|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2017 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова: «Туебызны шифаханәдә бәйрәм иттек: искитмәле узды!»Узган атнаны Гүзәл Уразова Инстаграмына туй фотоларын элеп: "14 ел элек ничек иде, бүген дә мине шулай яратасың! Мин синең белән бәхетле, җаным", - дип язып куйган. - Илдар белән без Казанда таныштык. Аның яңа гына Казанга килеп, “Салават” җыр театрында эшли башлаган вакыты иде. Илдарны тәүге тапкыр күргән көнне мин тамашачы булып залда гына утыра идем. Илдарның аңа кадәр минем җырларны радиодан ишеткәне булган, тик никтер, тавышым буенча, ул мине өлкәнрәк дип уйлаган. Рәсми танышуыбыз 2002нче елның октябрь аенда Чаллыда булды. Гастрольләр белән нәкъ шул шәһәргә чыктык. Кунак буларак Салават Зәки улы мине дә концертында чыгыш ясарга чакырган иде. Шул көннән Илдар белән бер-беребезнеке булырга тиеш икәнне аңладык. Булачак тормыш иптәшемнең гадидеге, сөйкемлелеге, ычанычлы булуы миңа аеруча ошады. Аның күзләреннән ташып торган мәхәббәт ялкынын күрми калу мөмкин түгел иде. Танышкан көннән бирле без гел бергә. Күп дигәндә, 6-7 сәгать кенә күрешми торгабыз. Эштә дә, ашта да бергә...
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|