• 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Апрель Эльнар Сабирҗанов
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Миләүшә Сибгатуллина
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • Казаннан ерак түгел Биектауда дача сатыла. 10 сутый җире, өе, агач-куаклары бар 8-98-72-976-453
  • Апас районы Каратун станциясендэ барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир сатыла .Бэясе 500 мен сум Якында гына мэктэп, балалар бакчасы, кибетлэр.Тулырак мэгьлумэт 89272488945 телефон номеры аша шалтыратып белешергэ була .
  • Казанда дубравная,проспект,горки,суконный,аметьево тирэлэрендэ бер булмэле квартир яки булмэ снимать итэм.(8000-12000сум га кадэр бэядэн)тэртипле татар кызы.эшлим.тиз арада собственниктан кирэк.89050393621риэлторлар борчымаса иде.
  • Казан, М.Гафури урамында урнашкан тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Холодильник, кер юу машинасы, шкаф, диван, телевизор бар. Якында гына автовокзал, институт. Уртача бэя. 89172696290
  • Салават күперендә 1 бүлмәле фатир арендага бирелә, озак вакытка 89503281017
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181

 

 

 
Архив
 

 

25.12.2009 Мәдәният

ШИГЪРИЯТ ТЕРӘҮЛӘРГӘ МОХТАҖ ТҮГЕЛ

Ркаил Зәйдулла – талант. Беренче карашка үзсүзле, кызу канлы, кырыс булып күренсә дә, аның бу мишәрлек холкын саллы иҗаты күмеп китә. Милләт бөтенлеге өчен үткен каләм белән көрәшү һәм гасырдан килгән тарих дисбеләрен җыю өчен нәкъ менә шундый холык-фигыльгә ия булырга кирәктер бәлки. Дөрес, милләт өчен тун астына яшеренеп көрәшүчеләр дә җитәрлек анысы. Әмма Ркаил Зәйдулла андыйлардан түгел. Күрәсең, аның иҗатын кабатлау өчен "мәгарә"дән гасыр ташын эзләргә, "ташка башны орып" карарга, "татар җанының биеклеген" аңлый белергә кирәктер.

– Гадәттә бездә иҗат әһелләренең 50 яки 60 яшьлек юбилейларын бәйрәм итәргә күнегелгән. Сезнең әле түгәрәк юбилейга ераграк. Камал театрында узачак кичәгезне иҗат тавына менеп җитү ноктасы дип бәяләргәдер, мөгаен...

 

– Камал театры директоры Шамил Закиров, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев –  поэзиягә мөкиббән киткән кешеләр. Шуңа күрә алар театрның кече залында ай саен шигырь кичәләре үткәрмәкче булалар. Бу бик тә изге ният. Күптән түгел булып узган Дәрдемәндне искә алу кичәсендә, сценарий авторы буларак, бер эпизод керткән идем. Исмәгыйль Гаспралы Казанга килгәч, әдәбият кичәсе үткәрергә җыена. Кунакханәдән бер залны арендага ала. Татар кешеләре килсен дип афишалар да тарата. Менә шул кичәгә бары тик өч кеше генә килә. Алары да икесе Оренбургтан, берсе Кавказдан була. Бәлки Исмәгыйль әфәнде афишага җырчыларны да язса, Казан татарлары күпләп килгән булыр иде. Бүген дә шундый ук вәзгыять хөкем сөрә. Шагыйрь үзенең иҗат кичәсен үткәргәндә, халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен, берничә җырчыны чакыра. Моннан баш тартырга кирәк. Бу әдипнең шигырь көченә ышанмаудан киләдер, бәлки. Гомер-гомердән шигырь яратучылар күп булмаган. Моның өчен образлар телен аңларга, сурәтләү фикеренә ия булырга, гомумән, яшьтән шигъри тәрбия алырга кирәк. Шигырь сөюче шагыйрьнең автордашы булырга тиеш. Шуңа күрә җырчылар чакырмыйча гына кичә үткәрәсе килә иде. Чөнки җырлар белән кичә ярымконцертка әверелеп, тамашачыны поэзиядән читкә тайпылдыра. Мине залның тулы булу-булмавы артык борчымый да. Бу җәһәттән бөек немец композиторы Рихард Вагнерның сүзләрен искә төшерәсе килә минем. Ул опера язган вакытта немецлар да профессиональ сәнгатьне бик аңлап бетермәгәннәр, күрәсең. "Әгәр залга өч алман кереп утыра икән, операны уйнарга була", –  дигән композитор. Миңа калса, шигърият тә бернинди терәүләргә мохтаҗ түгел.

