поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.07.2017 Мәдәният

Алмаз Хәмзин: «Куркыта бит. Берсе килеп сугып төшерсә…»

Сабантуйлар әле һаман гөрли. Чит илдә дә артисларыбыз милли бәйрәмне таныта. Алмаз абый Хәмзин дә быел Кырым Сабан туенда булган. «Идел» журналы аның белән кызыклы әңгәмә корды.

-Алмаз абый, хәерле көн! Авылларда Сабантуйлар гөрләп үтте, чит илләрдә дә үткәрелә. Сез быел Сабантуйларны гөрләтеп кайта алдыгызмы?

-Быел Кырымда Сабантуйда булдым.  Икенче тапкыр баруымда шуңа инандым: Кырым татарлары Сабантуйның нәрсә икәнен белмиләр. Бер ханым миңа: «Сабантуй элек башка мәгънәдә аңлашыла иде. Берәр начар хәлләр килеп чыкса, «Что тут за сабантуй устроили!», дип әйтәләр иде. Ә чынлыкта бу бик матур бәйрәм икән бит», ди. Мин аларга милли бәйрәмебез турында сөйләдем. Халык авызларын ачып тыңлап торды. Минемчә, Сабан туе кебек бәйрәм беркайда да юк. Чөнки ул Олимпия уеннарына тиң, хәтта анда да берьюлы шулхәтле уен уйналмый әле. Сабантуй үзенә кызыгын да, тәрбия ягын да, тәвәкәллек, тапкырлык, хәйләкәрлек кебек сыйфатларны үзенә сеңдергән. Сабантуй уеннары җиңү өчен эшләнми, ә саклануга өйрәтә.

Әйтик, упкын бар ди, аның аркылы бүрәнә куелган. Син бер бүрәнә очында, ә сиңа каршы алыптай зур дошман килә. Ә кулына селтәнергә бер нәрсә тоткан, сине упкынга бәреп төшерергә тели. Сабантуйдагы капчык уены да шуңы корылган. Бүрәнәгә атка атланган кебек менәсең дә, каршыңда утырганга селтәнәсең. Селтәндем дә бәреп төшердем, димә. Сукмыйча да бүрәнәдән егып төшерергә мөмкин. Бер каты гына итеп селтәнсәң инерция белән үзең дә егылып төшәргә мөмкин.

Су ташуда да бер тамчы суны да түкмәскә кирәк. Кызлар чиләкләр белән атлап түгел, ә аккоштай йөзеп, чирәмне чигеп килә. Шуны карап торган егетләрнең йөрәре жу итмиме? Бу бәйгеләрдән соң андый кызлар кияүгә дә чыгалар. Менә бит хикмәт нидә!

-Ә сезгә сабантуйның нинди яклары ошамый?

-Безгә, әлбәттә, чит илләргә барып, халкыбызга Сабан туен күрсәтергә кирәк. Ләкин без унау барабыз, ә тегендә тугыз кеше карый. Чит илләрдә кеше аз була. Без шулхәтле күп чыгым ясап, каядыр очабыз, күрсәтәбез. Артистлар өчен бу чиксез шатлык. Мин икенче төрлерәк уйлыйм. Чит ил кешеләрендә акча бар. Алар татар икән, туган нигезләре монда. Сабантуй вакытларында туган якларына кайтсыннар иде. Ә чит илләргә китә торган акчаны Татарстан Сабантуйларына тотарга кирәк. Шулай итеп республикабыз туристик үзәккә әйләнер иде. Сабантуйның да менә дигәнен карап китәрләр иде. Фикерем шул!

-Сабантуйларда уеннарда катнашасызмы?

-Бик теләп катнашам. Капчык белән сугышуда катнашкан идем. Мин халыкны кызыксындыру өчен үзем микрофон белән бүрәнәгә менеп утырам да «Кем миңа каршы?»,- дип кычкырам. Тик куркытада бит. Берсе килеп сугып төшерсә…

Шулай бер ханым, гомер буе атта йөрегән кебек, бер кулына капчыгын тотып бүрәнәгә менеп утырды да: «Әйдә, сук!»-, ди. Тик хатын кызларга сугарга ярамый.  Батыр булып калам дип, хатын-кызны сугып төшереп булмый бит. «Мин үземне җиңелүче дип таныйм. Сез хатын-кызлар белән көч сынашыгыз»-, дип төшеп киттем. Сабантуй гөрләп кул чапты. Шулай, икебез дә җиңүче булып калдык.

Бик зур рәхмәт, Алмаз абый!


---
Идел
№ --- | 23.07.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»