• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

03.08.2017 Мәдәният

Габделхәй Биктаһиров: “Хәниянең күңеле хәвеф киләсен сизде”

Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеме аяз көнне яшен суккандай булды. Әлфия апаның вафатыннан соң сөйләшүебездә: “Бик елыйм әле, дустым... Авыр. Әлфия апа мине дәвамчым дигән иде”... дип әйткән иде. Үзенең 40 елга якын иҗади хезмәте белән ул чыннан да Әлфия Афзалованың эшен дәвам итте.

Үзенчәлекле, үзенә генә хас моңлы тавышы, гадилеге, мөлаемлыгы белән татар халкына рухи байлык өләште. Дөньяның татарлар яшәгән барлык төбәкләренә татар моңын, мәдәниятен таратты, сәхнәдә үзен тотышы, матур прическасы, зәвыклы киемнәре белән халкыбызны зурлады, яшь талантларга ярдәм итте. Татар җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен ул Татарстанның, аннары Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булды. 17 тапкыр “Алтын барс” премиясе белән бүләкләнде. Һәм тормышы көйләнеп, балаларын урнаштырып, иҗатының иң югары ноктасында безне, тамашачыларын, мәңгелеккә калдырып китте...

Ул вафат дигән хәбәргә аның гаиләсе, дуслары, тамашачылары һаман да ышанып бетә алмыйлар. Тик ни кызганыч, кайгылы хәбәр хак булды.

Хәния Фәрхи-Биктаһирова матур җәй көнендә Тәтешледә яшәүче 87 яшьлек әнисе янына кайтып 10 көнләп тора иде, аның бөтен эшләрен башкарып, тәмле ризыклары белән сыйлап китте. Бу юлы да шулай булды. Тик вафатына бер атна калгач, аның сәламәтлеге начарланган. Туганнары ашыгыч ярдәм чакыралар. Хәния апа табибларның хастаханәгә салырга дигән сүзләрен тыңламыйча, “Үтәр әле” дип “отказной” язып хастаханәгә барудан баш тарта. Эче сызып, сәламәтлеге мактанырлык булмаса да, түзә. 27 июльдә дә иртән үк торган, үз рецепты белән кыяр тозлаган, берничә төрле аш пешергән, мунча кергән һәм сеңелесе Фирүзә һәм аның 2 кызы белән Казанга юлга кузгалган. Тик Тәтешледән ерак китә алмаганнар шул ... “Апа утыргычка башын салды. Без хәлнең җитдилеген аңлап, апамның кирәкми диюенә карамастан, ашыгыч ярдәм чакырдык. Үз хәлен аңлагандыр инде, ул үз аягы белән машинадан чыгып, ашыгыч ярдәм носилкасына ятты. Миңа калса район хастахәнәсенең реанимация бүлегенә күтәрелгәндә үк җан биргән ул. Табиб: “Хәле бик авыр”, – дип алып кереп киткән иде, чыкмыйлар да чыкмыйлар, 20 минут бик озак тоела башлагач, үзем барып кердем һәм апамның мәңгегә безне ташлап китүен белдем”, – ди Фирүзә Ибәтуллина.

Табибларның тырышлыгы нәтиҗә бирми, шулай итеп җырчы мәңгелеккә күзләрен йома.

Соңрак суд-медицина экспертизасы үткәргәч, яраткан җырчыбызның аягындагы кан төеренең кузгалып китеп, йөрәгенә барып керүе мәгълүм булды. Бу хәбәрне 4нче баласын югалткан ана бик авыр күтәрә. Тик нишлисең, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорарга гына кала.

Җомга көнне моң иленең сайрар сандугачы үзен тудырган Башкортстан белән мәңгелеккә хушлашып, халкының яраткан җырчысы дәрәҗәсенә күтәргән Татарстанга, Казанга кайтарыла. “Мин халкыма рәхмәтлемен. Кайда гына булсам да тулы заллар белән каршы алалар, чәчәкләр белән озаталар. Бу зур бәхет. Тик мин Казанда, Тукай янында җирләнергә тиеш”, – дия иде ул.

Хәния ханымның иҗатына һәм үзенә яңа сулыш биргән ире Габделхәй  Биктаһиров әйтүенчә, җырчы соңгы вакытларда үз дөньясы белән яшәгән. Еш елаган. “Аның күңеле хәвеф киләсен сизде бугай. Шулай да иҗаттан аерылмады. Август башында теплоходта концерт куярга җыенган идек... Булмады... Әле  ышанып бетеп булмый. Хәниясез тормышны башлау бик авыр булыр инде. Казанда да, авылда да бөтен нәрсә Хәнияне хәтерләтә. Нәрсәгә тотынса шуны, сәнгать дәрәҗәсендә башкара иде. Авырлыкларны түземлек, сабырлык белән җиңеп килде. Башына операция ясаткач та, ике аягы сынгач та ике айдан соң, сәхнәгә чыгып, тамашачыларын шатландырды. Бу юлы үлемне җиңә алмады шул...” – ди күз яшьләрен тыя алмыйча  Габделхәй абый.

