|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда дүрт яшьлек кызчыкны МЧС коткарганӘлмәттә дүрт яшьлек кызны балкон козырегыннан алганнар. Кичә кичке сигезләр тулып килгәндә 112 службасына әлмәтлеләр шалтыратып, Төзүчеләр проспектындагы 47 нче йортның бишенче кат балконы козырегында бер кыз бала басып торуын әйтәләр. Шунда ук урынга коткаручылар бара. Алар арадаш балконнан альпинист җайланмасы белән күтәрелеп, кызчыкны фатирга тартып төшерәләр, дип яза Әлмәт таңнары. Балага зыян килми. Ул кайтып җиткән ата-анасы кулына тапшырыла.
--- |
Иң күп укылган
|