поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.08.2017 Авыл

Икмәгең кыйммәтме, авыл?

Авылда уртача хезмәт хакының шәһәрдәгедән байтакка түбән икәнен барыбыз да белә. Гадәттә аз акчалы җирдә бәяләр түбәнрәк була дип уйларга күнеккәнбез. Болай да аз хезмәт хакы алган сала кешесе, икмәкне дә кыйммәткәрәк сатып алса, ничек яшәсен? Хәзер бит авылда да мич­кә икмәк салмыйлар. Кис­кән токмачка кадәр ки­беттә сатыла. Ә инде үзем пешерәм дисәң, кулдан кулга күчеп кыйммәтләнгән онны шулай ук кибеттән сатып аласың.

Дөрес, хәтта арадашчылар һәм салым җыючылар үз өлешләрен каерганнан соң бәясе чынбарлыктан ерагайган онны сатып алып ипи пешерсәң дә, ул кибеттәгедән якынча өч тапкыр арзанга чыга. Кондитерлар пешергән торт һәм печеньелар турында сөйләшеп тә тормыйк, аларның бәясендә он хакы өч процентка да тулмый шикелле. Ә болай авыл кырында күкрәп үскән бодайдан он тарттыру өчен Кышкар те­гермәненә мин соңгы тапкыр туксанынчы елларның уртасында бардым. Хәзер инде онга әйләндерерлек бодай да юк, Кышкар тегермәне дә тарихта гына калды. Кайчандыр чишмәдә юып, кояшта таратып ашлык киптергән авыл, фуражга билчән башы һәм алабута орлыгы белән катыш чи ашлык сатып ала да аны терлеккә генә ашата. 

Бәс шулай булгач, көн саен полиэтилен капка салып кибеттән ипи ташыйбыз. Ипи пешерү табышлы бизнес булырга тиеш дип уйлыйм мин үзем. Хәзер авылларда да икмәк әвәләүче шәхси эшмә­кәр­ләр саны арта. Бер ки­беткә бер­ничә җирдән ипи ки­терәләр. Монысы – Кырлайныкы, монысы Мәм­сәнеке, монысы – Мариныкы, монысы – Казанныкы дип сайлап алабыз. Икмәкнең бәя­се бе­лән тәмен үз зәвыгыңа тәңгәл китереп сайларга тулы мөм­кинлек бар. Элекке чи икмәк пешереп сата торган совет пекарнялары күп­тән бөл­деләр, ишел­деләр, хәра­бә­ләре генә калды күбе­сенең. Тәм дигән­нән, икмәк­нең тәме формасына карап та үзгәрә. Бәясе дә шулай ук. Ни өчен бу ипигә бу бәя, тегесенә – теге икәнен генә аңлап бетереп булмый. Рәс­ми мәгълү­матлар исә ик­мәк бәясенең авыл районнарында аермасы җир белән күк аермасы ка­дәр була алуын күрсәтә. Әйтик, Дарницкий сортлы ипинең бы­ел, июльдә Татарстандагы ур­тача бә­ясе бер килога 37 сум 54 тиен икән.
 
Уртача бәя бу очракта да хаста­ха­нәдәге уртача тән температурасы шикелле үк: бер районда юнь генә булган бәя икенче райондагы түшәмгә си­кергән хак белән янәшә тора. Һәм икмәкне ике бәягә диярлек кыйммәтрәк сатып алган авылларны респуб­ликаның уртача бәясе очсыз булу сө­ендерә алмый.  2016 елның сентябрендә Татарстандагы бу сортлы икмәкнең уртача бәясе 34 сум 75 тиен булган. Тиз генә икмәк инфляциясен исәп­ләп алыйк.   Минем калькулятор 7,5 процентка якын күр­сәтә. Бу –  ун айның инфля­циясе.
 
Тик бәяләр бәядән аерылган шикелле, инфляция дә инфляциядән аерыла. Арча районында, мәсәлән, Дарницкий сортлы ипи үт­кән елның сентябрендә үк 42 сум 38 тиен торган, быел­ның июленә 52 сум 15 тиенлек чикне яулаган. Шәһәр­ләрдән Казанда бу бәя 38 сум 63 тиен, Чаллыда 41 сум 99 тиен. Ди­мәк, икмәк сатучылар че­регән байлар Арча районында яши дип саныйлар һәм үз про­дукцияләренә иң югары бә­яне шунда куялар. Калькуляторга үткән ел шәһәрнең быелгы икмә­геннән байтак кыйммәт торган Арча ипи­енең инфляциясен исәп­ләтик. Һмм… 19 процентка якын бәяләр үсеше килеп чыга. Икмәк узышы мондый темплар күрсәтсә, арчалыларга ипи  урынына фини ашау отышлырак булып чыгарга мөмкин. Дарницкий сортлы ипинең иң арзанлысы Нурлат районында: үткән ел килосы 25 сум 33 тиен булган, быелның ию­лендә 26 сум илле тиенгә җиткән.
 
Нурлатлылар, Арча пенсионеры бер кабым ик­мәк капканда, бер дә курыкмый, икене йота алалар. Арчага терәлеп үк торган Балтачта да бу ипинең бәясе 28 сум 46 тиен генә. Сабада бер ел буе үзгәрешсез торган бәя – 30 сум 67 тиен. Чүпрә­ле­дә дә икмәккә бәяне күтәрмә­гәннәр: төгәл 32 сум сакланган.
 
Сарманда хәтта арзан­айт­каннар. Үткән ел­ның сен­тябрендә 34 сум 80 тиен булган ипи, быелның ию­ленә 32 сум 64 тиенгә калган. Дефляция дә була ала, димәк, җәмәгать. Әгерҗе районында үткән ел 30 сум 55 тиен булган ипи, быел 37 сумга кадәр җиткән. Сельский сортлы ипинең республикадагы уртача бәясе Дарницкийныкына караганда кыйм­мәтрәк – 41 сум 56 тиен. Чүп­рәледә аны 30 сум 66 тиеннән генә сату җаен табалар, бәя ел буе үзгә­решсез сакланган. Арча районында 42 сум 50 тиенгә җит­кергәннәр. Бу сорт ик­мәк­кә иң зур ихтыяҗ Чир­мешән районында дип аңлыйк, чөнки бәясе – 52 сум 17 тиен. Бу – республика ре­кор­ды. Беренче сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәкне халыкка иң кыйм­мәт бәядән Тукай районында (51 сум 90 тиен) һәм Әтнә районында (51сум 52 тиен)  төртәләр. Чагыштырыйк: сабалылар шул ук икмәкне 31 сум 88 тиенән ашыйлар. Ел дәвамында анда бодай ик­мәге 2 сум 28 тиенгә очсызланган. Базар, базар инде, ә менә бер үк республикадагы бәяләрнең мондый аермасында ниндидер бер гайре табигыйлык бар төсле тоела миңа. Ниндидер бер чик булырга тиеш бит инде. Район хаки­миятләре ник вәзги­ятькә мониторинг үткәр­миләр? Алар да халык мән­фәгать­лә­рен якларга, ипи­ләрен эшләп ашарга тиеш­ләрдер бит инде? Җылы кабинетлардан чыгып та торасы юк. Рәс­ми мәгълүматларны ачасың да  чагыштырасың һәм вәз­гыятьне нормага китерүнең законлы тактикасын эшли­сең. Эшләргә телә­гән кеше өчен мөмкин­лекләр бар дип ышаныйк.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»