 

– Ркаил Зәйдулла – шигърияттә "пәйгамбәр", бүгенге әдәбиятта аның иҗатына тиңнәр юк, поэзиянең тоткасы, дигәннәрне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмнәрдән соң бунтарь шагыйрь сез генә калдыгыз дип әйтергә җирлек бардыр...

 

– Пәйгамбәр –  зур сүз ул. Мин үземне андый бөеклеккә ирештем дип санамыйм. Гомумән, Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң башка пайгәмбәр булмаган бездә. Ә шигърият тарихына күз салсак, Тукай, Такташ поэзиягә яшьтән килеп кергәннәр һәм шул вакытта танылганнар да. Алар бу дөньяда яшьли вафат булганнар, әмма үз сүзләрен әйтеп киткәннәр. Дөрес, олыгайган көндә дә яшьлек кимәленнән төшмәгән өлкән шагыйрьләр бар. Беләсезме, өлкәнәйгән саен бунтарьлык арткы планга чигенә, шагыйрьнең иҗаты тирәнәюгә таба барадыр, мөгаен. Шуңа күрә мине хәзер бунтарь дип атау дөреслеккә үк туры килеп бетмидер.

 

– Марсель Гали, Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллалардан соң шигъриятнең шәҗәрәсе өзелеп калган кебек иде. Әмма соңгы елларда "Яңа дулкын " дип аталган шигъри агым барлыкка килде. Алар –  үзгәртеп кору чорында тәрбияләнгән яңа буын. Димәк, шигърияттә буын алышыну өчен тарихның үзгәреш кичерүе зарур.

 

–  Шигърият тарихына карасаң, буыннар егерме ел саен алышынып торган. Әмма бездән соң да Рөстәм Сүлти, Рәмис Әймәт, Фәрит Гази кебек талантлар пәйда булган иде. Күрәсең, үзгәртеп кору җилләре комачаулагандыр, шул айкалыш-чайкалыш вакытында алар үзләренең талантларына хас сыйфатларны ачып бетерә алмадылар. Ә бүгенге буын, чыннан да, талантлы шагыйрьләргә бай. Кече сәхнәдә аларның да иҗатларын күреп булачак әле.

 

–   "Ркаилгә хас тыйнак кыскалыктан туган әдәби төгәллек, подтекстка төеп тутырылган фикер тыгызлыгы... Кем ярыша ала бүгенге татар прозасында Ркаил Зәйдулла белән?" –  дигән иде танылган язучы Миргазиян Юныс. Чыннан да, татар әдәбиятында сезнең кебек хикәя осталары бик күп дип әйтмәс идем. Ни өчен бездә хикәя жанры аксый? Сәбәбе нәрсәдә?

 

–  Хикәя –  прозада шактый катлаулы жанр, чөнки кыска ул. Шушы кыскалыкта аның үз кысалары бар. Фикерне белдерү, образлар тудыру – шактый катлаулы хезмәт. Бездә тагын бер күренеш яшәп килә. Хикәя генә язган әдипне чын прозаикка санап бетермиләр. Әгәр прозаик буласың килсә, кирпеч калынлыгы роман язарга тиеш, дигән совет заманыннан калган стереотип яшәп килә безнең халыкта. Ләкин, миңа калса, көпшәк роман язганчы, җыйнак, берничә агымлы хикәя язуың күпкә отышлы дип уйлыйм. Ә соңгы елларда хикәя язучыларның саны күбәя башлады. Чөнки "Казан утлары", "Сөембикә", "Идел" журналларында хикәяләр конкурсы булып узды. Бу яхшы күренеш.

 

– Минем бу очракта поэзия белән прозаны чагыштырып әйтүем. Шигырь язучылар шулкадәр күп бит бездә. Эте дә, бете дә шигырь яза башлады.