Хәния Фәрхине моң алиһәсе, легенда, моңлы сандугач, тугры дус, яраткан кыз, хөрмәтле хатын, кадерле әни, яраткан дәү әни дибез. Болар өстенә ул матур һәм акыллы итеп сөйләве, зәвык белән киенүе, зыялылыгы, уңган хуҗабикә булуы, күркәм гаиләсе, туганнарына, дусларына һәм тамашачысына мөнәсәбәте белән дә күпләргә үрнәк булды. Йөрәге тулы кайгы булса да, “Билет алып концертыма килгән тамашачымның миңа кайгы килүдә гаебе юк бит дип, концерт куярга үзендә көч тапты. Еш кына “Мин көтмәгәндә, атылган йолдыз кебек китәм әле”, – дия иде. Татар халкы чын мәгънәсендә Хәнияне ничек бар шулай яратты. “Аны яратмыйча мөмкин түгел бит. Ул ихлас... Матур итеп көлә, кайгы килсә кайгыра, ярдәмчел, дусларына, туганнарына булыша. Авызыннан гына түгел, кулларыннан да һәрвакыт моң, гөлләр тама иде бит аның. Балаларны, чәчәкләрне бик ярата иде. Әнисе йортыннан чыгып киткәндә дә бакчадан әнисенең чәчәген алып киткән бит. Габделхәй белән бергә үстергән балалары, оныклары – тормышының иң матур чәчәкләре иде, ” – дип өзгәләнә җырчының якын дусларының берсе Нефтекамскидан Гөлшат Мөбәрәкова.

Яраткан  җырчыбызны, балаларның яраткан әнисен, иренең хөрмәтле хатынының җәсәде салынган машинаны Казандагы йортлары янында да күпләр каршы алды. Хак булса да, кеше ышанмаслык хәл бик авыр тәэсир итте шул. Кызганыч, ике айлык   оныгы Рамазанны сөеп туярга өлгерми калды ул. “Башкортстанга киткәнче, әни 4 көн бездә яшәде, соңгы сөйләшкәндә, кәефе начар кебек иде. Юлга чыкма дигән идем...” – ди Алия. Алсу да бик борчылган, тик әлегә алар бу кайгының зурлыгын аңлап бетермиләр.

Камал театрына Хәния Фәрхине соңгы юлга озатырга халык ташкын булып агылды. Әлеге ташкын белән идарә итү кыенлаша башлагач, матәм чарасын иртәрәк башладылар. ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин татар халкына килгән кайгы белән уртаклашты. Халык язучысы Разил Вәлиевтан Хәния ханым “Кайту турында җырларым күп. Миңа китәм әле”, дип шигырь яз әле дип үтенгән. Шагыйрь әлеге шигырьнең бер өлешен тамашачыларга җиткерде.

Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз, урманнар,
кырларым
Мин китәм язмышым
артыннан
Калдырып иң газиз
моңнарым.
Мин китәм Мәңгелек иленә
Бәхетле булсыннар
җырларым.


Хәния Фәрхинең олы кызы Алия матәм чарасында: “Мине әнием кечкенәдән айлар буена әбиемдә калдырып гастрольгә китә иде.Үзе сабыр, түземле булганга безне дә сабыр, түземле булырга өйрәтте. Безнең өчен ул гастрольгә генә китте. Тик бу юлы мәңгелеккә”, – диде.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафаты сәбәпле, аның гаиләсенә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсхат Сәфәров һәм башка рәсми затлардан кайгы телеграммалары килде. Алар арасында Чаллы хакиме Наил Мәһдиевнеке дә бар иде. Анда “Татар музыка дөньясы зур югалту кичерде. Тормыш иптәшегез Хәния Фәрхи вафат булу сәбәпле, авыр кайгыгызны уртаклашам. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы Тәгалә гаиләгезгә һәм якыннарыгызга сабырлык бирсен”, дигән юллар бар. Чаллы шәһәре җитәкчелеге һәм халык исеменнән җырчыны соңгы юлга озатырга башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова барды. “Авыр кайгыгызны уртаклашам. Хәния Фәрхи чын талант иде. Аның концертларына Чаллы халкы үзе теләп, сагынып, һәрвакыт зал тутырып килде”, – диде ул.

Хәния Фәрхи Чаллы шәһәрен аеруча ярата иде. Биредә ул үзенең гаилә бәхетен тапты, ире Габделхәй белән “Бәйрәм” ансамбленә яңа сулыш өрде, репертуарын шәһәребез язучылары, композиторлары белән берлектә җырлар белән тулыландырды. Газетабызның дусты булды. Казанга күченгәч тә, озак еллар “Шәһри Чаллы” дан аерылмады. Аның бу гамәле дә күпләргә үрнәк.

