поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.08.2017 Бәйрәм

Килегез, дуслар, кунакка! Сабантуй бүген бездә!

VIII Бөтенроссия авыллар Сабан туе быел Пенза өлкәсенең Городищенский районы Урта Әләзән авылында узды. Бәйрәм Россиянең 20дән артык төбәгеннән килгән милләттәшләребезне җыйды. Самарадан чарага өлкә “Туган тел” оешмасы тарафыннан оештырылган зур делегация барган иде. Кайткач, алар тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Шенталы районы Денис авылының физик тәрбия һәм спорт отличнигы Җәүдәт ХӨСНУЛЛИН:
- Без Әләзәнгә махсус ялланган автобуска утырып бер көн алдан бардык. Җирле халык безне якын туганнарыдай, колач җәеп каршы алды, төн кунарга төрле гаиләләргә урнаштырдылар. Мине Али һәм Асия Пайхиннар алып китте. Кайнар ашлар ашап, ял итеп алганнан соң, гаилә башлыгы: “Әйдәгез, урамнарны карап кайтыйк”, - дип авыл буйлап экскурсиягә алып китте.

Урта Әләзәннең матурлыгына, чисталыгына ис китәрлек.  Кирпечтән салынган ике катлы өйләр, йорт алдында басып торган затлы машиналар биредә уңган, тырыш халык яшәвен күрсәтеп тора. Али әфәнде дә минем уйларны хаклап, авылдашларының эшкуарлык белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Әләзәнлеләр иген игә, терлек үрчетә, колбаса, казылык, ит һәм балык консервалары җитештерә.

Сабан туе урынын да карап кайтырга булдык. Анда бәйрәмгә соңгы әзерлек бара иде. Башкарасы эшләренең байтак булуын күреп: “Иртәнгә кадәр өлгерерләрме икән?” - дип шикләнеп тә куйдым.

Без өйгә кайтканда кич җиткән иде инде. Ләкин хуҗалар мине концерт карарга да алып киттеләр.  Ачык һавада сәхнә корып, Татарстан сәнгатькәрләре Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Резеда Шәрәфиева һәм башка бик күп танылган җырчылар, «Казан» бию ансамбле караңгы төшкәнче зур концерт куйдылар. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, артистларга кушылып җырлады, биеде.

Иртә белән без Сабан туена юл тоттык. Бу урынны тиз генә танымадым да. Төн чыкканчы әкияти авыл калкып чыккан диярсең: мәйдан бәйрәмчә бизәлгән, бөтен җирдә музыка яңгырый, сәүдә рәтләре гөрләп тора. Пенза өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән районнары милли утарларын корганнар, һәркайсы кунак-ларны җыр-бию, якты йөз белән каршы ала. Милләттәшләребезнең кул эшләре, милли ризыклар күргәзмәләренә хозур¬ланып, аларның уңган-булган¬лыкларына исебез китеп карап йөрдек.

Бигрәк тә Татарстанның Кукмара муниципаль районы комплексыннан кунак¬лар өзелмәде. Кукмараның итек басу, тимер савыт-саба ясау, тегү цехлары үз товарларын тәкъдим итте, Зур Сәрдек авылы Мәдәният йорты да чигүле кул эшләре күргәзмәсе алып килгән иде.

Мине, Денис авылы мәктәбендә 40 ел буе физкультура укыткан, Сабан туйларында көрәш судьясы булган кешене, күбесенчә милли көрәш кызыксындырды. Ә көрәш келәме икәү – берсендә 2000-2002 елгы егетләр, икенчесендә 1999 елгы һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар бил алышты. Пенза, Киров, Сарытау өлкәләре, Марий Эл, Татарстан, Чувашстан егетләре арасында Самара пәһлеваннарының күренмәве миңа күңелсез булып тоелды. Сабан туеның абсолют батыры исемен  Марий Элның танылган көрәшчесе Муса Галләмов яулап, Татарстан президентының махсус бүләге - «Лада Гранта» автомобиленә  ия булды.

Өлкә “Ту¬ган тел” татар оешмасы пре¬зиденты Ильяс ШӘКҮРОВ, оеш¬маның директоры һәм өлкә татар милли-мәдәни авто¬номиясенең баш¬карма ди¬ректоры Фәрхәт МӘХМҮТОВ:
- Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте. Сабан туе кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле исеменнән аның урынбасары Олег Мельниченко, Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев тәбрик иттеләр.

