• 27.04 Кариев театры. Н.Сафинның иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан бинефис-спектакль "Супер кияү". 18.30
  • 28.04-29.04 Кариев театры. Бенефис-спектакль "Мәхәббәт күгәрченнәре" ("Любовь и голуби") Ф.Зиннәтулинаның 50 еллык юбилее.
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 27 Апрель Хәлим Җәләл
  • 27 Апрель Зөһрә Сәхәбиева
  • 27 Апрель Рөстәм Исхакый
  • 28 Апрель Рафаэль Ильясов
  • 29 Апрель Йолдыз Нигъмәтуллина
  • 30 Апрель Илфар Кәримов
  • 30 Апрель Ильвина
  • 01 Май Вакыйф Нуруллин
  • 01 Май Мөршидә Кыямова
  • 01 Май Мөҗип Низамиев
  • Казанда барлык җиһазлары белән бүлмә сатыла. Квартира статусында. Ремонтланган. су кергән. Т.89196307461
  • Үз хуҗалыгыбызда устерелгән бройлер чеби тушкәләре сатыла 89372817099
  • Перевод текста с русского на татарский и с татарского на русский. Все через интернет. Качественно, недорого. 8 903 318 72 87
  • Арча районында кызыл тәмле бәрәңге сатам. Базда сакланган. Бәясе 20 сум тел 89179251728
  • Умарта оялары сатыла. 89173980249
  • Актаныш. Кайнатмалар (вареньелар) сатам: 3 литры банкасы: алма кайнатмасы 160, чия, груша кайнатмалары 180 сум 3 литры банкасы. Сатулашу мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Сүтеп алу шарты белән 5х6 метрлы усак бурадан өй сатыла. Яхшы хәлдә. 80 000сум. тел 89083357408.
  • Продаю VW POLO Sedan.Двигатель 1.6, 105 лс.Пробег 94000. Подогрев передних сидений и лоб стекла.Магнитола, кондиционер.Сигнализация Ширхан 9, автозапуск. Колеса летние на литых дисках. Зимние на машине. Цвет черный.Коробка автомат.Масло менялось в январе 2018 года. 400 тыс. торг. Один хозяин.89172548054
  • Актаныш. Сатам опгс пгс 8987422 7660
  • Казан шәһәре Бертуган Касыймовлар урамы 22/7 йортта (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, телевизор бар. Кухняда шкаф һәм өстәл һәр бүлмәнең аерым. Коридор чиста, күршеләр тыныч. Бәясе аена 10 мең. Йорт янында медучилище һәм автотранспортный техникум. Шалтыратыгыз 89274406462

 

 

 
Архив
 

               

08.08.2017 Җәмгыять

"Егет ярсып, шәп-шәрә килеш урамга чыгып йөгергән"

Һәр кеше өчен олы тормышта үз юлын табу зур сынау булып тора. Әгәр яшүсмер янында терәк булырдай әти-әни булмаса, бу — икеләтә сынау. Балалар йортларыннан чыгарылган 15-16 яшьлек яшүсмерләр мөстәкыйль тормышка бөтенләй әзер булмыйча аяк басалар һәм нәтиҗәдә күбесе үз юлларын таба алмыйлар.

Шушы көннәрдә “Регионның матбугат һәм белем бирү сыйфатын бәяләү” үзәгендә узган түгәрәк өстәлдә белгечләр балалар йортыннан чыккан яшүсмерләрне җәмгыятькә яраклаш­тыру ысуллары хакында фикер алыштылар. Ул Удмуртия Башлыгы каршында балалар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ольга Авдеева, «Без бер-беребезгә кирәк» дигән авыр хәлләргә юлыгучы ятимнәргә ярдәм итүче оешма җитәкчесе Альберт Сарбалаев, «2025нче буын» яшь эшмәкәрләр инициативасы үзәге президенты Диана Гуц һәм республиканың балалар йорты директорлары катнашында узды.

Альберт Марат улы үзе дә кайчандыр балалар йортында тәрбияләнгән. «Мин балигъ булып, балалар йортыннан чыккач, җәмгыятьтә үз урынымны тапканчы җитәрлек бәргәләндем. Ярый әле миңа шул чагында ярдәм кулын сузучылар табылды. Кызганычка каршы, балалар йортында тәрбияләнгән һәр балага да андый бәхет елмаймый. Шуның өчен без чыгарылыш балаларына ярдәм итәрдәй китапчык әзерләдек. Монда яшүсмерләр аңлардай гади тел белән аларның хокук­лары, бурычлары языл­ган», – диде ул.

