|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2017 Шоу-бизнес
Гөлназ Сәфәрова: «Улым ел буе ураза тота»
- Гөлназ, исәнмесез! Җәегез ничек уза, ял итеп буламы? Улым дә садикка йөри, башка елларны җәен әти-әни карый иде. “Нишләп минем быел отпуск юк, ник мин көн дә эшкә йөрергә тиеш?” - дип, һәрвакыт зарлана инде. Аның да, башка балалар кебек, җәй көне паркларга йөрисе, күңел ачасы килә. Әмма мин көн дә эштә, яңа эшкә күчү сәбәпле, ирем да һәрвакыт мәшгүль. 21 август көнне Айданның туган көне, хәзер шуңа, сабыйның күңелен күрергә әзерләнәбез. Моңа кадәр һәрвакыт нинди дә булса ресторан-кафеларда уздыра идек, быел өйдә эшләргә булдык. Ишегалдында ял зонасы булдырдык, шунда бәйрәм итәрбез дип торам. Айданга Төркиядәге күбек дискотекасы ошады, шуны эшләргә иде. Табын эзерләүгә килгәндә, бар әйберне дә үзем пешерәчәкмен. Теләсә кайдан пицца, роллы китертергә куркыта, балалар ризыгына карата мин зур игътибар бирәм. Айдан Казанның иң яхшы Япон рестораннарының берсендә роллы ашап агулангач, хәзер бик сак карыйм. Үзем бизнесым өлкәсендә эш алып барам. Бизнес-план бар, эшләр озакка сузылмас дип уйлыйм. Әлегә атамасын дөрес әйтә алмам, аны һаман да уйлап йөрим. Балалар үзәге булачак ул. Бала өчен бар уңайлылыклар да тудырылган бакча. Анда репетиторлар да булачак, тренерлар да, телләр өйрәнү дә... Чөнки алты ел әни булу дәверендә бала үсеше белән бәйле күп авырлыкларга очрарга туры килде. Сәгать көндезге өчтә эштә бушыйм икән, Айданны бакчадан кереп алам да, секцияләр буенча китәбез. Ә алар Казанның төрле урынында урнашкан. Барысын да йөреп чыгып, өйгә кайтканчы сәгать 10 тула. Кайбер көнне – ирем, кайчак мин йөртәм, әмма барыбер хәлне ала. Баланы түгәрәккә йөртәм дисәң, йә кыйммәт, йә юк ул, йә мөмкин түгел! Минем шул мөмкин түгелдән мөмкинне эшлисем килә. Әти-әнигә дә уңайлы булсын, бала да үзен яхшы хис итсен һәм үсеш тә тулы күләмдә булсын. Бу – төп принципларым.
Зоя СОЛОШИНА |
Иң күп укылган
|