• 02.03 "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты. Казан. Тукай исемендәге филармония. 18:30
  • 06.03-11.03 Фирдүс Тямаев концерты. Казан. Уникс. 18:30
  • 18.04 "Дуслык күпере" фестивале. Казан. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Февраль Әнәс Тумашев
  • 25 Февраль Люция Галләмова
  • 25 Февраль Райнур Әгъләметдинов
  • 25 Февраль Дилә Мөхәррәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • 27 Февраль Динияр Биләлетдинов
  • 27 Февраль Гайнан Кормаш (1919-1944)
  • 27 Февраль Зәйнәп Солошина
  • Актаныш, косметика сатыла (тональная основа, духи, помада орифлеймныкы жордани голд) 89625646471
  • Актаныш. Булмә сдавать итәбез. 89625704993
  • Биектау районында яңа ике булмәле фатир арендага бирелә. Тел. 89179083892
  • 1 булмәле фатир арендага бирелэ, (1 булмәдән ике булмә ясалган) Казан, Ноксинский спуск. телефон 8 93 97 32 14 54
  • Казанда, Ноксинский ур, д.1 (Ломжинский остановкасында) 1 булмәле фатир, сдаю. 89397321454
  • Сибирское здоровье продукциясенә заказлар кабул итәм: 89274069175 ватсапка языгыз!
  • Казанда, Адоратский урамында, 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. телефон: 89063204796
  • Казлар сатыла. Кг. 400 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. (Балтач) Тел.: 89874232810
  • Казанда көн саен туләнелә торган эш эзлим 89274412220 Илнар
  • Агачтан йортлар төзим. 89375940188

 

 

 

 
Архив
 

               

11.08.2017 Мәдәният

Тинчурин театры, Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан, драматургның туган ягы – Пензага гастрольгә җыена

Быел 15 сентябрьдә бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры драматургның туган ягы – Пенза өлкәсенә гастрольгә җыена. Тамашачыларга Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк.

8 сентябрьдә әлеге спектакль Пенза шәһәрендә, 9 сентябрьдә Каменcк районы Кобылкино авылында, 10 сентябрьдә Сосновоборск районы Индерка авылында күрсәтеләчәк.

“Назлы кияү” – Кәрим Тинчурин тарафыннан 1915 елда ук иҗат ителгән пьеса. Шуңа да карамастан, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Яшь буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә  теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. “Яңа дусларның” мәкерле  планнары инде тормышка ашам дигәндә генә,  бер көтелмәгән сәбәп белән, бар да чәлпәрәмә килә. Әлеге явыз ниятләргә каршы торучы  төп көч – чын мәхәббәт. “Бу – барыбызга да таныш темага яңа водевиль”, – дип билгеләп үтелә спектакль аннотациясендә.

“Назлы кияү” музыкаль комедиясенең премьерасы  2014 елның 3 июнендә булды. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

---
Тинчурин театры
№ --- | 11.08.2017
Тинчурин театры печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments