поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.12.2009 Җәмгыять

НИЗАГНЫ ҖЕНАЗА ТУКТАТЫРМЫ?

Безнең тормыш – әкият кебек. Язмаларым геройларын да шундагы бүре, җен-пәри, аждаһа, елан һәм тагын әллә кемнәргә үзгәртеп язсам, инде әкиятләр җыентыгым әзер булыр иде. Менә бүген бездә кунакта – “Төлке белән куян” әкияте. Төлкенең боздан ясалган өе эреп юкка чыккач, аның нишләгәнен хәтерлисезме? Куянның җылы йортына кереп төпләнә, ә тегесе мескен хәлендә урамда кала. Лениногорск районы Иске Иштирәк авылындагы геройларым арасында йортсыз-җирсезләр булмаса да, куян белән төлкене барыбер таныдым...

Бертуганнарны дошманлаштыру өчен катлы-катлы коттедж, шәһәр үзәгендәге фатир, банктагы долларлар кирәкми. Гади авылдагы гадәти йорт өчен дә чәч йолкышырга әзер кайберәүләр. Авыл халкы күңеленә дус-тату булып кереп калган Тахауовлар гаиләсе дә бүген пыр тузып милек бүлешә. Ире яшьли үлеп китү сәбәпле, өч кыз, бер малайны әниләре Миңсылу апа берүзе аякка бастыра. Өч кыз да тормыш корып төп йорттан киткәч, төпчек улы Марат кына әнисе янында кала. 1992дә Казахстаннан гаиләсе белән Әлфия апасы кайтып төшә, Иске Иштирәктә бергәләшеп яши башлыйлар. Тиздән йортка өстәп берничә бүлмә төзелә, өй кирпеч белән тышлана, түбә ябыла, капка ясала, өр-яңа мунча өлгерә... Шактый вакыт бергә яшәгәннән соң гына – 38 яшендә Марат та өйләнә. Төп йортта ел ярым торгач, яшь гаилә яңа фатирга күченә. Анысын Маратка эшеннән бирәләр. Шул рәвешле, төпчек “бала” прописка урынын да үзгәртә, ә тегендә Әлфия апасы яшәп кала. 70не узган әниләре васыятьне улы исеменә яза, димәк, төп йорт Маратка калырга тиеш була...

 

Ләкин Әлфия апасы да тик ятмый. Милекне мыштым гына “дарственный”, ягъни бүләк итеп рәсмиләштерәләр. Бу очракта йорт тулысынча Әлфия апасына кала, Маратка сәнәк тә эләкми дигән сүз. Төпчек балага бу хакта әйтеп тормыйлар. Кәгазь эше беткәч кенә, йорт бүләк ителгәнлеге хакында авыл җирлеге Советына документ күчермәсе кайта. Яңалык ишетелгәч, өйдә тавыш куба...

 

“Яшәп торыр өчен”

 

– Апалар кайткач: “Торыгыз, бер сүзем юк”, – дидем. Кызын пропискага кертергә булды – анда да каршы килмәдем. Бүген дә яшәсеннәр рәхәтләнеп. Ләкин төп йорт гаиләдәге бердән-бер ир кешегә калырга тиештер бит. Өстәвенә, 30 ел буена каралты-кураны күпме җиткердем, күпме йорт җиһазы алдым! Бәдрәфенә хәтле өйдә иде, бөтенесе калды. Анда бары тик минем акча чыкты, апаныкы түгел. Беркөнне санап утырдык – түбә ябуга гына 104 мең сум киткән. Ә мунча төзегәндә алган ссуданы әле тагын ике ел түлисем бар, шуның рәхәтен күрергә генә насыйп булмады, – ди Марат, төзелеш материаллары алганда бирелгән чекларны күрсәтә-күрсәтә.

 

– Бәлки, аларның яшәргә урыны юктыр. Ә сезнең фатир бар бит инде...

 

– Бар аларның торырга җире. “Минем кызга калдырыйк”, – дип бер мөрәҗәгать иткәч, исем киткән иде инде. “Үземнең дә ике улым бар!” – дип җавап кайтардым.

 

– Әниегез Миңсылу апа документка кул куйган бит. Мәҗбүр итмәгәннәрдер ич?!

 

– Әни – җиде операция кичергән кеше. Шул исәптән баш миенә дә. Соңгы күрешүдә: “Әни, ник шулай эшләдең?” – дип сорадым. “Улым, тавыш чыгарып йөрмә инде. Бу өй барыбер сиңа калачак бит. Алар миннән “яшәп торыр өчен” дип кул куйдырды”, – диде. Шуннан үзегез уйлагыз...

 

– Миңсылу апаны соңгы тапкыр кайчан күрдегез?

 

– Бер ай чамасы элек. Мине хәзер ул йортка бөтенләй кертмиләр. Соңгы мәртәбә килгәч, чыгарып җибәрү өчен милиция чакырырга тотындылар, адәм көлкесе. Әнине карауларының да рәте юк, аңарда – шикәр авыруы.