 

– Нинди генә чорны алсаң да, бездә гомер-гомердән шигырь язучылар күп булган. Әмма аларның күбесе чын шигырь түгел бит. Гадәттә аларның эчтәлеге, авылны,    әнине    сагындым,    дигән сүзтезмәдән генә гыйбарәт. Хикәяләрнең дә язмышы шундыйрак. Мин әйтеп киткән бәйгеләр шактый хикәяләр тууга сәбәп булды. Бигрәк тә хатын-кызлар арасыннан Рәмзия Габделхакова, Фәйрүзә Җама-летдинованың хикәяләре ошый. Безнең атаклы хикәяче Мәгъсүм Хуҗин бар иде. Ләкин аны зур язучы итеп күтәрә алмадык. Югыйсә ул бик тә талантлы хикәя остасы иде. Далаларда бар бит әле нәрсә күрде, шуны җырлап утыра торган халык.

 

Татар прозасы күп вакыт шундый халәт кичерә. Әмма чын әдәбият андый була алмый.

 

–  Кемдер милләт өчен мәйданга чыга, кемдер мөнбәрдән нотык сөйли, кемдер матбугаттан үз сүзен әйтеп калырга ашыга. Сез дә сүзегезне һәрвакыт матбугатта белдереп торасыз...

 

–  Язучының эше –  иҗат итү. Идеалда һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Бездә алай гына булмыйдыр, мөгаен. 90 нчы елларда митинглар атна саен, хәтта һәр көн булды. Анда чыгыш ясаучылар арасында безнең язучылар бик күп иде. Язучы эш бүлмәсендә әдәби эстетик кыйммәткә ия әсәрләр тудырырга тиеш, дибез. Әмма аларның мөнбәрләргә менеп үз сүзен әйтүе, милли агымга кереп китүе мәйдан тотучыларга кытлыктан килә, күрәсең. Бу да табигый. Гомумән, иҗат ул язучының дөньяны танып белүенә дә бәйле. Татар әдипләренең иҗтимагый тормышта катнашуы борын-борыннан килә. Мин инде тарихка кергән каһарман затларыбызның исемнәрен санап тормыйм. Алар безнең һәммәбезгә дә мәгълүм.

 

–  Сезнең эссе һәм хикәяләр тупланган "Ташка ордым башны"китабыгызны укып чыктым. Менә шунда: "Татарның пары бәхәсләшкәндә үк чыгып бетә", –  дип язасыз. Безнең халык шулкадәр мескен кебек тоелды миңа. Мин сезне бәхәсләшкәндә пары чыгып бетүчеләр төркеменә һич кенә дә кертмәс идем.

 

–  Пар чыга инде ул. Гомумән, безнең татар күп сөйләргә ярата. Ләкин шул сүзен гамәлгә ашырырга еш кына оныта. Пар чыга, ә хәрәкәт юк. Бу уңайдан латин имлясына күчү шаукымын искә төшерәсе килә. Миңа шул вакытларда Фәннәр академиясендә, Язучылар берлегендә узган җыелышларда да катнашырга туры килде. Галим-голәмә, язучыларның   сөйләшүе   төрек   әлифбасына күчәргәме, яңа имляны кабул итәргәме дигән бәхәстән ары узмады. Әгәр шул вакытта нинди имляга күчүебезне хәл итсәк, ул тормышка ашачак иде. Дөрес, бу бәхәсне куертып, татарның латин имлясына күчүенә каршы махсус тырышучылар да булды. Без исә шул "тырышучылар"ның кубызына биеп, имлядан бөтенләй коры калдык. Ни кызганыч, шул каршы төшүчеләр арасында укытучылар бик күп булды. Югыйсә өйрәнергә кыен да түгел иде бит. Алар үзләренең меркантиль мәнфәгатьләре аркасында кабул итәргә теләмәделәр. Укытучылар милләтнең рухын саклап калудагы иң зур көч ләбаса.

 

–  "Нигә бүген бөтен дөнья Гарри Поттерга ябышты? Әкият җитми балаларга ... һәм үзебезгә дә!" Бу сезнең "Китап белән хушлашу" эссесыннан бер өзек. Бүген китап укымыйлар, дип зарланабыз, яшьләрне сүгәбез. Ә бит китаплар чыгып тора. Бәясе дә очсыз. Мәсәлән, сезнең китапның берсен 25, ә икенчесен 35 сумга сатып алдым. Китап укымауның сәбәбе нәрсәдә? Балалар нигә Гарри Поттерны укый?

