поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.07.2017 Җәмгыять

9 яшьлек кызны үлемнән коткарган Егор Дубровин: "Герой булырлык берни дә эшләмәдем"

Кешелексез, хиссез буын үсеп килә, дип ашыгыч нәтиҗә ясадык бугай. 17 яшьлек Егор Дубровин әле шушы көннәрдә генә моның киресен исбатлаучы батырлык эшләп, 9 яшьлек кызны үлем тырнагыннан коткарып калып, аның ата-анасын гомерлек хәсрәттән аралады.

Күп вакытта теге яки бу вакыйганың шаһиты булырга туры килгәндә, мин анда очраклы туры килдем, дибез. Ләкин, уйлап карагач, аның шулай түгеллегенә инанасың. Табигатьтә, чынлап та, сизелмәслек дәрәҗәдә безнең гамәлләр белән идарә итүче ниндидер көч барлыгына ышанып куясы килә кайчакта.

Дубровиннарның гаилә башлыгы Тимур эшкә барырга тиеш булса да, бүген көнемне балаларыма багышлыйм әле, дип, ял ала. Ике улы Егор һәм Глеб белән волейбол уйныйлар, кафега кереп пицца белән сыйланып алгач, шәһәребез күле янында ял итәргә киләләр.
 
Күпер өстенә җиткәч, яшь баласын коляска белән йөртүче Марина Сергееваның халыкны ярдәмгә чакырып, күлгә кереп киткән кызның су астыннан чыкмавы турында сөрән салуын ишетеп, Егор бер мизгел эчендә, киемнәрен дә салып тормыйча, ярдәмгә ташлана.
 
9нчы лицейның X сыйныфын тәмамлаган яшүсмер, якын-тирәдәге халык аңына килеп өлгергәнче, суүсемнәргә чолганып баткан кызның аңсыз гәүдәсен күл төбеннән өскә күтәрә. Ярга  чыгарышыр­га әтисе дә килеп җитә. Шунда ук беренче ярдәм дә күрсәтәләр: тез аркылы салып, йоткан суын чыгаралар. Кыз күзләрен ача һәм елап җибәрә. Ашыгыч ярдәм хезмәте дә озак көттерми, Лизаны табиблар күзәтүе астына, хастаханәгә алып китә.

– Герой булырлык берни дә эшләмәдем, – дип сөйли Егор үзе. – Бәлагә тарыган кешегә ярдәм итү табигый нәрсә. Мин моны хәтта инстинкт дәрәҗәсендә башкардым, дияргә була, уйланып та тормадым. Чөнки бу очракта бер секунд та хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Кирәк булса, кабат шулай ук эшләячәкмен, дип уйлыйм. Тик шундагы халыкның кызларның суга керүләрен, шуларның берсенең тирәнгә үк узуын тамаша кылып, берни дә эшләми торуы шаккатыра.

Чынлап та, шаккатыра. Ихтиярсыздан, ул пәнҗешәмбедә Дубровиннарны Ходай үзе йөрткәндер, дигән уй килә. Нәкъ шул урында, иң кирәкле моментында булырга кирәк бит! Геройның үзенә килгәндә – тыйнак егет. Беренче тапкыр аралашудан ук, төпле һәм конкрет сөйләве белән, соклану тудырырлык.  Ә энекәше Глебның абыйсы белән ничек горурланганын белсәгез! Хисләрен йөгәнләп тора алмый! Егорның үрнәге аның өчен менә дигән дәрес булып тора. Ул инде абыйсыннан калышмаска тырышачак. «Яхшылык – яхшылык тудыра» дигән әйтемнең нигезендә шул нәтиҗәле мәгънә ята торгандыр. Ата-ана шундый улы белән горурланмый кала аламы? Әлбәттә, юк! Бу хакта кычкырып әйтмәсә дә, Елена Дубровинаның улына баккан мәхәббәт тулы карашыннан бу ачык күренә иде.

– Егор кечкенәдән ярдәмчел, кешелекле булды. Спорт белән дә дус, футбол, хоккей белән шөгыльләнә. 3-4 яшендә йөзә белә иде инде. Әлеге вакыйгада битараф калмавы безне бик куандыра, димәк, тәрбиябез бушка түгел, – диде улы турында Елена. – Коткарылган кызның хәлен белергә хастаханәгә дә шалтыраткан идек, хәле канәгатьләндерерлек булу сәбәпле, өенә чыгарылган икән. Без ул кыз турында берни белмибез.

Менә шулай, җәмәгать. Гомереңне саклап калган кешегә дә рәхмәт әйтергә онытабыз икән без хәзер. Әгәр дә Марина ярдәмгә чакырып кычкыр­маса, Егор секунд эчендә карар кабул итмәсә – хәл бик аяныч буласы иде. Чөнки, иптәшләренең батуын тораташ кебек катып күзәтеп яр кырыенда басып торган дуслары да, «ул үлгәндер инде», дип нәтиҗә ясап карап торучылар да – бары тик шаһитлар. Егор Дубровин чынлап та – герой! Горурланабыз шундый яшьләребез белән. Афәрин! Медаль бирергә тиешләр дип тә ишеттек.

Су буйларында сак булсак иде. Һәр очракта да геройның туры килмәве мөмкин. Аллаһ сакласын.

yashel-uzan.ru


---
Матбугат.ру
№ --- | 26.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»