поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.07.2017 Шоу-бизнес

Элвин Грейның әнисе: “Улыбыз рәхәтләнеп елады” (ФОТО, ВИДЕО)

Популяр җырчы Радик Юльякшин турында матбугат чаралары күп яза. Әңгәмәләре дә еш басылып тора. Ләкин адәм баласын әнисеннән дә яхшырак белүче кеше юктыр. Шуңа да улы, аның балачагы турында күбрәк белергә теләп, Нәфисә апа Юльякшина белән элемтәгә кердек.

– Нәфисә апа, Радик тугач, нинди хисләр кичердегез?

– Хатын-кызның ул мизгелләре мәңге онытылмый торгандыр. Кызым Регинаны төнгелеккә алып китә торган булсалар, Радик һәрвакыт минем белән булды, янымда гына йоклады. Аннан шунысы исә: ул туган көнне ишеп-ишеп яңгыр яуды һәм бер атна туктамады. Өлкәннәр “елак бала булыр бу” дип әйтә иделәр. Бертуктамый елавына аптырагач, хастаханәдә дә ятып чыктык. Шунда табиблар: “Елаган баланың үпкәсе зур була. Менә күрерсез әле, улыгыз җырчы булып куймагае”, – дигәннәр иде, юраганнары юш килде бит.



– Елаудан кайчан туктады соң Радик?

– Бер яше тулганчы рәхәтләнде әле ул елап.



– Җырга булган сәләтен кайчан күреп алдыгыз?


– Теле ачылып өлгергәнче үк “Аманай” дип җырлап йөри башлаган иде инде ул. Табибларның “Җырчы булыр” диюләре әтисенә бик ошаган иде. Хәтта ничектер горурланып йөрде. Бераз үсә төшкәч, Радик уен кораллары белән кызыксына башлады. Башта үз теләге белән курайда уйнарга өйрәнде, 7нче сыйныфларга җиткәч, баян белән кызыксына башлады. Ләкин аны алыр өчен акчабыз юк иде. Чөнки әтиләре ул вакытта бик каты авырый башлады, өйдә генә утырды. Ләкин ничек итсә итте, танышлары аша баян юнәтте. Кызганыч, улыбызга соңгы бүләге дә шул булды…

 

#Мама

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music) Фев 8 2017 в 4:15 PST

Радик музыка училищесы каршындагы баян түгәрәгенә йөри башлады. Иң кызыгы — ул уен коралларында ноталарга карамыйча гына уйный иде. Ә ул түгәрәктә нота белмәсә, бала белән алга таба шөгыльләнмиләр. Шуңа да анда йөрүне туктатырга туры килде. Мәктәптә укыганда нинди генә музыкаль чара узмасын, Радик башлап йөрүчеләрнең берсе булды. 10нчы сыйныфта укыганда беренче альбомы чыкты. Шул ук елны Финляндиягә музыка фестиваленә барып, дәртләнеп кайтты. Ул вакытта ук аны йоклатып булмый иде: төне буе җыр язып чыкты. Хәзер дә шулай.



– Радик җырлаудан тыш, ир-егетләргә хас физик эшләрне беләме соң?

– Ирем балта остасы иде бит. Радикны да агач эшенә өйрәтеп калдырды. Улым үзенә компьютер өстәлләренә кадәр ясады. Хәзер дә берәр әйбер ватылса, тиз арада төзәтә дә куя. Кулы андый эшкә ятып тора. Кечерәк вакытында әтисенең киемнәренә апликацияләр ябыштырып, әллә нәрсәләр кыландыра иде.



– Күп кенә интервьюларында Радик сезнең белән концертларда йөрүнең плюслары турында сөйли… Һәрвакыт улыгыз янәшәсендә булу үзегезгә дә рәхәттер?

– Әлбәттә. Авырган вакытлары да була бит инде. Андый вакытта шәфкать туташына әйләнәм. Уколларын да үзем ясыйм. Радикның костюмнарын карап тору да минем өстә. Өйгә кайткач, тегәсен – тегәм, юасын – юам. Төркемдәге егетләргә дә кулдан килгәндә ярдәм итәм. Әлеге эшләр минем өчен ял гына. Рәхәтләнеп йөрим гастрольләрдә.

Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА, Сабантуй

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 24.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»