«Юл күрсәтүче» дип исемләнгән җыентык — балалар йортында тәрбияләнүче яшүсмерләргә генә түгел, барлык кешеләрнең дә өстәл китабы булырдай кулланма. Монда белем, медицина, торак, хокук мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җа­ваплар, белешмәләр өчен телефоннар күрсәтелгән, хәт­та көнкүрештә кирәкле киңәшләр дә бар. Балалар йортларыннан чыкканда яшүсмерләрнең кулында нинди документлар булырга, күпме күләмдә пособие һәм нинди киемнәр белән тәэмин ителергә тиешлеге хакында бәйнә-бәйнә язылган. Һөнәри һәм югары белем алганда, шулай ук медицина ярдәменнән файдаланганда нинди ташламалар каралуы, хәтта гаилә кору, бюджетны ничек планлаштырырга кирәклеге хакында да мәгълүматлар урнаштырылган. Мәсәлән, 23 яшькә кадәр фатир ала алмаган очракта, судка мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, шулай ук 5 ел буе коммуналь хезмәтләргә түләмәгән очракта, Хөкүмәтнең әлеге фатирны кире алу хокукы барлыгы турында бәйнә-бәйнә аңлатып язылган.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль тормышка аяк баскач, акчаны дөрес куллана белмәүләре сер түгел. Пособиене алган көнне үк аны тотып бетерүчеләр, акчаларына бик кыйммәтле телевизор, савыт-саба юу машинасы кебек көнкүреш техникасы сатып алып, икенче көнгә ризык алырлык акчасы калмаган яшүсмерләр дә бар икән.

“Әти-әниләрнең кайгыртуы» региональ ассоциациясе җитәкчесе Нәфисә Веретенникова да үзенең чыгышында бер ятим яшүсмер белән булган хәл турында сөйләде. ”Быел гыйнвар аеның салкын бер көнендә яшь кенә егетнең шәп-шәрә килеш Ижау урамында йөгереп йөрүе турында күпләр беләләр. Максим исемле бу егет — балалар йортыннан чыгарылган яшүсмер. Ул техникум тәмамлады, фатир алды. Шул ук вакытта кредитлар да алырга өлгергән. Бурычын түләмәгәнгә кредиторлар телефоннан шалтыратып, егеттән акча таләп итә башлаганнар.

Егет ярсып, шәп-шәрә килеш урамга чыгып йөгергән. Нәтиҗәдә аяк бармакларын өшеткән. Ул техникумда укыганда, мин анда социаль педагог булып эшләдем. Максим яшьтән үк инвалид иде. Тик нигәдер табиблар аның инвалидлык группасын алып ташлаганнар. Аңа гади генә эшләр дә таныш түгел, хәтта фатирын да җыештыра белми. Кредит акчаларын нәрсәгә тотуы да аңлашылмый», — диде ул.

Балалар йортында тәр­бия­ләнүчеләрнең күбесе интернаттан чыгып китүне бик авыр кичерә, алар өчен бу зур стресс. Чөнки алар башкалар белән аралаша, уртак тел таба белмиләр. Кызганычка каршы, интернаттан чыккан яшүсмерләрнең язмышы белән кызыксынучы бер генә дә оешма юк икән. Нәфисә Хәйретдин кызы ятим яшүсмерләргә бу тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү өчен яңа проект өстендә эшләүләрен әйтте. “Әлеге проект 3 мәйданчыкта эшләячәк. Безгә танышыбыз 5 сотый зурлыктагы бакчасын бирде. Яшүсмерләрне җир эшенә тартырга, аның тәмен табарга өйрәтәсебез килә. Икенче мәйданчык — “Яшүсмерләр” шәһәрнең профилактика үзәге. Монда алар белгечләр ярдәмендә аралашырга өйрәнәчәкләр, төрле тренингларда катнашачак­лар. Ә өченче мәйданчык – “Икътисади белем һәм яшь эшмәкәрләр үзәге”, – диде ул.

Элек балалар йортына беркетелгән тәҗрибә мәйданчыклары булган. Балалар җәй буе бакчада бәрәңге, кишер, чөгендер һ.б. яшелчәләр үстергәннәр. Хәзер балаларның хезмәтен кулланырга ярамый дигән закон нәтиҗәсендә балаларны эшләтмиләр, нәтиҗәдә алар тормышка әзерлексез булып чыгалар. Шуңа күрә дә ятим яшүсмерләргә эшкә урнашу зур проблема булып тора. Нәтиҗәдә күпләре урлашу, кеше талау юлына баса, бомжга әйләнүчеләре дә бар. Балачаклары бәхетсез үткән ятимнәрнең тормышлары да шулай аянычлы тәмамлану очраклары күп булуны белгечләр яшермиләр.

Әлеге язманы әзерләп утырганда Нәфисә ханымнан Максимның язмышы белән кызыксындым. “Максимны хастаханәдән чыгардылар. Икенче группа инвалидлык бирделәр. Үзем опекунлыкка алдым. Украинадан кайткан бик акыллы егетне, күз-колак булсын өчен, аңа фатирга керттек. Максимны ашарга пешерергә, өй җыештырырга, аралашырга өйрәтү бурычын да куйдык. Үзем дә Максимның хәле белән даими кызыксынып торам”, – диде ул.

Нәфисә Хәйретдин кызы бер ятимне тормыш сазлыгыннан алып калу өчен тырыша. Ә республикада Максим кебек ярдәмгә, күңел җылысына сусаган ятимнәр күпме? “Бәлки татарлар арасында ул яшүсмерләрне үзлә­ренә бәйрәмгә чакырырга, я булмаса бүләк бирергә теләүчеләр булыр”, — дигән үтенечен дә җиткерде Нәфисә ханым. Изгелек эшләргә теләсәгез редакциягә шалтыратыгыз, ә без үз чиратыбыз да бик шатланып ярдәм итәчәкбез.

Рилия ЗАКИРОВА
Яңарыш
№ --- | 08.08.2017
Яңарыш печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments