|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2017 Мәдәният
Флюра Талипова: “Клипны шаккаттыру өчен түгел, уйландырыр өчен төшердем. Башка җырчылар халык таләпләренә иярсен” (ФОТО)Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Равил Галиев, Эльмира Сөләймәнова, Ильмира Нәгыймова, Гүзәл Әхмәтова һәм тагын бик күп артистларның хитка әверелгән җырларын язган автор-башкаручы Флюра Талипова шушы көннәрдә PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән өр-яңа клип төшерде. Айрат Суфиянов сүзләренә иҗат ителгән “Йөрәкләргә шакыйм” клибының сценаристы һәм режиссеры - Айдар Шәймәрданов, режиссеры һәм операторы - Ринас Васиков. “Бу клипны бөтен кешене шаккаттырам дип түгел, тамашачыны уйландырыр өчен эшләргә теләдем. Сюжеты да иҗтимагый темаларны кузгата торган. “Бер көнлек” җырчылар кебек, халык ярата дип кенә, җиңел эчтәлектәге мәгънәсез клип төшерәсе килмәде. Тамашачының зәвыгын тәрбиялисе килә. Шуңа да клип төшерүдә тулаем профессионаллар фикеренә таяндым. Клипның режиссеры Айдар Шәймәрдановның ул яктан тәҗрибәсе бик зур. Төшерү вакытында да таләпчән булуы, сыйфат ягын кайгыртуы һәм белеп эшләвенә игътибар иттем. Нәтиҗәсенең дә уңай булуында шигем юк. Клип төшерү максатын тормышка ашырдым, хәзер исә яңа концерт сезонында татар эстрадасы артистлары белән үземнең җырлардан төзелгән зур бер тамаша оештыру хыялы белән янып йөрим. Шулай ук шагыйрь Айрат Суфиянов белән бергә уртак иҗади кичә оештыру фикерләре дә бар. Аңа - алтмыш, миңа илле тулачак. Юбилей концертлары булсын дигән идем. Шулай ук бу көзне үткәреләчәк бик зур чара – “Манзара” музыкаль премиясенә әзерләнәм. Бик күп җырчылар катнашындагы көтеп алынган вакыйга булачак. “Манзара” премиясендә шулай ук клибымны да тамашачыга тәкъдим итәчәкмен”, - дип белдерде җырчы. Клипның премьерасы тиздән GONGTV спорт һәм музыка каналында.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|