• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
04.08.2017 Ана теле

Ана теле: Тагын аваз (хәреф) турында

“Ана теле” сәхифәсендә Мәлик – Малик, икән – микән мисалларында сөйләмдә авазларны дөрес куллану турында сөйләшеп алганнан соң, бераз вакыт үтте, тик әйтүдәге (язудагы) аерым авазга (хәрефкә) бәйле сорауларга әледән-әле төртелеп торабыз. Менә тагын шылтырату: әзерләнүме, хәзерләнүме?

     "Яңа гасыр”ның “Татарлар” тапшыруында  “Укытучылар хәзерләү курслары” диделәр (5 июль, 2017), дөресме? “Бер чыгышында радиоҗурналист  “алмаштыру” диде дә “алыштыру” дип төзәтте . Әмма дөрес булмады. Аңлатыгыз әле” .                   
   Укыганда яисә тыңлаганда берәр хатага, мәгънә төгәлсезлегенә юлыксак, без аның сәбәбен сүздән эзләргә күнеккән. Ә бит мәгънәнең асылын аваздан (хәрефтән) эзли башларга кирәк. Иң хәерлесе: мондый зарури күнегүне үз исем, фамилияңнән, үз исемеңне хасил иткән авазлардан, шуларның дөрес әйтелүе, язылуыннан башларга.
    Язмаларына имзасын Батршина дип куйган студент кызыбыз белән сөйләшү хәтердә. “Татарча газетны алдырган укучы, табигый ки, анда һәр сүзне саф татарча күрергә тели”, дим; “Газет редакторы фамилиямне паспорттагыча язарга куша”, ди. Белмим инде, белмим;  төп коралы  татар теле дип санаган, шул коралның укучыга тәэсир итү көче аның саф татарча, дөрес әйтелеп, дөрес язылуында икәнен таныган мөхәррир теләпме, теләмичәме ана телебезне бозып язган “паспортка” табына микән? Табына, күрәсең, югыйсә, газетны укучы һәр татар кешесенең бөтен әйтү әгъзалары бары Батыр, Бадыйк, Кадыйр, Фатыйх дип кенә әйтә алганда, башкача берничек тә әйтә, яза алмаганда Батр, Бадигов, Кадыров, Каһиров, Фатих,  Хатип   дип язмас иде.
   Моңарчы да бер газетта  дөрес итеп Рүзәл, Рәзил  дип язып, шул ук вакытта икенчесендә, әнисе шулай кушкан дип,  Рузилә, Разил  рәвешендә хаталы, берүк газетның  бер битендә Васыйлова, икенчесендә Васил дип язу очраклары кисәтелгәне бар иде. Бу төр хаталар хәзер шул чаклы ишәйде ки, аларны махсус җыярга, күзәтергә, анализларга, сәбәпләрен ачыкларга, ягъни бөтен бер фәнни тикшеренү башкарырга мөмкин. Кирәк тә, бик вакыт та. Моны үз өстенә алырга тиешле җитәкче оешмалар да бар лабаса.   
   Бу юлы без уйланыр өчен кайбер фактларны теркәү белән генә чикләнергә мәҗбүр:  Золя Хәлилова, Хадит Кашапов, Васин Ибраһимов, Р.Сальмушев  (Безнең гәҗит, 16 апр., 2014,). Боларны саф татарча сүзләр рәтендә төртелмичә ничек укырга да, ничек әйтергәдер? Ә нигә Сәлмүш ярамый? Нигә Файыл Гыймадов. Фатыйх Котлы түгел? Татарда и авазы сүз башында вә сүз уртасында бер төрле әйтелми дә, язылмый да. Гөлнур Васыйлова дип дөрес язылган бит. Әйтүләре ничек рәхәт! (Б.г., 16 апр., 2014). Эльмир Низамов, дип язалар. Эльмира, Эльвиралар тулып ята.  Нечкә иҗекләрдән генә торган сүздә эл, ил, әл кебек иң нечкә әйтелешле иҗекләрдән, сүзләрдән (Энгель, Наиль, Камиль) соң тагын нечкәлек билгесе өстәргә ничек кул барадыр!?  “Надан” паспорттан сукырларча күчерү  милли горурлыкка тими микәнни!?