 

–   Әгәр китап кыйммәт булса, татар аны алмаячак, дигән шик яшәп килә бездә. Ләкин китап яратмаган кеше бөтенләй бушка бирсәләр дә алмый аны. Татарстан китап нәшриятында китап чыгарасың бит инде. Гонорар хисабыннан китапның күп өлешен синең үзеңә бирәләр. "Ташка ордым башны" китабын да миңа гонорар рәвешендә түләделәр. Телимме-теләмимме – үземә сатарга туры килде. Бер җитәкчегә мөрәҗәгать иттем. Бәясен 35 сум дигәч, аптырап калды бу. "Кит инде, мин синең иҗатыңны алай арзан бәяләмим, әйдә, 300 сумга алам", – ди. Әгәр кеше китапны укыйсы килә икән, ул аны нинди бәягә булса да юнәтә. Бүген халык, бигрәк тә балалар китап укырга яратмый, дип зарланабыз бит инде. Әдәби әсәрләр укуны компьютер, телевизор алыштыра, дибез. Әлбәттә, монда хаклык бар. Ләкин укырлык китап та язарга кирәк. Гаепне укучыга, халыкка сылтау җиңел ул. Мәсәлән, мин улыма безнең нәшриятта чыккан китапларны алып кайткан идем. Әмма ул аларны артык гади дип саный. Өч көн эчендә Гарри Поттер турындагы кирпеч калынлыгы китапны укып чыкты. Балалар гына түгел, бу китапны бөтен дөнья укый. Димәк, аның сере бар. Әлеге китап инглиз әдәбияты үрнәкләрен сыйдырган. Күрәсең, шундый мавыктыргыч, мәгълүматка бай әсәрләр тудыра алмыйбыз. Бездә бит шулкадәр бай тарих, фольклор бар. Әлифбаны карагыз әле сез?! 1951 елдагы машиналар, кер юу өчен сырлы бәләк рәсемнәре төшереп куйганнар. Боларны авылда хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың бит. Баланы җәлеп итәр өчен дәреслекләрне яңартырга кирәк. Менә кайдан башлау мәслихәт. Гомумән, белгечләр, бала 12 яшенә кадәр әдәби әсәр укырга өйрәнми икән, бик сирәкләре генә китап дөньясына кереп китә, дип исәпли. Хәтерлим әле, 7 сыйныфта базга бәрәңге салганда да бер-ике бит китап укып ала идем. Фанатикларча китап укырга яраттым. Кызганыч, бүген язучылар арасында китап түгел, матбугатны да укымаучылар бар. Ә без монда халыкны сүгеп ятабыз.

 

– Ркаил абый, сез шигырь, хикәя, пьесалар гына язмыйсыз. Күп кенә кичәләрнең сценарий авторы буларак та мәгълүм. Болар иҗатка комачауламыймы?

 

– Комачаулыйдыр инде. Минем яшьтә язучы өендә утырып кына иҗат итәргә һәм аның язганы гаиләсен туендырырга җитәргә тиеш. Бу –  хыял гына булып калыр инде. Чөнки иҗат белән генә шөгыльләнеп, гаиләңне туендыру мөмкин эш түгел. Әлеге чараларга сценарий язуны мин әдәби процесс дип кабул итәм. Бик күп язучыларның кичәләрен уздырырга туры килде. Әйтик, Дәрдемәнднең иҗат кичәсен уздырганда үземә ниндидер эстетик ләззәт алдым. Мин моны иҗатымның бер өлеше дип карарга күнеккән.

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 257 | 25.12.2009
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№18 (771947) / 29.05.2011 10:50:44

