аның тирәли караташ коймалар сузылган. Азагы булмаган шул стена карага ак булып төшкән чутсыз, исәпсез-сансыз фамилия­ләр белән чуарланган. Шым гына барган җиребездән барыбыз шып туктап калдык: Зиятдинов... Минем йө­рәк түрендә нидер өзелгәндәй булды. Күз алдында хәрефләр йөгереште. Зиятдинов Вагиз Зиятдинович, погиб 18.11.1941....Әти!.. Исәнме, әти... Менә кү­решергә язган икән әле безгә...Бу минутларда нәрсәдер әйтеп тә булмады. Һәрберебез үз уйларына уралып, шулай озак басып тордык әле. Йөрәк кенә нәрсәдер чыгырыннан чыкты. Ә теге дарулар турында бөтенләй онытылган. Хәер, дару гына тынычландыра алыр идеме икән андый мизгел­ләрдә?..
 
Тынычлана төшкәч, мин әти каберенә әманәт итеп алып килгән туган җир туфрагын салдым. Кабере дигәч, андый нәрсә юк иде бу ачыклыкта. Түмгәк тә юк иде ичмасам. Энекәш белән арурак урынны сайлап әрвахлар рухына Коръән аятьләре укып багышладык. Арада мөселман булганнары ишеткән­нәрдер дип өмет­ләник. Бер Аллаһ рухларына тынычлык бирсен, кабер газапларын күрсәтмәсен, җиде оҗмах ишекләрен ачсын үзләренә. Алар моңа лаек, валлаһи, лаек!Сугыш башында бу җирләрдә фашистларга 265 нче укчы дивизия каршы торган икән. Имеш, карт­ларның сөйләве буенча, шушы чик­тә туктатканнар аларны, бер адым да алга китә алмаганнар лә­гыйньнәр. Әмма кыйм­мәткә төш­кән ул сугышлар: дивизия тулысынча диярлек кырылып беткән. Исемлекләр шул хакта аермачык сөйли. Алышлар каты булган, кү­рәсең. Комдив Потапов – ундүр­тенче ноябрьдә һә­лак булган...
 
Офи­церлар гади сугышчылар бе­лән тигез дәрәҗәдә. Берсен дә аямаган үлем. Каберлекне баскан үләннәр, каралмаган коймалар безнең күңелне бик тә сыкратты. – Мөмкинлегебез юк, – дип акланырга тырышты башлык. – Җәй айларында укытучы, тәр­бия­челәрне җыеп өмәләргә алып ки­ләм дә бит. Шуннан артыгы хәле­бездән килми...Моннан биш чакрым өстәрәк немец солдатларының туганлык каберлеге бар икән. Анда тәртип, имеш, һәр почмагы каралган, чис­талык, гөлләр үсә. Германия хөкүмәте махсус шуның өчен акча түләп тора икән... Менә бит ул ничек: җиңелгән фрицның кабере хөрмәттә, гөлләмәләргә уралган, ә җиңүче совет солдатын искә алучы да юк...Кире кайтканда мин бер нәрсәгә игътибар иттем: ике-өч чак­рымга йә бер танк, йә пушка, йә “Катюша” калкулыкка күтә­релгән, каберлекләрдер, күрә­сең, барысы да. Күпме ир-атның җаны өзелгән бу җирләрдә, күпме кеше дөнья белән хушлашкан.
 
Тыныч тормыш яулар өчен башларын салганнар бит алар. Киләчәктә матур тормыш булыр дип үлемгә барганнар. Бүген килеп карасак, акладыкмы без әтиләрнең өметләрен? Ризалармы икән алар бездән? Кыйбланы югалтмадыкмы?..Без әти белән очрашып кайтып барабыз. Минем белән иңгә-иң терәлеп утырган энекәшем Галимҗан ниләр уйлый торгандыр? Ә мин канәгать бу озын сәфәрдән. Күңелем урынына утырды кебек. Мин дә ни җитте ятим бала түгел. Әтием бар минем дә, ил өчен башын салган яугир. Горурланырга мондый әти белән. Үзем дә озын тормыш юлымда аның исеменә тап төшермәгәнмендер дип уйлыйм...


Сирень ЗИЯТДИНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»