    Язу белән әйтү арасындагы аерма-хаталар – телне “зәгыйфьләүдә” үзенә бер мәсьәлә. Әнә “Болгар” радиосы алып баручысы Гъәйшәне Гъайшә ди, икенче очракта  Гыймадыйны Гимади ди. “ТНВ-Планета”ның “Тәрҗемә” бәйгесендә катнашкан ике кызның да исеме саф татарча – Суфыя белән Камилә – булып, үзләре дә исемнәрен саф татарча әйттеләр. Тик менә титрларда әледән-әле София һәм Камилла дип язылды.  Алып баручы да исемнәрне язылганча, ягъни авазлары, басымы татарча булмаган ясалма  сөйләмдә әйтергә азапланды. Сүзләрне татарча дөрес әйттерергә алынган  кеше дәресен исемнәрне саф татарча әйтүдән башларга тиеш иде дә бит... Ул да шул, әлеге дә баягы, “паспортка” табынучылардан ахрысы...
   “Паспорттагыча” дип, яисә реклам бирүче таләп итә дип район газетлары телебезне “изепме-изәләр”.  Альфинур, Файзат, Хади, Халиль (Әтнә таңы, Июль, 2017).
    “Паспорт”димәктән, нәкъ шушы – уйлану барган  көннәрдә Башкортстаннан туганыбыз Изидә шылтыратты. Кылт искә төште: заманында  исеменең ничек кушылуы белән кызыксынган идем.  “Әти-әни Ризидә дип кушмакчы булганнар да сельсоветтагы апа Рне әйтә дә, яза да алмаган”, дип сүзне шаяртуга борды. Хәзер уйлыйм: Юктыр, Рне әйтә алмаган апаны анда утыртмаслар,  менә Ризидә дип кушарга теләүләре растыр. Бу бит Илдар Юзиевнең “Ризидәкәй” дигән җыры бик нык таралган, ике татарның берсе яңа туган баласына шул исемне  кушкан заманнар. Сәркәтип апаның “Ризидә”дән тәмам гарык булып,  “Җитте сезгә, күпме кушарга була” дип, башын эшләтә-эшләтә яңа исем уйлап чыгаруы бик тә ихтимал. Әлеге исемнең документларда   бик тә төрлечә  язылуын да (Резеда, Резида, Ризида, Резедә, Ризедә һ.б.) “паспортчы”ларның  шул бертөрлелектән котылырга теләп, мөстәкыйльлек күрсәтергә тырышуларыннан дип аңлатырга буладыр.
   Үзләрен кайгыртканнар, тик ана телебезнең дөрес әйтү хәсияте “онытылган”.  Бервакыт студентлар белән шул хакта сүз чыгып, телебезне саклау, аның киләчәге турында кайнар гына гәптән соң Чаллыдан яшь журналист Ризидә Гасыймова шактый кискен генә иттереп бөтен иптәшләре алдында ”Аңладык!” диде. Берникадәр вакыт узгач,”Шәһри Чаллы” газеты килеп төште. Анда басылган язманың  имзасы  “Ризидә Гасыймова” иде. Шуннан соң мин      ул имзаны гел шул рәвешле генә күреп киләм. Рәхмәт. Бар әле  ана телебезне  тоемлап, аның кадерен белүчеләр! Тик тоемламаучылар да бар шул әле. Ризидәбезгә “Бәллүр каләм” бүләге бирелгәч, күпчелек матбугат чаралары, шул җөмләдән Матбугат.ру да,  Резеда дип хаталы язды. Моны искәрткәннән соң да каләмдәшебездән гафу үтенүче  булмады.
   Бер авазны хаталы әйтү (язу) гадәте  исем-фамилиядә башка  хаталарга да юл ача: Фән Вәлиәхмәтовның кабатланмас якты таланты ... (Безнең гәҗит, 16 апр., 2014); Директор Фоат Мөхәммәтшиннан бу программада ничек катнашып буласын ачыклый (Т.я.,13 май, 2010).    Урысның Бехтерев, Зайцев, Медведев кебек нечкә төрләнә торган исемнәрен дә безнең  каләмдәшләр   Медведевны дип язудан оялмый.
   Ә бит теләк булганда телебезнең төп кагыйдәләрен, аһәңен бозмаска, сөрсеп беткән орфография кагыйдәләренә колларча буйсынмаска, ничек әйтелсә шулай языла дигән кагыйдәгә таянырга була:  Шәле авылында яшәүче Гәрәевләр гаиләсе турында ... (А.Хәсәнева. В.Т.,14 март, 2014). Бу газет  башкалар  “паспортча” Крганов дип язганда бервакыт саф татарча Кырганов дип тә язган иде. Рәхмәт!        
