|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2017 Мәдәният
Илфак Шиһаповның мирасы татар әдәбияты тарихына кереп калачакИлфак Шиһаповның танылган язучы булып китәргә мөмкинлеге зур булган, әмма аны шоу-бизнес үзенә йоткан. Язучы, шагыйрь һәм драматург, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде. “Мин аны чыннан да олы язучы булып китәр, дип уйлаган идем. “Татарстан яшьләре"ндә “Акка кара белән” сатирик бәянын егылып укыдылар бит. Юморескалары, хәтта мәкаләләрендә дә сатирик алымнар, образлы тел, татарча тел үткенлеге дип әйтик инде, хас иде. Илфак, үзе дә сизмәстән, шоу-бизнеска кереп китте. Ул акчалы өлкә бит. Акчалы гына түгел, кеше шоу-бизнеска бер кереп китә икән, чыгуы бик авыр. Илфак мавыгучан кеше иде. Башта Илсөяне чыгарды, аннан соң тагын яңа проектлар. Бу өлкәдә аның төп уңышы – Илсөя Бәдретдинова. Чөнки аның үз таланты да бар. Ул - талантлы хатын. Чөнки бизнес бит ул - һәрвакыт табышка омтылу, байлык туплау, югыйсә аның мәгънәсе булмас иде. Кешегә икенең берсен сайларга туры килә. Ә ул өлкәгә китәсең икән, поэзия сине ташлап китә”, - дип сөйләде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә.
--- |
Иң күп укылган
|