|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2017 Язмыш
«Мин бүген юләрләр йортында буласы идем...»Такташның Алсуыдай «үзе көлә, үзе сөйкемле» дигән юлларга туры килә торган бер ханымны беләм мин. Бар инде рәхәт кешеләр дисең, аның белән бер аралашканнан соң! «Алсу, син ирләрдә генә түгел, хатын-кызларда да кызыксыну уята торган серле хатын-кыз, карап торышка синең барысы да ал да гөл кебек», – дидем аңа берсендә. Шул көннән минем әтисез генә түгел, әнисез дә тормышым башланды. Көннәр буе гел уйланып йөргән әни, хәсрәтен җиңеләйтү өчен, эчүгә сабышты. Әтине шулкадәр яраткан булса кирәк, сагышларын шуның ярдәмендә куып таратырга тырышты. Хәзер булса, безне балалар йортына илтеп тапшырган булырлар иде. Күрше-тирә бик миһербанлы иде, ач-ялангач булмадык. Әти-әниле ике ятимә кыз булып үсеп җиттек. Әнине күпме оялтырга, акылга утыртырга тырышып карасак та, барып чыкмады. Хәзер сөйләве генә җиңел, ул вакытта бик гарьләнә идем. Мәктәп эскәмиясеннән бергә дуслашып йөргән яраткан егетем бар иде. Чыгарылыш кичәсендә минекеннән башка бөтен кешенең әти-әнисе килде. Егетемнең әнисе мәктәптә завуч иде. Гел «бишле»ләрдә генә торган аттестатымны тапшырганда, кулымны кысты да: «Ярый, моңа кадәр сүз әйтмәдем, беренче һәм соңгы әйтүем: мин исерек Ниса кызы өчен ул үстермәдем...» – диде. Тормышны җиңел генә кабул итүче, кулга ансат кына шуып керә торган акча турында хыялланган ир дигәнем уен автоматларына ияләште. Башта автомеханик булып эшләп йөргән иде дә, бераздан бөтенләй шул автоматларга ияләшеп, эшен ташлап, кайтып кермәс булды. Улыбыз тугач, әти кеше безне бала тудыру йортыннан да килеп алмады... Авырлыклар белән күп сынадым, бераз җиңеллеген дә бирим диде булса кирәк язмыш. Минем тормышның гаҗәеп могҗизалар этабы башланды. Яңа ел корпоративында хезмәттәшләр белән бәйрәм иткәндә, безнең Мәскәү белән сөйләшүләрне алып баручы иң мөһим кешебез, дип, бер ир-ат белән таныштырдылар. Аның йөзе миңа таныш төсле тоелса да, исемә төшерә алмадым, ә ул мине таныган булып чыкты. Бәйрәм азагында: «Сез хәзер кайда яшисез, безнең йорттан күченеп киттегез бугай», – дигәч шаккаттым. Ул минем иремнең сыйныфташы булып чыкты! Үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырганда, өйләнеп ике баласы барлыгын, бер ел элек яман шештән хатыны дөньядан киткәнлеген белдем... Хатын-кыз дүрт нәрсәне исендә тотарга тиеш. Беренчедән, үпкәләмәскә. Бөтен авыру һәм зәхмәтләр шуннан башлана. Берара мин бөтен дөньяга үпкәле идем – әтигә, әнигә, иремә, яшьли сөйгән ярымның әнисенә. Бервакыт шулай тулдым, депрессиягә бирелеп, чирлегә сабыша яздым. Бераз шулай йөрсәм, түбәм китеп юләрләр йортына эләгергә дә күп калмаган иде. Өченчедән, рәхмәтле булырга. Хәтта авырлыклар китергән кешегә, һәрбер сынауга рәхмәт әйтә белергә кирәк. Чөнки аларны кичермичә, чын бәхетнең тәмен тоеп булмаска мөмкин. Тормышым көйләнә башлагач, Ходайга гел рәхмәт укып йөрдем. Ул минем рәхмәтемә тагын да күбрәк нигъмәтен һәм рәхәтен өеп бирде: безнең зур, тату гаиләбез, үз бизнесыбыз, өебез, машинабыз – бар нәрсәбез дә бар. Дүртенчедән, һәр гамәлең бумеранг икәнен онытмаска. Кылган яхшылык та, яманлык та, йөрәкне рәнҗетеп әйтелгән сүзләр дә – һәммәсе иясенә әйләнеп кайта. Мине улына тиң күрмәгән завучның улы шәһәрдән эчкече гаиләсеннән кыз алды. Фамилиясен күрсәтмәскә кушты ул. Бары, Алсу, диде. Үзе көләч, үзе сөйкемле, бер проблемасы да юк шикелле...
Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|