• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 26 Ноябрь Финзия Газизова
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева
  • 26 Ноябрь Шәриф Хөсәенов (1929-1999)
  • 26 Ноябрь Рөстәм Галиуллин
  • Тана ите сатыла. Ал, арт сан. Телэгэн санны сайлап ала аласыз. Балтач. 89178802154 Марсель
  • Занятия логопеда, дефектолога. Константиновка, Самосырово. 89003232578
  • Сдаётся 2хкомнатная квартира посуточно на проспекте Альберта Камалеева 89625483773
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474

 

 

 

 

 
Архив
 

               

19.07.2017 Шоу-бизнес

Рөстәм Закиров: «Әллә кем булмасам да, үз исемем өчен көрәшәчәкмен!»

Хәтеремдә калган кичләрнең берсе. 1993 елның 21 мае. Казан. Спорт сарае. «Татар җыры-93»нең гала-концерты. Залда алма төшәр урын да юк. Гран-при иясен игълан итәләр: Рөстәм Закиров...

Тамашачы көтә, дулкынлана, ара-тирә кемдер кул чаба башлый. Шул мизгелдә җаннарны айкап моң тарала: «Агыла да болыт агыла...» Аккан болытларны хәтерләткән моң күңелләрне күчәреннән чыгара, җаннарны – җанга, кулларны кулга ялгый... Хәсән Туфан йөрәгеннән саркып чыккан сагыш, Афәрин Акчурин моңнары белән уралып, җанга яңгыр булып ява, тамчы булып күңел тәрәзенә чиртә, елата, җырлата – гомумән, тамашачылар эйфорияда... Соңгы аккорд. Зал тынсыз калган. Рөстәм Закиров меңләгән милләттәше алдында тыйнак кына итеп баш ия. Зал шартлый, зал алкышлардан шартлый... Сәхнәгә чәчәкләр тоткан нечкә билле кызлар йөгерә. Берәү... бишәү... егерме, егерме бер... Мин – җүләр, никтер, шул кызларны саныйм...

Рөстәм Закиров белән якыннан танышу шул кич­тә булды. Сәхнә артына кереп «Шәһри Казан» өчен интервью алдым. Нинди «җүләр» булганмын бит, шундый көнне аның Гран-прига алган 1000 доллар акчасын нинди максатларга тотарга ниятләве белән кызыксынам. Хикмәт акчадамыни?..

– Дөресен әйткәндә, ул вакытта үзем дә нинди мәр­тәбәле бүләк алуымны, килә­чәккә илткән юлымның башка якка – зур сәхнәгә таба борылуын аңлап бетермәгәнмен, – ди Рөстәм Закиров, егерме дүрт елдан соң кабат сөйләшеп утырганда. – Чып-чын җыр бәйгесе иде бит ул. Сайлап алу турлары атналар буе бара, беренче турны өч көн дәвамында үттек. Өченче турга килеп җиткәндә ныклап авырып киттем, температура күтәрелде, тавыш бетте. Кемдер киңәш итте инде, кайнар чәйгә коньяк салып эчәм. Яшь чак бит, авыруны җиңеп, сәхнәгә чыктым. Акыл дигәнең миңа соңлабрак керде. Артык беркатлы авыл малае идем, шактый еллар шулай булып калдым.

Мин бит Казан педагогия институтының музыка факультетында укыдым, безне җыр дәресе укытучылары итеп әзерләделәр. Бүгенге көндә үземне камил вокал җырлыйм дип әйтә алмыйм. Миңа Резеда Галимованың җырлавы ошый, «Мәскәү мәктәбе» аеры­лып тора. Бездә, ни әйтсәң дә, «авыллык» көчле. Җитми, белем җитми...

Икенче кич. Казан, филармония залы. Сәхнәдә – үзенең 50 яшьлек юбилеена дусларын җыйган Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров. Сәхнә түрендә – рояль. Затлы музыка, затлы аһәң. Салих Сәйдәшевнең «Динар тавы», Фасил Әхмәтовның Равил Фәйзуллин сүзләренә язган «Китәсездәмени, аккошлар?» җырлары Рөс­тәм Закиров башкаруында үзенчә яңгырый, «каз тәннәре» чыга, чынлык белән хыял бутала. Таныш эйфория, диңгез шавын хәтерләткән алкышлар, зыялылар телендә генә йөри торган «Афәрин!»нәр... Сәхнәгә затлы-затлы гөл бәйләмнәре тоткан ханымнар менә. Чирек гасыр буе Рөстәм Закиров иҗатына мәхәббәтләре сүрелмәгән «нечкәбилләр»-«мичкәбилләр»...

