|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2017 Мәдәният
XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Время кино” IV Белем бирү форумы узачакXIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында дүртенче тапкыр “Время кино” Бөтенроссия форумы оештырыла. Фестиваль кебек үк, форум 5-11 сентябрьдә узачак. Лабораториянең төп мәйданчыклары – “Мир” кинотеатры һәм “Ногай” отеленең конференцияләр залы, шулай ук берничә чара Казан федераль университетының шоу-румында булачак. Форумны Кирилл Плетнев һәм Рубен Дишдишян (“Доктор Живаго”, “Золотая орда”, “Братья Карамазовы” телесериаллары) мастер-класслары ачып җибәрәчәк. Плетнев “Жги!” дип исемләнгән үзенең беренче тулы метрлы нәфис фильмын тәкъдим итсә, Дишдишян рейтинглы федераль каналларда фильмнарны таныту турында сөйләячәк. IV форум Россиядә һәм чит илләрдә кино күрсәтү үзенчәлекләренә багышланачак. Фильм тормышы – ул аны төшерү генә түгел, монда дистрибуция – промоушн, реклама, PR, фильмны таныту юлларын сайлау да керә. Фильмның кем/нәрсә өчен төшерелүен (фестивальләрдә күрсәтү, кинотеатрларда прокатка чыгару, телевидение аша күрсәтү, интернетта тарату) сценарий язу этабында ук хәл итү кулай. Теләсә нинди фильмның төп максаты – тамашачы алдына чыгу. Үз аудиториңне ничек табарга? Фильм резонанс кузгатсын өчен нишләргә? Яңа фильмның тамашачыга таба юлында иң “авырткан җирләре” нинди? IV “Время кино” форумында шул хакта сөйләшәчәкләр. Форумда Россиянең генә түгел, ә дөньяның танылган фильм җитештерүчеләре, кино прокатчылары спикер буларак катнашачак.Чакырылган продюсерлар һәм дистрибьюторлар (А.Шахрохи/Иран, А.Веебер/Эстония, О.Милли/Төркия, М.Вучкович/Сербия һ.б.) үзләренең илләрендә кино күрсәтү эшчәнлеге турында сөйләр. Россиядә кыска метрлы фестиваль фильмнарын прокатка чыгаруда әйдәп баручы, “Утопия Пикчерз” компаниясе белгече Мэри Юфит “Нигә әле Оскар түгел?” (“Почему бы не Оскар?”) дигән лекция белән чыгыш ясаячак. Ә Россия фильмнарын халыкара фестивальләрдә танытучы, “FestAgent” компаниясе җитәкчесе Иван Золотухин барлык яшь режиссерларны борчый торган “Нигә мине фестивальләргә алмыйлар?” дигән сорауга җавап бирер. Белем бирү форумының лекцияләре һәм мастер-класслары бихисап мөһим мәсьәләләргә багышланган: “Кыска метр утопиясе”, “Ни өчен мине телевизордан күрсәтмиләр?”, “Сценарий, сценарий һәм тагын бер кат сценарий”, “Generation P: пиар, алгарыш, провокация”. Шулай ук мастер-класслар белән продюсер, режиссер, сценарист Алексей Петрухин, “Кухня” сериалының продюсеры Руслан Татаринцев һ.б. чыгышлары көтелә. Форумда “Казан тәкъдир итү көне” узачак. Анда Татарстан режиссерлары үзләренең җитештерү процессындагы яңа проектлары турында сөйләячәк; чарада шулай ук язгы питчингка нәтиҗә ясалачак. Исегезгә төшерәбез, “Время кино” форумы яшь кинематографистлар өчен белем бирү мәйданы буларак ачылган иде. 3 ел эчендә форум шактый үсте һәм киңлекләрен зурайтты. 2017 еоның язында, III форумда, беренче тапкыр питчинг узды. Анда Татарстанның берничә проекты тәкъдир ителде. Шуларның берсе пост-продакшнга акчалата бүләк алды һәм тышкы чыганаклардан продюсерлык ярдәмгә ия булды. Язгы сезонның җиңүчесе башкарылган эш турында сөйләячәк һәм әзер фильмның өзеген күрсәтәчәк. “Гомумән, форум хәрәкәтчән, демократик һәм кызыклы булырга охшап тора, - дип бәяли аны XIII КХМКФ арт-директоры Альбина Нәфыйгова. – Монда тоташ белем бирү, “менә шулай эшләргә кирәк” дигән нәрсә генә түгел, ә күбрәк тәҗрибә уртаклашу, төрле регионнарның кино прокаты һәм промоушн технологияләре белән танышу, зур “түгәрәк өстәл” форматы булачак. Казан кинофестиваленең уникаль катнашучылар “география”се, киң һәм ныклы элемтәләре, яхшы тарихы бар. Өстәвенә, Казанның чикләнгән прокат тарихы, кыска метрны таныту тәҗрибәсе булган абсолют фестиваль продукты – “Мир” кинотеатры бар. Боларны берләштереп, күнекмәләрне һәм мөмкинлекләрне исәпкә алсак, үз белем бирү һәм индустриаль киләчәге булган, Россиянең фестиваль базарында тулысынча уникаль булган эшлекле мәйдан оештыру хакында кыю әйтергә була”. Форум турында тулырак “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемнән белергә була: vk.com/cinematime2017
--- |
Иң күп укылган
|