поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2017 Хәйрия

"Күңелем бу авыруны җиңәсен сизә. Яхшы төшләр дә күрдем"

Теләчедә яшәүче 20 яшьлек Алинә Фәрхуллинага мәр­хә­мәтле кешеләр ярдәме кирәк. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан авыру Алинәнең бөтен хыялларын челпәрәмә китерә. Тик төгәл диагнозны белгәч тә, алар күңелләрен төшермиләр, гаиләләре белән бердәм булып, авыруга каршы көрәшә башлыйлар.

Алинә мәктәпне гел яхшы бил­геләргә тәмамлап, БДИны уңыш­лы тапшыра. Бар теләге Казан дәү­ләт университетына укырга керү була аның.
 
Шөкер, бу хыялы да чынга ашып, икътисадчы һөнәрен үзләштерә башлый. Мәк­тәптә актив булган, төрле чараларда катнашкан кыз югары уку йортында да югалып калмый. Һәр эштә бе­ренчеләрдән була. Шулай итеп икенче курсны тәмамлау вакыты килеп җитә. Яңа ел бәй­рәм­нә­рен­нән соң Алинә эче авыртудан зарлана. Беренче эш итеп, район табиб­ларына күренәләр. Алар әллә ни үзгәреш күрми, гастрит диагнозы куеп, дарулар биреп җибәрәләр. Авыру кимегән төсле була. Шуннан соң Алинә бераз рәтләнеп ки­тә. Әмма озак та үтми, авырту яңа­дан баш калкыта. Бу юлы Алинәнең әнисе Эльвира ханым кызын Казанга алып китә. Түләүле клиникада ФГДС узалар. Биредә дә ул-бу күренми.

Артык борчылмаска, стрес­слардан качарга кирәк, ди­ләр аңа. Тик алар биргән дарулар да ярдәм итми. Озак та үтми, Али­нәнең тәне саргаеп чыга. Башта анда сары авыруы дип уйлыйлар. Фәрхуллиннар гаиләсе Казанның Че­хов урамында урнашкан хаста­ханәдәге бер табибка күренәләр. Ул исә, яхшылап караганнан соң, онкологка барырга киңәш итә. Шул көнне тик­шеренүләр узганнан соң, онколог­лар бер дә өмет бирми. “Опе­рациядән файда булмый, ашказаны рагының соңгы стадиясе”, – дип кайтарып җибәрәләр. Бу сүзләрне Алинә үзе дә ишетә. Әмма янә­шәсендәге әнисе, якыннары аңа көч бирә. Ул ”бу чирне җиңәргә” дигән максат белән яши башлый.
 
“Химия белән дәвалый торган бүлеккә үзебез барып кердек. Шөкер, яхшы кешеләр булды. Ни булса, шул булыр дип, бергәләп киңәшләшеп, тәвәккәлләдек. Баш­ка чарабыз юк иде. Беренче химияне алгач, хәле авырайса да, Аллага шөкер, кызыбыз уңай­ла­нып китте. 15 килограммга ябыккан иде. Хәзер дәвалануның нәти­җәсе кү­ренә башлады. Югалткан авырлыгын да җыя инде. Тамагына ашый башлады. Шуңа сөенәбез.

Без Алинәнең терелүен көтәбез”, – ди Эльвира ханым. – Оныгым әти-әнисенә бер ге­нә. Без аны барыбыз да яратабыз. Бу чир белән авырганын ишеткәч, кемнәр генә хәлебезне белмәде. Теләче районындагы өлкәннәр җомга намазыннан соң бергәләп кызыма сәламәтлек сорады. Үзем дә гел догада. Күңелем оныгым­ның бу авыруны җиңәсен сизә. Яхшы төшләр дә күрдем. Бик озын юллар, йомыркадан чыгучы чеби дә кү­рен­де. Бу бит – яңа тормыш ди­гән сүз. Үзе дә моңаеп утырмый. Өчен­че курска укырга барам, яшим дип тора. Безнең тыры­ш­лыгы­бызны Аллаһы Тәгалә күрер, гаиләбезгә шатлык килер дип өметләнәбез, – ди әбисе Вәсилә апа. Алинәне савыктырыр өчен кыйммәтле дарулар кирәк. Алар чит ил клиникаларына бармыйча гына, үзебездә дәваланалар. Әм­ма барыбер акчасыз булмый, ди алар. Алинәнең дә матур хыяллары күп. Яраткан кешесе белән бергә булып, гаилә корырга, балалар үс­терергә хыяллана ул. Ә без исә кызга бу теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итә алабыз.
 
Алинәгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Фәрхуллина Алинә Марс кызы (09.11.1997).Диагноз: диффузный рак желудка четвёртой стадии.Карта № (Россия Саклык банкы) 5469620020374938. Телефон номеры: 89047623642.Әнисе – Фәрхуллина Эльвира Фидаил кызының телефон номеры: 89172960512.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»