28.07.2017 Мәдәният
Горур булып китте...
Кичә шомлы хәбәр килеп иреште. Татар эстрадасының кәккүге Әлфия Авзалованың кырыгын үткәргән көнне Хәния Фәрхи бакыйлыкка күчкән... Бу хәбәрнең дөреслегенә ышанырга теләмичә, җырчы Илназ Баһка шалтыраттык. Кызганыч, моңсу хәбәрне ире Габделхәй абый Биктаһиров раслаган икән шул.
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи туган ягына кайткан булган. Башкортстанның Тәтешле районында җырчының йөрәк өянәге кузгалган, хастаханәгә илтеп җиткерә алмаганнар. Гомеренең соңгы көннәрендә җаны туган якларына тартылган, күрәсең.
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров: “Аның туган авылы Салаюа беткән авылларның берсе иде. Туган авылын гел сагынып сөйләде, тарихын өйрәнәсе иде.
Башкорт авылы саналса да, бөтен кеше гел татарча сөйләште дип искә ала иде”, – дип сөйләде. Аптырашта калуын, фикер туплый алмавын әйтте.
Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов та көтелмәгән хәбәрдән тетрәнеп калган: “Өскә салкын су койган кебек булды бу хәбәр. Без бит аның белән иҗатташлар да, якын дуслар да булдык”, – диде дә, гафу үтенеп, сөйләшүне өзде.
Ул үзен “Татар җыры” фестиваленең ветераны дип атады. 15 “Алтын барс” сыны алган җырчыга быел икеләтә бүләк тә ясалды. Фестивальдә аңа “Алтын барс”ның беренче бүләге – алтын брошканы да бүләк иткәннәр иде. Хәния Фәрхи “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Кышкы чия”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә” кебек җырлары белән халык мәхәббәтен яулады. Аның репертуарында 300дән артык җыр бар. Язмыштан узмыш юк, сәхнәне гөрләтер чагында гомере өзелде. Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева әнә шул фикердә:
– Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә ышанасы да килми. Әле бит аның исеме шаулаган, рәхәтләнеп иҗат иткән чагы. Ничек гөрләп сәхнәгә килеп чыкты, шулай калды ул. Яшьләр күпләп сәхнәгә килеп торсалар да, берәү дә аңа күләгә төшерә алмады. Урыны оҗмахта булсын диясе генә кала...
Хәния Фәрхи “Бәйрәм” ансамбле белән үргә менде. Шушы ансамбльдә иң популяр дуэтлар туды. Газинур Фарукшин, Дәниф Шәрәфетдинов белән бергә җырлауларын сагынып искә алырга гына кала хәзер.
Иҗаты белән дә, холкы белән дә аерылып торды. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина әнә шул фикердә:
– Хатын-кыз җырчылар арасында иң популяры булды ул. Без аның белән бер сәхнәдә җырладык, бер чорда күтәрелдек. Хәтеремә аның матур сыйфатлары уелып калды. Кешелекле иде. Мин авариягә эләккәч, беренчеләрдән булып шалтыратып, Зөһрә апа, нинди ярдәм кирәк, тартынма, әйт, дигән иде. Бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәде. Һәрвакыт затлы булды. Сәхнәдә дә, тормышта да ихлас иде. Без, коллегалары аны бик хөрмәт иттек. Мәгънәле җырчы булды. Олыны – олы, кечене кече итә белде. Гадилеге белән аерылып тора иде. Бик зур югалту бу.
Моннан ике ел элек юбилей гастрольләрен оештырган иде ул. Концерт программасын “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам” дип атаган булган. Җырчы бер әңгәмәсендә, тормышта да, сәхнәдә дә шул Хәния мин, дигән булган. Ә бер әңгәмәдә: “Горур булып чыгасым килә. Кеше мине матди яктан да, гаилә ягыннан да кызганмасын”, – дигән булган. Горур булып китте. Үзе белән Җыр театры бинасын салу, татарча мюзикл кую хыялларын алып китте. Сүзебез рухына дога булып барып ирешсен, урыны оҗмахта булсын иде.
Хәния Фәрхине белән хушлашу шимбә көнне, 29 июльдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.