   Күрәмсез, сөйләмеңне тәэсирле,  үтемле итү өчен аваз – беренчел.Эзләнү, иҗат шуннан башлана, чөнки аваз (язуда – хәреф, иҗек) мөстәкыйль мәгънә, хис төсмере белдерә ала. Фәндә ул фонема яисә морфема дип атала, ягъни сүз кебек үк (лексема) семантик эчтәлекле.
   Эзләнү нинди юнәлешләрдә бара?
    – Аваз ярдәме белән мәгънә төгәллегенә ирешү. Татар телендә бер аваз белән сүзнең әйтелеше охшаш калып та мәгънәсе бөтенләй үзгәргән очраклар бар – пароним дип атала (әзерләү – хәзерләү, ошаш – охшаш һ.б.). Интернетчыбыз соравына җавап бирү җае чыкты: әзерләү-хәзерләү асылында бер мәгънәле берәмлек булса да тәрҗемәчеләр тырышлыгы белән аларга мөстәкыйльлек бирелде: әзерләү (подготовка), хәзерләү (заготовка); ошаш (нравиться), охшаш  (подобие); алыштыру (замена), алмаштыру (перестановка). Аларны бутамаска тырышырга кирәк.
   Урысча уйлап татарча сөйләргә күнеккән балалар (кешеләр) “урысчада аерым аваз да мәгънә белдерә, ә аны татарча әйтеп булмый”, дип көрсенә. “О”, “с”, “и” һ.б. сүзләрен истә тотып. Урыста сүз булгач, алар бирә торган мәгънәгә татарда да сүз кертеп азапланалар. Ә татарга аларның кирәге дә юк, татарның башка чаралары бар. Мәсәлән, авазы, иҗеге. Чын татар: Әни турында сөйләдем”, димәс, әнине сөйләдем, дияр. Туу турында таныклык, димичә, туу таныклыгы, дия ала;
   – Татарның  сөйләмдә исрафлыкка юл куймау чарасы авазларны кыскартудан ук башлана. Язмада иде, әйтмәдә ие; Көндәлек сөйләмдә мөмкин булганда сыйфат формасы урынына исем формасы кулланыла. Кура җиләген еш кына кураҗиләк дию; Җырда: кура җиләк тә җир җиләк;Бу мөмкинлекне җырда ритм саклау өчен куллансалар (Таң җиленә тәрәз ачтым). алынмаларда ул басым канунын үтәү өчен файдаланыла (гадәттә  соңгы  иҗеккә басым төшмәгәндә а авазы кыскартыла: програм, реклам, газет, реплик һ.б.).  Ә нигә бу канунны көндәлек сөйләмдә активрак кулланмаска.
   – Шул ук вакытта авазны (иҗекне) өстәү мөмкинлеген  дә онытмыйбыз – аеруча алынмаларда сүз башында, азагында пар тартык (протеза) әйтелми, ул “татарчалаштырыла”: өстәл, эшләпә, ыстанса, тырактор, танык, персидател, киоскы, Омски.
    Әйтмә сөйләмдә хаталы өстәүләр  очрап тора: “Балаларга ярамагын тагын (тагы урынына)”; “Юл төзү планын 110 пронцент үтәдек”.
   – Шул ук вакытта әйтүдә белдерелә торган авазларның күпчелеге язуда белдерелми. Тел тоемлавы көчле булган шагыйрь, артистлар бу “табыш”ны кулдан ычкындырмаска тырыша. Нәфис сүз сәнгате фикерне, аеруча хисне сурәтле итеп күзаллатыр өчен сүзнең семантик эчтәлеге белән белдереп кенә канәгатьләнми, ул сүзнең асылын ачу өчен тагын өстәмә (пара-,экстралингвистик) чаралар да – тавыш, музыканы, ым, ишарә кебек хәрәкәт мөмкинлекләрен дә файдалана. Чын шагыйрь менә шуларны да нечкә тоемлый, нәфис сүз осталыгын үстерүгә үзеннән өлеш кертә. Бер язмама карата фикерләрдә интернетчыбыз Мансур Сәгъдиев Муса Җәлилнең “Шул кадәрле җирдә хаккыгыз” кушавазын “уйлавымча, мөхәррир хатасы”, ди. Ай-һай шулай микән?!  Җырның халыкка бик кирәкле икәнен үтә хисле итеп әйтү теләген ул махсус чара белән – гадәттәге сүз ахырындагы басым кагыйдәсен үзгәртеп, басымны сүз уртасында белдерә, моның өчен каты, көчле яңгырашлы х авазын  кабатлый. Бу –  иҗат табышыдыр. Күпчелек укучы, аеруча тыңлаучы аны шулай кабул итә дә. Шигырь ничәләр тапкыр басылмасын, аны “төзәтергә” җөрьәт итүче юк! Мондый пара,-экстралингвистик чараларны тел тоемлаучы шагыйрь, артистлар оста куллана.  Луиза Батыр-Болгарый белән Марсель Галиевнең “Кайту” җырын Хәйдәр Бигичев “канат кагышлары, кайтып барышлары” дигәндә ышны үзенә бер сагыну, шул ук вакытта өметләнү хисе иңгән аһәңе белән ничек күңелгә ятышлы итә.