P.S.: Заманында мин фәкыйрегезгә дә татар шигъриятенең бер тере классигы янәшәсенә басып картычкыга төшү бәхете тигән иде... Шул сурәттәге биш-алты әдәбият көнлекчеләренең сүзенә караганда мин \"юләр булдым\".
Чөнки шушы әдәби очрашуны әзерләүдә катнашканда, әлеге классикның Тукай турындагы дүртъюллыгын укыганнан соң бу язучыдан күңелем кайткан иде. Ә ул шушы сәбәптән чыкты: 1912 елның көзендә, үләчәген инде тәгаен белгән каты авыру Габдуллабызны, төрки-татар дөньясындагы бердәнбер, иң яхшы Коръән тәфсирчесе Муса хәзрәтләре Биги үзенә кунакка чакырган мәлне фантазияләп язылган иде әлеге дүртюллыкта... Бу акылыма сыймады: \"ничек иттереп инде иҗатының иң югары кимәленә ирешкән шагыйрь, үләре алдыннан гына А.С.Пушкинның кара савытына урлап кына каләмен мансын!”-ди...
Моннан соң әдәбият күгенә төшерергә керешкән сызынтыларымнан (штрихларымнан) сәгате-минуты белән баш тарттылар. Шул рәвешле абзагыз үзен-үзе татар әдәбиятны бөекләренең химаясеннән мәхрүм итте. Чөнки әдәбият мәйданына чыгу өчен дә, камунистлыкка кергәндәге шикелле, язучылар берлеге әгъзалары тарафыннан ким дигәндә ике рекомендацияңнең булуы кирәк иде. Төрле яктан терсәкләр хәрәкәткә килде - маңгай күпте, авыз-борыннан кан китте... Данлыклы совет әдәбиятының кухнясында, 70-80-нче елларда шушы яшь буынны шушы рәвешчә әзерлиләр иде.
Ә күпме талантны әдәбият кырын саклауы бурзайлар талап үтерде: Фаил Шәфигуллин, Хәсән Сәрьян, Мөхәммәд Шәйхи...-сүндерелгән йолдызлар иде ич!..
Әмма әле дә яхшы тешләшәм бугай!..
(Татфаклар мәрткә китмәгез, сезгә \"менә!\" дигән өзәңгеләр, гафу, шпоралар! - Исмәгыйл абзагыз булыр бу).

№17 (771825) / 27.05.2011 21:31:36

Саекмаган эле татар экияте...
http://www.kitap.net.ru/nurullin/2.php

№16 (771770) / 27.05.2011 14:49:07

Цитат Ркаилдән:
\"Гаепне укучыга, халыкка сылтау җиңел ул. Мәсәлән, мин улыма безнең нәшриятта чыккан китапларны алып кайткан идем. Әмма ул аларны артык гади дип саный. Өч көн эчендә Гарри Поттер турындагы кирпеч калынлыгы китапны укып чыкты. Балалар гына түгел, бу китапны бөтен дөнья укый. Димәк, аның сере бар. Әлеге китап инглиз әдәбияты үрнәкләрен сыйдырган\".
Мишәр мондый мескен булмас иде могаен...
Һарри Поттер кем ул? Ялтыравык катыргыга тышланган әмрик шарлатаны гына түгелме соң? Һәм аннан ни акылга, ни хискә... Әгәр дә кеше юниверне тәмамлаганда диплом эшен татар корифейларының күләгәсенә сыенып бармактан суырып язса, ул кеше өч буын дәвамында зыялы - үз милләтенә мөкиббән һәм мәмнун бала һәм оныклар тәрбияли алачакмы? - Һич юк!..
Миңа үз гомеремдә, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев кебек әдипләребезгә тәлинкә тотып \"кеше рәтенә кергән\" дистәләрчә әдәбият кәсепчеләре белән маңгайга терсәк бәрелешергә насыйп булган иде. Андыйлар тәкеллефсез, андыйлар кемне дә таптап узудан тайчанмыйлар.

№15 (31449) / 28.12.2009 15:48:59

Тел кычыта инде, әйтмим әле булы берни
нигә әйтмисең! ошый,ошамый белән синең "лаеклы" бәяң булмагач матбугат что- то не то? Миңа Малевичның Черный квадраты ошамый мәсәлән ләкин ул шедевр булып исәпләнә! иҗат кешесенә, бер шигыре ,бер картинасы бер әдәби әсәре ошамаганга карап кына шундый сүз сөйләп буламы Иркә?
Синең үзеңә дә шулай әйтүләре мөмкин.син үзеңне бөтен кешегә ошыйм дип уйлыйсыңмы? Характерың бер дә йомшак кебек түгел. Артык чүп сүзләреңне үзеңдә тотсаң да ярар ханым!

№14 (31445) / 28.12.2009 14:50:39

Ркаил чыннан да талант инде. Анын "Ташка ордым башны" китабын укып чыктым. Бездэ шундый фикерлэучелэр куп булсын иде эле ул.

№13 (31427) / 27.12.2009 23:13:07

Эте дә, бете дә шигырь яза башлады.

Эте кем дә.,бете кем Алсу туташ?конкретрак?
шигыр язып карау теләге бар иде миндә дә . бетте. сүрелде. беткә әйләндерәчәкләр икән.

№12 (31425) / 27.12.2009 23:00:50

Илфат тотынгач Б.Г.бабай да хәрәкәткә киләчәк бераздан.

