|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2017 Мәгариф
Быел мәктәпкә 1 сентябрь көнне бару-бармау турында бәхәс куераАвгуст ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре. Шулай итеп, быел яңа уку елы 4 сентябрьдә генә башлана, дип яза arskmedia.ru сайты, "Шәһри Чаллы"га сылтама белән. “Татар-информ” билгеләп үткәнчә, быел 1 сентябрь - Белем көне, Корбан бәйрәменә туры килгәнлектән, укучылар мәктәпкә 4 сентябрьдә генә барачак дигән хәбәргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатма биргән. Министрлыкның гомуми белем бирү бүлеге әйдәп баручы белгече Марина Алексеева сүзләренчә, бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский быел җәйге каникулларны озынайтырга, яңа уку елын 1 октябрьдән башларга кирәк, дип белдергән. Ул сентябрь аеның җылы киләсен әйтә һәм балалар тагын бер ай ял итеп калырга тиеш, дип саный. Узган ел да ул, Путин белән очрашканда, шушы фикерне әйткән булган, әмма Россия Мәгариф министрлыгы әлеге тәкъдимгә игътибар итмәгән. Жириновский, компенсация сыйфатында, уку елын 15 июльгә кадәр озынайтырга да тәкъдим итә. Бу хакта аның сүзләрен ТАСС җиткергән.
--- |
Иң күп укылган
|