Рөстәм Миңне¬ханов Пенза өлкә¬сенең татар милли-мәдәни мохта¬риятенә «Форд Транзит» микроавтобусы бүләк итте. Яңа автобусның ачкычын ул өлкә шә¬һәрләрендә һәм рай¬оннарында эш¬ләп килүче 13 татар җәмгыятен бер¬ләш¬тергән татар мохтариятенең җитәк¬чесе Бәкер Акъҗе¬гетовка тапшырды.

Без, Самара өл¬кәсе татарларының милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре, Пенза өлкәсендә  ана телебезне, динне саклап, тырыш хезмәт куеп яшәүче милләттәшләребез өчен чын күңелдән куандык.  Алар белән якыннан танышып, аралашырга да насыйп булды. Безнең уртак проблемаларыбыз да бар икән. “Пенза татарлары өчен газета чыгарабыз, ярты халык татарча укый белми. “Нигә берничә мәкаләне генә булса да русча басмыйсыз?” -  дип сораучылар шактый. Бу бит телебез өчен куркыныч хәлләр”, - дип сөйлиләр алар. Мохтарият Пензада татарча укырга-язарга өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачарга ниятли.

Үзебез белән Сабан туена карата махсус чыгарылган “Самара татарлары” журналын да алып барган идек. Ильяс Гомәр улы инициативасы буенча  нәшер ителгән “Инкыйраз яки яңарыш” дип аталган бу журналда да ана теле проблемасы күтәрелгән. Басма пензалыларда да, читтән килгән милләттәшләребездә дә зур кызыксыну уятты. Сабан туе – күңел ачу урыны гына түгел, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен  яхшы мәйдан да икән.

Самара эшкуарлары Мәү¬лет һәм Римма НИЗАМОВЛАР:
- Урта Әләзән халкының кунакчыл, гади, милли җанлы булуы хәйран калдырды. Үпкәләп-үпкәләп кунакка чакыралар, өстәлләргә иң тәмле сый-хөрмәтләрен куялар. Без Марат һәм Гүзәл Куряевларда туктадык. Куна калмасак та, мунчалар кереп, кайнар ашлар ашагач, бөтен арыганнарыбыз юкка чыкты. Алар үзебез белән сөт-каймак, катык  биреп, кабат кунакка чакырып калдылар. Аллаһының рәхмәтләре яусын үзләренә!

Без бәйрәмгә хосусый оешмабызда җитештерелгән тәм-томнар сатарга барган идек. Сату нокталары күп булып, конкуренция дә зур  иде. Татарстанлылар күбесенчә чәкчәк, өчпочмак, кош телләре алып килгәннәр. Шуңа да ассортиментыбызны рәхәтлокым, чикләвекләр белән катырган хәлвә, җиләк-җимеш кагы кебек Кырым татарларының татлы ризык¬лары белән төрләндерүебез отышлы булды. Коръән сүрәләре язылган чәй сервизларын да гөрләп алдылар. Сатып алучылар шул кадәр күп иде, хәтта сату ноктасыннан китә алмыйча, тамашаны шуннан гына күзәттем.

Күпләр мине “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы буларак та беләләр икән. Исемем белән эндәшеп: “Без бит сезнең белән Казанда очрашкан идек”, - дип, килеп-килеп кочак¬лау¬чылар булды. Әлбәттә, бу күңелемә хуш килде, үземне туганнар арасындагыдай хис иттем. Милләттәшләребездән җирле “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге турында кызыксындым, үзебезнең планнар белән уртаклаштым. Шулай кызу сату эше, кызыклы очрашулар белән бәйрәмнең ахыры якынлашуын сизми дә калганбыз. Көнозын аяк өстендә булуга карамастан,  күңел якты, кәеф күтәренке иде безнең. Нинди матур урыннар күрдек, күпме яңа дуслар таптык! Без аннан иң яхшы тәэсирләр белән кайттык.

Киләсе елда IX Бөтенроссия авыллар Сабан туе Курган өлкәсенең Әлмән авылында уздырылачагы ачыкланды. Аллаһы теләсә, анда да барырбыз әле.


Алия АРСЛАНОВА әзерләде
Бердәмлек
№ --- | 04.08.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»