Татарстанның халык артисты Зәйнәп  Фәрхетдинова хезмәттәшләре исеменнән ялгышлыклары өчен Хәния Фәрхидән гафу үтенде. Аның урыны җәннәттә булсын иде дип теләде.

Хәния Фәрхи турында күп язарга, бик күп сөйләргә булыр иде. Аның кебек бар яктан да камил шәхесләр сирәк. Ул үзенең әнисен, гаиләсен, туганнарын, дусларын, туган авылы Салаюаны өзелеп яратты. Эчкерсез, туры сүзле, ярдәмчел һәм көчле булды. Шуңа күрә бик күпләр якын туганнарыннан да күбрәк аны яраттылар. “Ул бит халык, кеше язмышын җырлый. Аны яратмыйча, алкышламыйча мөмкин түгел. Йөзләреннән нур чәчеп тора, аның кебек җырчы башка юк. Кызганыч, ике көн елыйм инде”, – ди шәһәрдәшебез Гөлия Гатауллина.
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров: “Аның туган авылы Салаюа беткән авылларның берсе иде. Туган авылын гел сагынып сөйләде, тарихын өйрәнәсе иде.

Башкорт авылы саналса да, бөтен кеше гел татарча сөйләште дип искә ала иде”, – дип сөйләде. Аптырашта калуын, фикер туплый алмавын әйтте.

... Мине Хәния Фәрхи белән моннан 25 еллар элек Казанда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева таныштырган иде. “Хәния матур җырлавы өстенә, бик уңган, кешелекле, бар яктан да матур кеше”, – дигән иде. Дуслыгыбыз дәвамында легендабызның әлеге сүзләренә инандым мин, чөнки Хәния апа моны һәрдаим дәлилләп торды. Берүк рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

“Бу кайгы Татар халкы өчен зур югалту. Искиткеч җырчы, композитор, нәфис сүз остасы булуы өстенә ул өздереп баянда, гармунда уйный торган музыкант, режиссер да иде бит әле. Аны халык белән бергә барыбыз да яраттык”, – диде легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиева.

Хәния Фәрхи “Питрәч”, “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Кышкы чия”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә” һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулады. Аның репертуарында 300дән артык җыр бар. Аларның  барсын да тамашачы бердәй  ярата, җылы кабул итә иде. Тик тәкъдирдән узмыш юк, сәхнәләрне гөрләтеп китеп барды. Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева да шул фикердә:
– Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә ышанасы да килми. Әле бит аның исеме шаулаган, рәхәтләнеп иҗат иткән чагы. Ничек гөрләп сәхнәгә килеп чыкты, шулай калды ул. Яшьләр күпләп сәхнәгә килеп торсалар да, берәү дә аңа күләгә төшерә алмады. Урыны оҗмахта булсын ...

Хәния апа иҗаты белән дә, холкы белән дә башкалардан аерылып торды. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да шул фикердә:
– Хатын-кыз җырчылар арасында иң популяры булды ул. Без аның белән бер сәхнәдә җырладык, бер чорда күтәрелдек. Хәтеремә аның матур сыйфатлары уелып калды. Кешелекле иде. Мин авариягә эләккәч, беренчеләрдән булып шалтыратып, Зөһрә апа, нинди ярдәм кирәк, тартынма, әйт, дигән иде. Бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәде. Һәрвакыт затлы булды. Сәхнәдә дә, тормышта да ихлас иде. Без, коллегалары, аны бик хөрмәт иттек. Мәгънәле җырчы булды. Олыны – олы, кечене кече итә белде. Гадилеге белән аерылып тора иде. Бик зур югалту бу.

Хәния Фәрхи Казанның Яңа татар бистәсе зиратында, Тукай аллеясында җирләнде. Г.Камал театрында хушлаша алмаган сәнгать әһелләре аны озатырга зиратка бардылар. Каберен чәчәкләргә күмделәр...  Моннан ике ел элек юбилей гастрольләрен оештырган иде ул. Концерт программасын “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам” дип атады. Хәния Фәрхи үзенең бер әңгәмәсендә “Сәхнәгә горур булып чыгасым килә. Кеше мине матди яктан да, гаилә ягыннан да кызганмасын”, – дигән иде. Горур булып, Җыр театры бинасын салу, матурлык үзәге ачу, татарча мюзикл кую, китаплар чыгару хыяллары белән яшәде. Кыскасы, гомерен үлемсез җыр итеп, тамашачыларына җырларын калдырып, мәңгелек иленә китте. Аның турында әйтелгән һәм язылган сүзләр моң иленең сайрар сандугачы Хәния Фәрхлислам кызы рухына дога булып барып ирешсен, урыны җәннәттә булсын иде. Ә аның гаиләсенә, балаларына, әнисе Фәния апага (4нче баласын җирләгән) туганнарына, дусларына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык, түземлек бирсен. Амин.

Зөлфия ГАЛИМ,  “Шәһри Чаллы
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.08.2017
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом