поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.07.2017 Җәмгыять

Капка төбе өчен штраф салалар

Хисләр тулып ташканда, адәм баласы үзен табигать баласы дип саный, табигатьне исә Җир-ана дип олылый. Кызганыч ки, еш кына болар бар да әдәби әсәрләрдә, сүздә генә кала. Чынбарлыкта исә аның язмышына күбебез битараф. Әле бу битарафлык дигәнең дә күп вакыт Табигать галиҗәнапка зыян салу, пычрату, кисү, сындыру, үтерү... ише варварларча мөнәсәбәткә барып тоташа.

Күңелдә урынлы сорау туа: ни өчен шундый без? Нигә үзебез яшәгән тирәлекне саклыйсы, тагын да матурлыйсы урында аның киләчәгенә (һәм үзебезнекенә дә) кизәнәбез?

Язга чыгуга, һәр елны эколог­лар, чисталык комиссиясе вә­кил­ләре авыллар буйлап йөреп, урамнарның, капка төпләренең чисталыгын тикшерә бездә. Тик­шерәләр дә, гаеплеләргә бер­кетмә төзелә, аннан алар башкарма комитет җитәкчесе каршындагы махсус комиссиягә чакырыла. Эш комиссиягә барып җиткән икән, билгеле, аннан инде син кимендә ике мең сум штраф белән “бүләкләнәсең” дигән сүз. Тәртибе шундый, бу һәркайда шулай дип беләм. 
 
Дөрес, гаебең булмаса, капка төбең чиста булса, бер генә инспектор, бер генә эколог та, комиссия вәкиле дә сиңа бәйләнә, беркетмә төзи алмый. Безнең капка төбендә чүп-чар түгел, төзелеш материалы гына иде, дип акланучыларга да (гадәттә, беркетмәләр чүп-чар өчен түгел, капка төбе, бакча буйларына куелган төзелеш материаллары, калдыклары өчен төзелә дә инде) җавап бар: хуҗалыкта төзе­леш алып барыла яки барылачак икән, әлеге материалларны вакытлыча сак­ларга җирле үзида­рәдән рөх­сәт-белешмә генә алырга кирәк – мондый очракта хуҗаларга беркем дә сүз әйтми.
 
Балтачта бу проблеманы хәл итү юлын таптылар. Мондый бер генә кешегә дә хәзер беркетмә төземиләр. Беркем дә зарланмыйдыр дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Бездә әле дә ел саен әллә никадәр кешегә штраф салына. Экологларда  түгел гаеп.  Үзебездә.  Инде ничә еллар бу уңайдан урыннарда, авылларда – күпме бәхәс, күпме үпкәләү, күпме штраф... Ке­шеләргә дә аңларга вакыттыр лабаса. Ярамый икән, ярамый! Ди­мәк, үз башыбызга үзебез проблема эзләмәскә, куймаска кирәк. Чарасыз очракта авыл җирле­геннән белешмә алуның гына бернинди авырлыгы да юк. Никтер аны алырга онытабыз.
 
Килешәм, тәртип бозулар, фактлар бар икән, вәкаләтле кеше чара күрергә тиеш. Тик, бәлки, беренче очракта, канунда каралганча, кисәтү ясаргадыр? Бер безнең районда гына димим, ярамаган тагын авыл кешесенә дигәндәй, авылныкыларга калгач, беренче очракка ук беркетмә төзелә шул. Каршы әйтүче дә юк, ахрысы. Беркетмә төзелгәнен белми дә калдым диючеләр дә очрый. Капка төп­ләрендә бер өем таш, бер “пачка” кирпеч тору, сүз дә юк, гомуми матурлыкны боза, тик әле ул табигатькә зыян салу түгел, болар өчен беренче очракка кисә­тү дә җитәр иде бит. Әнә читтә яшәүчеләр авылга кайтып йорт алалар. Шул урыннарын ташландык хәлгә җитке­рәләр. Мондыйларга карата катгыйрак чара күрелсә дә, беркем каршы булмас иде. Алайса, еш кына ка­ралты-курасын ел әйләнәсе тәртиптә тотучы да, алып бе­терелмәгән төзелеш материалы аркасында бик зур җинаять кылган кеше кебек комиссия каршында җавап тота. Урман-тауларда чүплек ясаучыларны “йөгәнләү”челәргә дә авыл кешесе афәрин генә дияр иде. Аларны читтән килгән кеше­ләр түгел, шушында яшәүчеләр пычрата, чүпләрен ташламасыннар диеп кенә проблема чишелми.
 
Тагын шунысы да бар: авыл урамында күзгә күренеп торган төзелеш материалларын алдыру белән көрәшү – иң җайлысы, вәкаләте булган кешеләрдән саллырак, нәтиҗәлерәк эш күрәсе килә шул.
 
– Кешеләрне ничек тә өйрә­тергә, тәрбияләргә кирәк бит инде, – ди Балтач районы башкарма комитеты җитәксесе Рамил Шакиров. – Күпсанлы өмәләр үткәрә-үткәрә, авыл урамнарын, юл буйларын, Сабан туе мәй­даннарын, башка урыннарны чистартабыз, берничә көннән үк инде анда тагын чүп пәйда була. Авыллардагы чүплекләр дә бик проблемалы, тавышлы булды, инде аларны ябып, чүпне махсус график буенча җыя башлаган идек, берничә кеше моңа да каршы. Янәсе, аларда чүп юк. Бу сүзләргә бүген беркем дә ышанмый һәм берничә кеше өчен генә махсус карар чыгарып та булмый. Әнә олы юл өстендә булган, бөтен Яңгулны ямьсез­ләп торган чүплек күмелде –  үтеп киткәндә үк күңелле. Анда агачлар да утыртылды, районда шундый берничә чүплек ябылды, ул урыннар авыл хуҗалыгы файдалануына тапшырылды.
 
Гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: даими үткәрелгән рейдларның, аңлату эшләренең, конкурсларның (“Иң чиста урам”, “Иң чиста хуҗалык”, “Иң матур капка төбе” кебек бәй­геләр үткәрүче җирлекләр дә бар) нәтиҗәсе юк түгел. Хәзер авылларда да күпләр капка төпләрен гөлбакчага әйлән­дерә, матур итеп клумбалар ясыйлар, декоратив бизәкләр эшлиләр (иске резин көпчәкләр дә, пластик шешәләр дә... берсе дә калмый). Аларга аерым чәчәк бакчалары, ишегаллары кушыла. Шул ук вакытта җәй буена капка төбенә бер тапкыр себерке тидермәгән хуҗалыклар да бар.  Бөтен кешене дә бер калыпка салырга ярамый  һәм салып та булмый.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.07.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»