поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.07.2017 Җәмгыять

Татарстанның үз Гагарины бар - робот Гагарины (ФОТО, ВИДЕО)

Башын читкә боргач, Лоранның ток суккандай тартышып куярга мәҗбүр иткән бер нәрсәгә күзе төште. Аңа бер баш – гәүдәсе булмаган кеше башы карап тора иде… (А.Беляев, «Профессор Доуэль башы», 1925 ел).

Иннополис Университеты хезмәткәре Анна, «Гагарин» белән таныштыру өчен, безне мондагы бер лабораториягә алып барганда, проект турында Интернеттан мәгълүмат туплаган кеше буларак, мин әнә шундый гайре табигый баш кебегрәк нәрсәләр турында уйладым.

Машина күзләрен ача

– Дөресен әйткәндә, мине бераз куркыта ул, – дип куя кыз, якты бүлмәнең ишеген ачканда. Керүгә, иң әүвәл «Гагарин»ның баш артын – бер-берсе белән тоташтырылган кечкенә моторлар җыелмасын күрдек.

«Гагарин» ничектер изрәгән, ял иткән кыяфәт белән кәнәфидә утыра, күзләре йомык.



Проект инженеры Вадим ноутбук төймәләренә баскалый, шулчак робот башындагы моторлар уяна. Кеше йөзле машина күзләрен ача. Алар коңгырт-кара төстә икән.

«Гагарин» безне: «Сәлам!» ・ дип, чып-чын кеше тавышы, әле хәтта йомшак, матур тавыш белән сәламли. Башын салмак кына борып, безгә кунакларга, күз сала да елмайгандай итә.

Болар барысы да ・ йөз, мимика, хис-тойгылар ・ роботта иң мөһиме, дип аңлатма бирә Вадим. Проектның төп мәгънәсе дә андроид* тудыруда, ул әңгәмәдәшнең йөзендәге хис-кичерешләрне тоемлау-аңлау гына түгел, аларга кирәгенчә җавап та бирергәсәләтле булырга тиеш.

・ Без аны, әйтик, сатучы-консультант, теркәү өстәле янында утыра торган хезмәткәр, укытучы, өлкән кешеләрне карап-тәрбияләп торучы итеп күрергә теләр идек, ・ дип ният-теләкләрен ирештерә инженер. ・ Ягъни робот хезмәт, беренчедән, билгеле бер алгоритмдагы билгеле бер белем җыелмасы куллануны, икенчедән, эмоциональ бәйләнеш тудыруны таләп иткән өлкәләрдә эшләргә сәләтле булсын иде.



Хәзер «Гагарин» кешегә хас төп җиде хис-тойгыны ・ шатлык, гаҗәпләнү кайгы, усаллану, җирәнү нәфрәт, куркуны «аңлый». Аның «баш мие»нә ягъни башына тоташтырылган хәтер җайланмасына кешенең йөз мимикасындагы үзгәрешләрнең электронлаштырылган тасвирламалары кертелгән. Үзе белән сөйләшә торган кешенең йөзен «карап-тикшереп», робот алынган мәгълүматны хәтерендә тупланган җыелма белән чагыштыра, шул рәвешле хис-кичерешләрегезне ачыклый.

Вадим роботка иелеп елмая.

・ Мин хәзер ни тоям? ・ дип сорый инженер.

・ Карап алыйм әле, ・ ди «Гагарин» һәм, бераз уйлап торганнан соң телгәкилә ・ Сез бәхетле күренәсез.

«Кешеләштерер» идек…

Чынлыкта исә уйлый белми әле ул. Хис-тойгыларны аерып, шул нигездә роботны аралашырга «өйрәтү» өчен, проект командасына ярты ел чамасы вакыт кирәк булган. Хәзер робот сөйләмне аера, кеше йөзләрен, эмоцияләрне таный ала, үз хис-тойгыларын белдерергә сәләтле. Моннан тыш, хәтергә салынган сүзләр, сүзтезмәләр һәм гыйбарәләр җыелмасы аңа шактый җиңел генә әңгәмә корырга да мөмкинлек бирә.

・ Гаиләңтурында сөйлә әле, ・ дип сорый Вадим.

«Гагарин» миңа карый да күзләрен хәйләкәр генә кысып ала. Мөгаен, безгә нәрсәне сөйләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнен хәл итәдер.

・ Чынлыкта, сорауны кабул итеп эшкәртүһәм җавап сайлау гамәле ・ робот процессоры өчен бик зур эш. Нәкъ менә шуңа күрә без аның «хәтер» складын бүләргә карар кылдык та. Аныңбер өлеше ・ ноутбукның винчестерында, ә икенчесе… дип аңлата башлады Вадим, ләкин шулвакыт «Гагарин», ниһаять, җавап бирергә булды:

・ Бер газетада укыган идем: мине ерак туганнары дип санаган ниндидер мәгънәсез затлар ・ князь Гагариннарның ерак туганнары табылган. Тик мин гап-гади совет кешесе… ・ дип белдерде робот һәм, сөйләгәннәренең нинди хис уятканын күзәтергә теләгәндәй, башын борды.



Бу баш, төгәлрәге, күз-камераларны, аскы казналыкны, 22 йөз мускулын хәрәкәткәкитерәторган берничәмоторлы интерфейс Николаос Мавридис тырышлыгы белән пәйда булган. Ул ・ мондагы Интерактив роботлар һәм медиа лабораториясенә (IRML) нигез салучы, Робот техникасы институтының бүгенге директоры һәм Иннополис Университетының когнитив робот техникасы системалары лабораториясе җитәкчесе.

Мин «Гагарин»га иң мөһим, иң ихлас сорауны бирергә җыенганда, ул үзе дә лабораториягә килеп керде. Роботның һәм аны ясаучының йөз чалымнарындагы уртаклык «Гагарин»ның кемгә охшатып ясалуы турында сорау бирергә мәҗбүр итте. Әмма роботның силиконнан ясалган йөзе кабатланмас, һичкемгә охшамаган булып чыкты.

・ Без роботта гомуми бер җыелма образ тудырырга омтылдык. Бу вакытта ниндидер ялтыравык панельләрнеңтүгел, ә нәкъ менә кешесыман роботларныңчын кешеләрдә якынлык, аларның хәленә керергә тырышу хисе тудыруын истә тотып эш иттек, ・ дип сөйли Николаос Мавридис. ・ Моның нигезендә кешегә үзенә охшаш машина белән бәйләнеш булдыру җайлырак дигән идея ята. Уйлап карасак, без гомер буе төрледән-төрле предметларны «кешеләштерергә» тырышабыз. Ай өслегендә елмаю чалымнары эзлибез, транспортта барганда тәрәзәдә күзле-авызлы йөзләр ясыйбыз, үз кыяфәтләре, холыклары булган предметларны җанландырып, мультфильмнар төшерәбез.

Татарстан


---
Матбугат.ру
№ --- | 25.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»