поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2017 Җәмгыять

Кыш бабайга карап, олысы да, кечесе дә «ах» итте!

Хәзер инде җәй көне бозлы кар яуганда, ә кышын, бигрәк тә декабрь аенда, яңгыр коеп киткәнгә беребез дә гаҗәпләнми. Бөтен Җир шарында климат үзгәрә, кешелек дөньясындагы прогресс йогынтысында һава торышы елдан-ел җылына һәм табигать «шаяртулары» да шул сәбәпле килеп чыга, дибез.

Хәер, җәй башындагы давыл-гарасатлардан соң безнең илгә каршы климат сугышы бара дигән сүзләр дә йөрде-йөрүен. Алар ни дәрәҗәдә хактыр, монысы инде вакыт карамагында. Ә менә табигать белән бергә адәм балаларының да алышына башлавын күрү өчен озак көтәргә кирәкми, урамга чыгып, әйләнеп керү дә җитә.

Инде менә ничә ел «Татмедиа» тирәсендә чып-чын Кыш бабай чуала. Аңа карап, олысы да, кечесе дә «ах» итте! Җәй уртасында, челләдә каршыңа ап-ак сакал-мыеклы, аягына итек кигән, аркасына күчтәнәч капчыгы аскан Кыш бабай килеп чыксын да, ничек гаҗәпләнмисең инде! Әмма без бала вакытта ул килүгә дип шигырь-җырлар өйрәнеп, зарыгып көткән юмарт Кыш бабабыз «бизнесмен» булып чыкты. Бу аның эшкә – «Кырлай» паркына барышы икән. Ул шунда бала-чагалар белән фотога төшеп ипи-тозлык акча эшли. Хет, шунысы куандыра: бабайның прайсы юк, үзе әйтмешли, туңдырма алырга кем күпме акча бирә ала, шуңа риза калып, теләгән кеше белән фотога төшә.

«Идел» журналы хезмәткәренең улы да истәлеккә дип Кыш бабай белән фотога төшкән. Тик менә, кич өйләренә кайтып, сеңлесенә бу хакта сөйләгәч, җиде яшьлек сабыйның тәмам кәефе киткән, минем дә Кыш бабайны күрәсе килә дип бик озак балавыз сыккан. Балалар самими шул, бабайның чын түгел, ә сакал-мыек ябыштырып акча эшләп йөрүче генә икәнен аларга ничек аңлатасың инде…


---
Идел
№ --- | 11.08.2017
Идел печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»