|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2017 Милләт
Казанда Милли Шура рәисенең беренче урынбасары билгеләндеКазанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында Милли Шура рәисенең беренче урынбасары булып Ринат Закиров билгеләнде. Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим итте. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, Бөтендөнья татар конгессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлегенең яңа Уставы нигезендә, Милли Шура рәисенең 5 урынбасары булырга тиеш. Ринат Закировтан тыш, Милли Шура рәисе урынбасарлары булып Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов, Казахстан татарлары конгрессы җитәкчесе Тәүфикъ Кәримов, Саратов өлкәсе төбәк милли мәдәни автономиясе рәисе Камил Әбләзов, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина сайланды. Ринат Зиннур улы Закиров Чистай районы Нарат-Елга авылында 1948 елның 1 августында туган.
--- |
Иң күп укылган
|