     – Сөйләмне тәэсирле итү өчен мондый табигый аһәң мөмкинлекләре телнең үзендә салынган – аның төп кануннары арасында авазлар ярашы  (сингармонизм) кануны бар. Борыңгы телдә һәр сүзнең нечкә дә, калын да төре булган. Рун язуы ул әйтелешне  язуда да саклаган. Әйтик, бүгенге язмабызда “ы”, “ый”, “и” рәвешендә белдерелә торган авазларның үз хәрефләре булган, чөнки алар үзләренә хас мәгънә төсмерләренә ия. Бүген дә булсын иде  шундый тамгалар. Хәер, Ходай кушса бу хакта үзенә бер язма багышларбыз. Әлегә теләгебез: аваз бирә торган мәгънә һәм хис төсмерләрен тоемлауны балаларда сакларга кирәк: ачы – әче,  аз – эз, сугыш – сүгеш, әтнә – атна, бармак – бәрмәк,  акрын – әкрен: Чын татар бу сыйфатны үзе эчтән тоемлап, тиешле аһәңен сиземләп үзе дөрес әйтә. Менә Зөһрә Сәхәбиева ничек тәмле, зәвыклы итеп: Әкрен искән җәйге җилләрдә, ди. Монда ул сүз берничек тә калын була алмый. Янә: Әче җилләр, давылларга ничек шулай бирешмәгән (җыр); Син генә миңә ерак (Р.Ильясов җырлый); Төрекләр сәби дип җырлады (сабыйны);
   Бу канун, аваздан башланып бөтен сөйләмдә эзлекле дәвам итәргә тиеш – татарның аһәң асылы шушыннан тора: иҗектән (Васыйл – Вәсилә); Вахыйт – Вәхит); сүзгә, сүзтезмәгә, җөмләгә, бөтен сөйләмгә (текстка) күчә. Җырда чишмә чылтыравы (челтерәве урынына) дип калын әйтелгәндә) чишмә сүзенең үзенең дә аһәңе, моңы төссезләнә бит! Зыйфа Басыйрованың “суда йөзәләсеңме”се рухында тәрбияләнгән Наҗия Теркулова көндәлек сөйләмендә дә  “Мин җырсыз яшиәлмим” (Тәртип ФМ, 24 ноябрь, 2016) дигән иде.
   Ни кызганыч, тел кадәр телдә канун саналган гамәли әһәмиятле бу кагыйдәләр сөйләмебездә санга сугылмый. Аларны үтәтерлек орфография вә орфоэпия кагыйдәләре искергән. Үзен Зыйфа апабыз шәкерте санаган җырчы бүген “Каз, үрдәкләр каршы йозалмый” дип җырлый. Татар радиосы алып баручысы бүген бер үк текстта  әдәбият (ат) дип тә,  мәдәният (әт) дип тә сөйли.
   Күренә ки, татарның үз сүзләренең әйтелешендә кыенлык юк диярлек – теле үз халкына җайланган; кыенлык алынма берәмлекләрдә; радиочыгышында шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин: тәбиѓәт, диде. Айрат Арслан аның шигырьләрен укыганда табигать диде. Диккать итсәгез, әманәт, табиб, әгъза, мохит, махсус, мәгълүмат,  халәт, әмма һ.б. сүзләрне бер үк мәгънәдә без ничә төрле әйтәбез икән?
    Авазларга караган мондый сораулар әле күп булыр. Хаталарга юл куймау өчен үзебез җаваплылык тойганда гына аларны киметә алырбыз.  Һәр аваз үзе бер дөнья, үзе бер иҗат мәйданы. Һәрхәлдә һәр сөйләм иясе шулай  уйлап, үзен шул мәйданда тоеп – иҗат итеп, шуның нәтиҗә җимешен татып   яшәсен иде.

                                            Илдар Низамов,
                          филология фәннәре докторы.

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.08.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments