|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2017 Мәдәният
Зәйнәб Фәрхетдинова түләүсез зур концерт куяТатар эстрадасының танылган җырчысы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнендә – 17 августта якташлары өчен Ык буенда зур концерт куярга җыена. «Бәешле болыннарында концерт кую Зәйнәбнең күптәнге хыялы иде. «Алтын юбилее» көнендә без аның бу хыялын тормышка ашырырга уйладык. Татарстанның Азнакай районы хакимияте белән килешеп, Ык елгасы буенда, ачык һавада халык өчен зур бәйрәм ясыйбыз. Азнакай районыннан чыккан сәнгать әһелләре катнашында концерт, соңыннан яшьләр өчен дискотека булачак, салютлар атылачак», — дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына җырчының хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов.
--- |
Иң күп укылган
|