|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2009 Язмыш
ГОМЕРЕМНЕҢ ЧӘЧӘК КЕБЕК ВАКЫТЛАРЫ САЛКЫН ОКОПЛАРДА УЗДЫТатарстанның атказанган артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Җәваһирә Сәләхова сиксән дүрт яшендә арабыздан китте. Җәвәһирә апа авыр сугыш елларының ачысын да, сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкны да үз җилкәсендә татыган легендар җырчыларыбызның берсе иде. Гомеренең соңгы елларын ул Мәскәүдә кызы тәрбиясендә үткәрде. Хөкүмәт тарафыннан әлләни кадер-хөрмәтләр күрмәсә дә, җырчы иҗат кешеләренең игътибар үзәгендә булды. Былтыр Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт Яшь тамашачы театры Җ. Сәләхова һәм Р.Ваһаповның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, Ринат Харис язган “Умырзая “ дигән пьесаны сәхнәләштерде. Үзенә генә бу сәхнә әсәрен кайтып күрергә насыйп булмады шикелле. Җәваһирә апа журналистлар белән аралашырга яратмаса да, мин аның белән моннан берничә ел элек әңгәмә оештыру бәхетенә ирешкән идем. Бу язмабыз батыр йөрәкле, ихтирамга лаек җырчыбызга дога булып ирешсен.
– Минем яшьлегем коточкыч авыр елларга туры килде, – дип башлады сүзен җырчы. – Музыка техникумының II курсында укый идем. Филармония Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына артистлар җыя. Хорда җырларбыз, дип иптәш кыз белән мин дә бардым. Тик сугыш башлану хәбәре планнарның астын-өскә китерде. Ул вакытта безне: “Сугыш ике айдан озакка сузылмаячак. Совет армиясе – дөньяда иң көчле армия!” – дип ышандырдылар. Әмма бу афәт 4 елдан артыкка сузылды. Сугышның тиз арада бетүен көтеп декадага барырга җыелган артистларны таратмыйча тордылар. Җиңүнең әле хәйран еракта икәненә төшенгәч кенә, концерт бригадалары оештырыла башлады.
Безнең ут эчендәге чыгышларыбыз 1943 елның февраль аенда башланды. 45әр көн урман аланнарында, нимесләрдән азат ителгән авыл, шәһәрләрдә концерт куя идек. Безнең төркемдә 10 кеше иде. Татарлардан – баянчы Гани Вәлиев белән мин. Солдатлар: “Где тут наши татары?” – дип кадер-хөрмәт күрсәтә иделәр.
– Җәваһирә ханым, уналты яшьлек кыз баланы фронтның алгы сызыгында күз алдына китерүе бик кыен...
– Гомеремнең чәчәккә бөреләнгән чорын яу кырында, салкын окопларда үткәрергә туры килде шул. Элегрәк сугыш мизгелләре төшләремә кереп йөдәтә иде. Хәзер Аллага шөкер, онытылып бара... Машина әрҗәсен сәхнә итеп микрофонсыз җырлыйбыз. Шунлыктан тавышны көчәйтеп җырларга туры килә иде. Баш өстеннән снарядлар очып киткәли. Сискәнеп, ирексездән чүгеп куясың. Концерт караучы солдат-егетләр елмаешып ала. Лев Толстойның Ясная Поляна биләмәсендә булуыбыз аеруча истә калган. Нимесләрдән әле генә азат ителгән биләмә туздырылган, зират мәсхәрәләнгән иде.
– Тагы нинди мизгелләр аеруча истә калды?
– Машина әрҗәсендә шинельгә төренеп бер-беребезгә терәлеп йоклый идек. Иртән өстебезгә.... кар явып киткән була. Шул суыкта билдән чишенеп юынучы солдатларга исем китә иде. Бер көнне Гани Вәлиев: “Кызлар, бүген кешечә йоклыйбыз. Безгә землянкада урын әзерлиләр. Салам түшәлгән урын-җир әзер!” – диде. И-и, сөендек тә соң. Тик иртәрәк куанган булып чыктык. Концертны тәмамлап землянкага төшкән генә идек, һавада гөрселдәп снарядлар оча башлады. Үлемем шунда икән, дип якты дөнья белән бәхилләшә үк башладым... Еш кына концерт барганда солдатлар төркем-төркем булып турыдан-туры атакага китә. Җырлап торган җиремнән боларның кайсылары исән-сау кайтыр да кайсылары ятып калыр инде? – дип уйлый идем. Икенче Белоруссия фронтының командующие, маршал К.Рокоссовскийны фронтның алгы сызыгында “тере килеш” күрүем дә күңелдә җуелмас хатирә булып саклана. Ул батыр солдатларга медальләр тапшырган иде.
– Җәваһирә ханым, Сез легендар җырчы Рәшит Ваһапов белән татар профессиональ сәхнәсенә дуэт белән җырлауны алып килгән кеше дә бит әле…
– Әйе, бу яңалыкны кертүдә Гани Вәлиевның тырышлыгы зур булды. Әлеге башлангыч кайбер җитәкчеләргә ошап та җитмәде бугай. Мәхәббәт турында күп җырлыйсыз дип тәнкыйтьлиләр иде. Ә менә Салих Сәйдәшев безнең бу яңалыкны бик хуплады. “Татар җырларын менә шулай башкарырга кирәк,” – дип сөендерә иде...
– Сугыштан соң тормыш бераз җиңеләйгәндер инде?
– Кая инде ул! Өскә кияргә кием юк. Көзге пычракларда, кышкы бураннарда ат, йә үгез җигеп авылдан авылга йөрибез. Колхоз рәисләре, үч иткәндәй иң арыгын, иң хәлсезен бирә иде. Алар ике авыл арасында егыла, йә ятып ук кала. Клублар ягылмый, лампа яктысы астында җырлыйбыз. Моңга сусаган халык концерт карый, бияләен дә салмыйча кул чаба. Сәхнәдә җырлап чыккан соң аякларның сызлавына, утырып елый идем. Концерт барганда клуб парлана, түшәмнән тамчылар тама башлый. Көндезләрен колхозларга, мәктәпләргә шефлык иттек. Колхоз рәисләре халыкны төрле эшкә рухландыру, үгетләү өчен безнең катнашуыбызны сорый иде. Р.Ваһапов укытучы кеше булганлыктан, колхозчыларны без эшкә тиз арада “мобилизацияли” идек. Кырда салам җыйган, мәктәпләр өчен утын ярган чаклар да булды. Бүген мин, сугыш афәтләрен бүтән кабатланмасын иде дип, Ходайдан кат-кат сорыйм.
Татарстанның атказанган артисты Җәваһирә Сәләхова белән хушлашу 26 декабрьдә Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында узды. Олугъ сәнгатькәребезнең гүре нур булсын.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|