|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2017 Мәдәният
Җырчы Ринат Гыйләҗев: “Күңелгә үтеп керерлек клип булуын теләдем” (ВИДЕО)Танылып килүче җырчы Ринат Гыйләҗев тамашачыга үзенең беренче клибын тәкъдим итте. Мөдәрис Газетдинов көенә һәм Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән “Мәхәббәткә мең рәхмәт” җырына төшерелгән тетрәндергеч клипта төп рольләрне Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры актерлары Дамир һәм Алинә Сидеевлар һәм аларның уллары башкарган. “Бу җыр минем репертуарга 3 ел элек килеп керде. Якыннар белән киңәшләшкәч, иң көчле хисне чагылдыручы, дөньяны мәхәббәт кенә коткара ала дигән сүзләрне исбатлаучы клип төшерәсе килде. Аның бит сюжеты да тормышчан. Шәхсән үзебезнең гаиләдә дә шундый вакыйга булды. тик әнием минем инде вафат. Ә клипта барысы да яхшы тәмамлануын теләдем. Остазым Винера Әхәт кызы Ганеева клипны “күңел эрерлек, елатырлык булган” дип яхшы бәяләде. Аның фикере миңа бик мөһим, чөнки ул минем иҗатыма зур йогынты ясаучы укытучым, аңа мин бик рәхмәтле”, - дип белдерде җырчы. Бүгенге көндә Ринат Гыйләҗев үзенең беренче концертларына әзерләнә. Шулай ук башкаручыны Гәбделфәт Сафин концертларында да күрергә мөмкин булачак.
--- |
Иң күп укылган
|