 

Марат Тахауовның хатыны Лилия дә сүзгә кушылды:

 

– Миңа берни дә кирәкми, торырга урыным бар, булганына шөкер. Иремнең шулай эче пошып йөрүенә генә борчылам. Иң көчле чагында шунда төзегән бит ул, ә хәзер исәнлеге дә калмады. “Мунчаны үзебезнең йорт янына җиткерик”,– дигәч: “Улларыма калачак төп йорт бит ул, тљп йортка төзим”, – дип җавап биргән иде. Нишләргә дә белмибез, ахыры хәерле булсын!

 

Кертмәделәр!

 

Низагның калган сәбәпчеләре белән сөйләшү максатыннан, төп йортка киттем. Капкалары эчтән бикле. Шакый торгач, Әлфия апалары ачты. Аның усал карашыннан имәнеп киттем. Казаннан килгән журналист булуымны әйтергә өлгермәс борын капка ишеген дыңгылдатып япты. Яңадан шакуым, капка төбендә туңып басып торуым нәтиҗә бирмәде – ишетмәмешкә салышып, тыныч кына малларын карап йөрде ул. Кеше биләмәсенә рөхсәтсез керергә хакым юк, нишлисең, борылып киттем. Шулай итеп, ни Миңсылу апа белән күрешеп булмады, ни Әлфия Саримова ачык чырай күрсәтмәде.

 

Соңыннан Марат Тахауов янына барып:

 

– Мине әниегез белән очраштыра алмассыз микән? Кертмәделәр, – дидем.

 

– Миңа да нәкъ шундый мөнәсәбәт анда, ул капка хәзер гел бикле, – дию белән чикләнде ир кеше.

 

Аптырагач, авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитовның фикере белән кызыксындым.

 

– Бу кадәр усалланып буламыни, үземнең дә исем китте! Белгәч, һушым китте. Өч апасы да Маратка каршы, аның ничә еллар буе шул йорт дип тырышуын белмиләр дә микән? Ничек ярдәм итәргә дә аптыраган, Марат баштан ук артыннан йөрмәде шул, – диде Нашат Әхәтович.

 

Ни өчен бөтен туганнары да Маратка каршы соң? Шулкадәр дошманлашырлык нинди зыяны тигән? Маратның Яр Чаллыда яшәүче бертуган апасы Зөлфиягә шалтыраттым. Әңгәмәне “Башка эшегез беттеме әллә?” дигән сораудан башлап җибәрсә дә, үз фикерен әйтте.

 

– Әлфия апаларның анда кайтып тора башлавына инде 18 ел. Бөтен нәрсәне бергә, уртак көч белән төзеделәр. Марат болай йөреп, бернәрсә дә хәл ителмәячәк, дөрес эшләми ул, – диде Зөлфия Шәрәфетдинова.

 

Мин бу язманы әзерләп йөргән атнада әниләре Миңсылу Тахауова үлеп киткән. Балаларының, якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Ләкин сез – бертуганнар, дүрт бөртек туган! Иң якын кешегезне җирләгәндә дә исәнләшмичә, бер-берегезгә ачу саклап йөрү – эш түгел. Бергә утырып сөйләшергә, проблеманы гаилә эчендә генә хәл итәргә, уртак фикергә килергә кирәк андый вакытта. Акча бүген бар, иртәгә юк – шуны аңламыйбыз шул. Кызганыч, мондый ситуация авыл, урам саен очрый. Әти-әнигә исән чакта һәр баласы канәгать калырлык, соңыннан тавыш чыкмаслык итеп бүлеп кенә калдырасы да бит...

 

Алар киңәш итә

 

Рифат Сәлах, юрист:

 

– Гадәттә, милек кешенең беренче чираттагы варислары: әти-әнисе, ире яки хатыны, балалары арасында тигез бүленә. Васыятьнамә калган очракта – анда язылганча. Ә йорт бүләк ителеп, Әлфия Саримова кулында бөтен документлар да бар икән, димәк, закон аның ягында. Үз милке булганда, ишегалдына яки йортына беркемне дә кертмәскә шулай ук хокукы бар – бусы табигый. Әлеге документ үз көченнән кайсы вакытта чыгарга мөмкин? Әниләре кул куйганда “үз-үзен белештерми торган булган” дип табылса, бу расланса. Андый очракта бертуганнар тигез хокукта калачак.

 

Илдус хәзрәт Фәиз, “Болгар” мәчете имам–хатыйбы:

 

– Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә кеше вафат булгач, милке бүленергә тиеш, ди. Дөньяви законнардан аермалы буларак, дин кушуынча ул белән кыз арасында милек бертигез бүленми. Мәсәлән, гаиләдә бер малай һәм ике кыз, ди. Әти-әнисе вафат булса, бөтен милекнең яртысы – ир балага, калган яртысы ике кыз арасында тигез итеп бүленә. Ир кешегә зуррак өлеш тия, чөнки кыз туганы кияүгә чыкканчы ул аны үз исәбенә яшәтергә бурычлы. Балалар арасында милек ничек бүленергә тиешлеге 2нче сүрәнең 282 аятендә, 4 сүрәнең 7-12 аятьләрендә күрсәтелгән. Әти кеше васыятьнамә калдырырга тиеш. Ул булмаган очракта дини казыйларга баралар, алар ярдәм итә. Лениногорск районындагы казый – Мәлик хәзрәт Ибраһимов.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 51 | 23.12.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»