|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2017 Язмыш
Еллар аша ялганган язмышАрмия хезмәтеннән кайтканнан соң дус булып, аннары күп еллар үзара “югалышып” яшәгән күптәнге дустым Хәйдәр, яшәгән урынымны белешеп, минем янга килеп керде. – Хәйдәр, син бу елларда кайда, ничек яшәдең, гаиләң, балаларың бармы? –дип соравым аның иң авырткан күңел ярасына тиде, ахры. Бу сорау аны ялкытып бетер-гәнгәме, әллә үткән гомеренә борылып карыйсы килмәгәнгә, теләр-теләмәс, әкрен тавыш белән: Тойгыларым шундый ташкын кебек булса да, аларны тышка чыгармаска тырыштым. Бу гамәлем өчен гомерем буе үкенеп яшим. Гөлгенә дә мине аңлый алмады, шикелле. Ул бер очрашуыбызда: “Мин яшь чакта синең яратуыңны тойганым булмады”, – дип мине икеләтә көйдереп алды. Гөлгенә гел уку алдынгысы булды. Барча мәктәп Гөлгенәгә соклана. Ул шундый биеклектә булса да, масаеп йөрмәде, йөзе гел елмаюлы, ачык булды. Миңа уку авыррак бирелде, мәктәпкә барганчы ук хәреф таный, чутлый белсәм дә, арытаба укуда артта калдым. Мин бәләкәй чагымнан ук бик хисчән булганга, ирексездән түбәнсенү хисе били башлады, үземне булдыксызга санап үстем. Шушы үземнең түбәнсенү хисләре дә аңа якынаерга кыюлык бирмәгәндер. Кызлар иртәрәк өлгерә бит. Гөлгенә – исеме үк әйтеп тора – гөл кебек матур кызга әверелде. Миннән зуррак авыл егетләре аның артыннан йөгерешә дә башлады. Бу хәлгә мин бераз көнләшеп карасам да, мөнәсәбәтләрен чынга алмадым. Мине әлеге шул кыюсызлыгым, сабырлыгым тыйгандыр. Малайлар белән ертышып Гөлгенәне яулап та йөрмәдем. –Ә мәктәп елларыгыз үткәч ничек аерылыштыгыз соң? – дип сорарга өлгерәм, ул тирән тын алган мәлдә. Гөлгенә мәдәни-агарту технику-мында укыганда мин дә калада яши идем инде. Мәктәп елларында Гөлгенә бик матур, моңлы тавышы белән җырчы буларак танылган иде. Без, сыйныфташлары, аның зур җырчы булырына ышана идек, шуңа да аның сәнгать юлын сайлавы яңалык булмады. Авылдан чыгып киткәч хатлар да алыштык. Әмма мин хатларымда да ташып торган хисләремне җиткерә алмаганмындыр, язышуыбызны ул дусларча мөнәсәбәт итеп кабул итте. Авылга кайткан чакларымда аның башка егет белән дус булуын күреп йөрәгем янды, күңелем кителеп, үземне үпкә тойгысы биләде. Ул вакытта, һәр яшь кеше уйлаганча, дөнья зур, киң, үземнең ярымны табармын әле, дип күңелемне Гөлгенәдән суыта төштем, дөресрәге – суытырга тырыштым. Шул онытыйм дигән карарыма буйсынып, Гөлгенәгә армиядән бер генә хат та язганым булмады. Әмма оныта алдым, дия алмыйм. Мин хезмәттән кайтканда Гөлгенә күрше авылга кияүгә киткән иде. Гомеребез агышында без сабантуйларда гына очраша алдык. Җыеннарда аны, бәлки, күрермен, дип халык арасында йөргәндә, ул үзе дә әллә каян пәйда була да, күрешеп аралаша идек. Сабан-туйларга ашкынуымның сәбәбе дә шул балалык мәхәббәтемне күрү өмете булгандыр. Очрашканда, телләребез белән сөйләшкәнгә караганда, күбрәк күз карашла-рыбыз белән сөйләшә идек сыман. –Шул ярыңнан башка бер кызны да өзелеп сөймәдең мени? Бик кызыклы тойгы яши миндә, –дип дәвам итте сүзен Хәйдәр, –Гөлгенә инде олы яшькә җитеп килсә дә, ул минем күңелдә 14-15 яшендәге гүзәл кызчык булып сурәтләнеп калгангадыр, ул миңа гел яшь кебек. Ул гаиләле, ә мин аңа шигырьләр багышлыйм, аны күкләргә күтәреп, фәрештәгә тиңләп яшим. Алар тормыш иптәше белән берсеннән-берсе матур, Гөлгенәгә охшаган 3 кыз үстерделәр. – Әгәр синең мәхәббәтең бер генә яклы, җавапсыз икән, шулкадәр өзгәләнү кирәк микән? –дигән соравыма: Күңелендәге аһ-зарларын күптәнге дусты белән уртаклашкач, Хәй-дәрнең күңеле күтәрелгәндәй булып, йөзе яктырып китте, минем белән әңгәмәләшеп утырганда беренче тапкыр елмайгандай итеп: Эпилог урынына Пөхтә, ыспай костюм, үтүкләнгән чалбар, аякларда ак ялтыр түфлиләр. Әле сорашмый да аңлап торам, бу “чәчәк атуы” әлбәттә, Гөлгенәсе белән бәйле. ”Менә бит, мәхәббәт ниләр кыландырмый адәм баласын”, – дип аның өчен куанып, җылы исәнләштек. Хәйдәрнең, үзе әйтүе буенча, вакыты бик тар булганга (хәзер ничек иркен булсын), тиз арада хәлләрен сөйләп, сандугачы –Гөлгенәсе янына канатланып очар коштай булып китеп барды. Аның сөйләгәненнән шуны аңладым: Гөлгенә үзе теләгән “тынычлык”та яшәп, япа-ялгызлыкта җан тынычлыгы табал-маган. Инде күңеле бушлыктан тәмам ямансулагач, балачак дустын кичекмәстән үзенә кунакка чакырып, бер сөйләшеп утырырга карар иткән... Хәйдәрнең, Гөлгенә юлында башкача күренмәскә, дип карар кылып йөргәндә тагын сабантуйлар вакыты килеп җиткән. Шушы халык җыеннарында инде ничәнче мәртә-бәләр очрашкан кебек тагын күрешеп аралашалар. Шунда Хәйдәр гомере буе сөйгәненең күзләренә азаккы тапкыр карагандай: Гөлгенәнең күңеле бу вакытта, Хәйдәргә чәчәк бәйләмнәре бөркегәндәй, сагыну хисләрендә янган: Аның шатлыклы уй-кичерешләрен язып бетерү өчен кәгазь битләре җитмәс иде. “Мин гүя яшьлегемә кайттым, дускай! Менә сине дә үзебезнең “бераз кичектерелгән” туебызга чакырырга килүем иде”, – дип, миңа матур итеп бизәлгән чакыру кәгазе сузды. Кәүсәр ӘМИНЕВ, “Балкыш” республика әдәби конкурсы лауреаты.
--- |
Иң күп укылган
|