поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.07.2017 Могҗиза

Моңа иң зур галимнәр дә аңлатма бирә алмый

Табигатьтә бүген дә хәтта иң акыллы галимнәрнең дә башы җитмәслек могҗизалар бихисап. Менә шуларның берничәсе.

Шар формасындагы яшен
Аның турында барыбызның да ишеткәне бар. Кайсыберләрнең күргәне дә бардыр. Ул – шар формасындагы табигый электр разряды. Әмма галимнәр бу күренеш турында бернинди аңлатма да бирә алмый.

Җырчы комнар
Күп ком булган урыннарда, чүллекләрдә җил вакытында ком бөртекләре “җырлый” башлый. Барлыкка килгән көйләрне бер километр ераклыкта да ишетеп була. Алар төрле вакытта я көлгән, я елаган, яисә үксегән тавышларга охшаш төрле көйләр чыгара. Ни өчен һәм ни рәвешле комнан мондый тавышлар чыкканлыгы берәүгә дә билгеле түгел.

Хессдален үзәнендәге утлы шарлар
Шарлы яшеннәрдән аермалы буларак, галимнәр Норвегиянең Хессдален үзәнендәге утлы шарларны тикшереп карауга ирешкән. Нәтиҗәдә алар дистәгә якын энергетик укмашкан әйберләрне билгели алган. Болар – төрле зурлыкта булган, төрле тизлек белән хәрәкәт иткән һәм төсләрен үзгәртеп торучы утлы шарлар. Бүген бу урын үзенең билгесезлеге белән күпләрне җәлеп итеп тора.

Кыек урман
Ул Польшада урнашкан. Берничә йөз наратлы зур булмаган бу урман моннан 80 ел элек утыртылган. Хикмәт шунда: агачларның барысы да бормалы-сырмалы, туп-туры үскән бер генә нарат та юк. Урманның болай кыек булуына фаразлар төрле: кемдер табигатьнең гаҗәп күренеше дип саный, кемдер кешелек факторына сылтана, әмма фәнни күзлектән бу сернең чишелешен таба алмыйлар.

“Иблис чәйнүге” шарлавыгы
АКШның Миннесот штатында Брул елгасы ага. Кыяга җитәрәк ул икегә аерыла. Уң як агымы, кыядан агып төшкәннән соң, юлын дәвам итә. Ә сул агым тарлавыкка агып төшә һәм аның ары таба кая киткәнлеге – билгесез. Шуңа бу су иблискә чәйгә китә дип әйтәләр.

“Тавыш-тынсыз” яшеннәр
Венесуэлада Кататумбо елгасы Маракайбо күленә койган җирдә еш кына яшеннәр салютын күзәтергә мөмкин. Кайчакта сәгатенә ике йөздән артык яшен яшьнәвен күрергә була. Гадәттә, яшен вакытында без башта аның ялтыравын күрәбез, ә берничә секундтан тавышын ишетәбез. Әмма әлеге җирдәге яшеннәрнең тавышы юк.

Билгесез “желе”

Кайсыбер үсемлекләрдә гадәти дерелдәвеккә (желе) охшаш әйбер күрергә мөмкин. Бу күренешне 14нче гасырда ук исәпкә алганнар. Үтә күренмәле ябышкак материал берникадәр вакыт үтүгә билгесез сәбәпләр аркасында юкка чыга. Субстанциянең барлыкка килү сәбәпләре дә ачыкланмаган.


---
Өмет
№ --- | 27.07.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»