поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.12.2009 Бәйрәм

ТАТАРЧА ЯҢА ЕЛ!

2010 елга санаулы көннәр калды. Телевидение тамашачылар өчен һәрвакыттагыча берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар әзерләп куйды. Бәйрәм рухы – "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында!

21нче декабрь көнне Яңа елга багышланган махсус "Хуш киләсең!.." проекты башланып китте. 30нчы декабрьгә кадәр көн саен алып баручылар кунаклар белән бергә Яңа елны каршыларга әзерләнә. Ничек итеп бәйрәм табынын әзерләргә? Юлбарыс елын нинди киемнәрдән каршы алырга? Балалар өчен бәйрәм нинди булырга  тиеш? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез "Хуш киләсең!.." тапшыруын карагач табарсыз. Сүз уңаеннан, программада SMS юллап якын кешеләрне Яңа ел белән тәбрикләргә мөмкин. (SMS-котлауны 4448 номерына җибәрергә кирәк. SMS TNV сүзеннән башланырга тиеш.) Тапшыру 17 сәгать 55 минутта башлана һәм турыдан-туры эфирда эшли.

 

 27нче декабрьдә 13 сәгать 30 минутта турыдан-туры эфирга "Мәдәният дөньясында" тапшыруы чыгачак. Алып баручылар Гүзәл Сәгыйтова һәм Искәндәр Сираҗига кунакка татар сәнгатенең танылган вәкилләре киләчәк: актерлар, режиссерлар, җырчылар, музыкантлар... Кумирларны котларга телисез икән, (843) 570-50-75 телефонына шылтыратыгыз.

 

 28нче декабрьдә "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында - өр-яңа татар фильмының премьерасы. Ул "Ерактагы йолдызым" дип атала. Сценарий авторы – Халисә Ширмән. Режиссер – Нурания Җамали. Баш рольләрдә: Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, Ирек Баһман, Ләйсән Дусаева, Әсхәт Хисмәт һәм Алсу Әбелханова. Фильмның сюжет сызыгы әлегә – сер. "Тагын тамашачыларны елатабыз инде! – дип сөйли Нурания ханым. – Бик тә гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында безнең фильм". 3 серияле "Ерактагы йолдызым" картинасын 28, 30 һәм 31нче декабрь көннәрендә 19 сәгатьтә карагыз. Кабатлау – иртәнге сәгать 9да.

 

 31нче декабрьдә иртәнге сәгать 6да "Хәерле иртә!" тапшыруының бәйрәм чыгарылышы башлана. Тормыштан арыган Шаһ яшәеш мәгънәсен эзли. Аның барысы да бар, ләкин бер әйбер дә аның күңелен канәгатьләндерми. "Артык бай булу аркасында ул газап чигә, - дип көлеп сөйли сценарий авторы Айназ Галләмова. – Бәхет акчада да, акчаның күп булуында да түгел. Теләкләрең белән гармониядә яшәсәң генә бәхеткә ирешәсең. Безнең герой (аны Илдар Кыямов уйный) моны гүзәл Шәһрезадә (Фәридә Төхвәтуллина) әкиятләрен тыңлаганнан соң аңлаячак". Әлеге фәлфәси әкиятләрнең геройларын "Хәерле иртә!" тапшыруы алып баручылары һәм хәбәрчеләре уйный:  Гөлназ Рәхмәтуллина,  Люция Нотфуллина, Эльнар Яркәев, Роза Әдиятуллина, Резедә Кәримуллина, Ленар Исмәгыйлев һәм башкалар.

 

Балалар һәм яшьләр өчен эшләүче "Яшь ТНВ" телеканалы Яңа елны беренче тапкыр каршы ала. Бәйрәм уңаеннан яшь алып баручылар карнавал оештыра! Ул 14 сәгать 15 минутта "Хочу мультфильм!" тапшыруы белән башлана.

 

Яңа елның төп премьерасы – "Искитәрлек, гаҗәеп тамаша". Ул 6 сәгатьтән артык дәвам итәчәк, ә конферансье ролендә - Салават курчагы! "Салаваттан тыш безнең гаҗәеп тамашада Уитни Һьюстон, Максим Галкин, Верка Сердючка, Филипп Киркоров та катнаша, - дип сөйли Замирә Гәрәева, сценарий авторларының берсе. - Ә VIP-кунаклар, ягъни Дмитрий Медведев, Минтимер Шәймиев һәм Владимир Путин, тамашаны балконнан карап утыра". Бәйрәм концертында татар эстрадасының 50дән артык җырчысы чыгыш ясый. Ләкин биредә татар хитлары гына яңгырамый. "Безгә өч дуңгыз баласы җырын башкарырга туры килде, - дип көлә "Зө-Ләй-Лә" триосы солисткасы Ләйсән Мәхмутова. – Миңа калса, шактый актуаль тема: дуңгыз гриппы шаулый бит". Кичке 10да башланып китәчәк "Искитәрлек, гаҗәеп тамаша" кыска гына тәнәфес ясап иртәнге дүртенче яртыга кадәр дәвам итәчәк. Ә тәнәфес вакытында Татарстан һәм Россия президентларының Яңа ел котлауларын ишетергә мөмкин.

 

Ниһаять, гыйнварның 2сеннән 10ысына кадәр турыдан-туры эфирда "Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруы эшләячәк. Фәридә Төхвәтуллина котлауларны SMS аша да, телефон аша да кабул итә. Кыска хәбәрләр өчен номер – 4448. SMS TNV сүзеннән башланырга тиеш. Кесә телефоныннан - 07223, шәһәрнекеннән 8174 номерына шылтыратырга кирәк. Бәяләр турында мәгълүматны www.tnv.ru сайтында табарга мөмкин. "Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруы иртәнге сәгать 8дән 9га кадәр эшли.

 

Яңа ел бәйрәмнәрен "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе белән бергә уздырыгыз!



ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»