№11 (31424) / 27.12.2009 22:54:57

Соңгы арада Ркаил бик активлашты...Тукай бүләге кампаниясен башлады бугай.Бирсен Ходай.Әмма чама хисен генә онытып җибәрмәсен иде.

№10 (31331) / 27.12.2009 00:24:07

Тел кычыта инде, әйтмим әле булы берни дә)))))

№9 (31319) / 26.12.2009 16:06:42

Админ дус, Борчылмаучыны бозу егетлек тугел инде...
Эллэ нэрсэ эйтмэгэн иде ич, хэркем белеп торган тормыш хакыйкате. Ркаилнен Ркаиллеген бозардай тугел...

№8 (31315) / 26.12.2009 14:45:20

О-о, админ!
Демократия хэм суз ирегенен чын урнэген курсэткэнсен син монда... каршы фикерне сортеп. Ркаил З. турында башкача сойлэргэ ярамыймыни инде? Башка фикер кабул ителми, димэк? Хэтта монда да? Афэрин!

Вообще-то, нэкъ шулай булыр дип уйлаган идем инде.
Шту сез... Ркаил эфэндегэ каршы сойлэу... Элбэттэ, сортелергэ тиеш.
Башкача булуы момкин тугел.
Просто момкин тугел.
Ул бердэнбер хэм боек. Кабатланмас хэм гузэл.
Бусын сортмэссен бит инде?

№7 (31295) / 26.12.2009 10:23:30

Алсу, каләмең бар, әмма кайчак
фикерләреңне төгәлрәк аңлату өчен
бераз уйлану җитми. Ашыгып язасың
микән? «…Мишәрлек холкын саллы иҗаты күмеп китә…»
«…Мишәрлек холкын саллы иҗаты аклый» аңлашыла төшә бит.
Ә болай, бик әйбәт язма, кызыклы кешеләр турында киләчәктә дә яз!

№6 (31293) / 26.12.2009 10:16:08

коллык психологиясе турында беренче тапкыр әлеге дә баягы З. Хәким күтәрде түгелме соң? ((хәтерем ялгышмаса билгеле)

№5 (31292) / 26.12.2009 10:03:31

Татарга көн үзәгендә торган мәсьәләләрне күрүче,чишелешен билгеләүче публицистларга да ихтыяҗ зур. Ркаил Зәйдулла берчак, ВТда, «коллык
психологиясе» хакында зур күләмле язмасы белән шатландырган иде. Шуннан соң матбугатта әлеге тема
төрле яктан өйрәнелеп, файдалы киңәшле , яңа фикерле
булган язмалар дөньяга чыгар дигән өмет туган иде. Кем белә,
бер-бер артлы сүнеп баручы авылларыбызга карата яңа сәясәт,
яңа караш, яңа мөнәсәбәт туар иде…Кызганыч, татарда бер армия язучы, журналист, галимнәрне әйткән дә юк… булса да,
аларның әлегә кадәр ярым йокылы , әмма һичшиксез акыл тупланган аңнарын Ркаил уятып җибәрә алмады. Кызганыч, әлбәттә, әмма әле соң түгел…
Бәлки мин хаклы түгелдер. Киресен дәлилләүгә шат булыр идем.

№4 (31287) / 26.12.2009 07:05:37

Хөппи,хан егете, хан кызларына бары да ярлыкала шул ул... 

№3 (31283) / 25.12.2009 23:39:47

Борчылмаучы, борчылма.
алай гына хан егетләрендә дә була!

№2 (31274) / 25.12.2009 22:59:54

"Ркаил Зәйдулла – шигърияттә "пәйгамбәр", бүгенге әдәбиятта аның иҗатына тиңнәр юк, поэзиянең тоткасы, дигәннәрне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмнәрдән соң бунтарь шагыйрь сез генә калдыгыз дип әйтергә җирлек бардыр..." Алсуның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Ркаилне күптәннән беләм, шигырьләрен дә, хикәяләрен дә, драма әсәрләрен дә бик күп "классик әдипләребез"гэ үрнәк итеп куярлык. Анда сәләт тә, әдәби белем дә, талант та, халыкчанлык та, теманы таба белү дә, ача белү дә чиктән ашкан. Алга таба да каләмең үткен булсын, иҗади уңышлар гына телим сиңа, Ркаил.

№1 (31255) / 25.12.2009 17:36:53

мин Ркаилне укыйм.
ни язса да.
кызыклы кеше.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян