|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2009 Җәмгыять
«МАТБУГАТ.РУ» МИНИ-МУЗЕЙ АЧА
Бер ай элек «Матбугат.ру»да бәйрәм исе чыгарып, Яңа ел открыткаларыннан тезмә тәкъдим иткән идек. Халык аны бик җылы кабул итте. Шул вакыттан күңелне бер идея бимазалый. «Матбугат.ру»да мини-музей ачу идеясе. Бу, бәлки, дөньяда иң кечкенә музей булыр, чөнки зурысын булдыру мөмкинлеге юк. Бар экспонатлар шкаф-стеллажда урнашачак. Мини-музей реаль халәттә дә (редакциядә), виртуальдә дә (сайтта) булыр. Экспонат тәкъдим итүчеләр булса, бик нык оялсак та, кызарсак та, авырсынсак та, берникадәр таптанып торсак та, бик теләп кабул итәр идек. Музейда бу экспонатны кем тапшырганы турында тулы мәгълүмат булачак.
Экспонатлар өч төп критерийга туры килергә тиеш:
1) ТАРИХИ. Һәр экспонат тарихи эчтәлекле булсын. Борынгы заманныкы гына димәгән, бер-ике ел элек кулланылыштан төшеп калган әйберләр дә кызыклы.
1) АРЗАН. Кыйммәт экспонатларны сатып алырга акчабыз юк, ә бушлай алырга намусыбыз рөхсәт итми.
2) КЕЧКЕНӘ. Әлеге дә баягы урын мәсьәләсе...
Менә беренче экспонатларыбыз: октябренок, пионер һәм комсомол значоклары, “Миллениум” пейджеры, такта чәй, борынгы тәңкәләр...
Билгеләнгән критерийларга, мәсәлән, түбәндәге экспонатлар да туры килер иде: диафильм тасмасы, «бубль-гум» сагызы, үтүк хәтле иске кәрәзле телефон, «Дэнди» картриджы, «Юпи» порошогы, 5,25″ дискетасы, тамагочи, күкәй җыючы «Ну, погоди!», ваучер, «Монтана» сәгате, тәңкәләр кошелегы, кубик-рубик һ.б.
Рәхмәт.
admin |
Иң күп укылган
|