– Мин беркайчан да үз тамашачыма хыянәт итмәдем, – ди Рөстәм Закиров. – Концертларыма йөрүче тамашачыларның күбесен таныйм кебек. Башка артистларның концертларын да еш карыйм. Бездә алкышлар күп, энергетика үзгә. Мин сәхнәдә йөз процентка эшлим, җыр­ларымны чын йөрәктән, яратып, ихластан башкарам. Сәхнәгә халкыбызның асыл мирасы булган, әмма онытыла башлаган җырларын да алып чыгам, үз репертуарымны да яңа җырлар белән баетып торам.

– Белүемчә, сәхнәгә яңа җыр алып чыгу шактый зур күләмдә акчалар таләп итә...
– Кызганыч, бүгенге көндә «җыр бизнесы» барлыкка килде. Кемдер яза, кемдер сатып ала, дөньяга чыгара һәм аны башкарырга берәүнең дә хакы юк. Бәлки бу җыр башка артистның тавышына ныг­рак туры киләдер, бәлки башка җыр­чы аны үтемлерәк итеп башкара алыр иде, юк, җыр йә шул җырчы башкаруында «яшәп китә», йә «үлә». Мин моңа бик тискәре карыйм.

Миңа «Татар җыры-93»тә Гран-при алып биргән «Агыла да болыт агыла» җырын Башкортстан җырчысы Фәнәвил Салихов та башкарган иде. Әмма халык бу әсәрне минем башкаруда тирәнрәк кабул итте. Ә Фәнәвилнең башка искиткеч матур җырлары туды. «Синең җыр, минем җыр» дип бәхәсләшү кирәкме икән?!

Элек бер үк җырны берничә кеше башкарып карый иде, халык кемнең җырлавын ярата, шул кеше җырлый.

Мин берничә легендар җырчы тарафыннан башкарылган әсәрләрне үз репертуарыма алдым. Сөләйман Йосыпов башкаруында «Җиз кыңгырау моңнары»н өлкән буын яхшы хәтерли. Бу җырны радио аша тыңлап үстем, бөек җырчыга кушылып җырлый идем. Минем башкаруда бу җыр башкача яңгыраш алды, ул образны тудыра алдым кебек. Хәсән Туфан сүзләренә Әнвәр Бакиров көй язган «Әйткән идең» җырын да кабат халыкка кайтардым кебек.

Гомумән, җырны тудыру – катлаулы эш. Ике-өч еллап яткан җырлар була. Йә сүзендә нидер җитми кебек, йә көендә, аранжировкасы син теләгәнчә килеп чыкмый...

– Юбилей концертың бик матур узды. Озак әзерләндеңме?

– 49 яшем тулгач әзерләнә башладым. Дөресен әйткәндә, мин бер чорда репертуарда ни бар – шуның белән генә «яшәдем». Һәм бераздан башыма суккандай булды. Гомер дигәнең узып бара бит. Эшләп калырга кирәк! Соңгы өч-дүрт ел актив иҗат итү чоры булды. Вокал белән шөгыльләндем, спорт белән. Әле җырларга мөмкинлек бар икән бит, «егет чак – җырлар чак». Янәшәмдә яраткан гаиләм, мине аңлый торган, кайгыны да, шатлыкны да бүлә алырдай дусларым бар! Икенче сулыш ачылып киткәндәй булды...

Тагын хәтер төпкелендә казынам. Узган гасырның соңгы еллары. Рөстәм Закиров белән Эльвира Хәйруллинаның бергә эшләгән чорлары. Яңа концерт сезонын башлар алдыннан ниндидер «мөгез чыгарырга» кирәк. Мин «Шәһри Казан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәклим. Рөстәмгә үз тәкъдимемне әйтәм: «Әйдә, Рөстәм белән Эльвира йөриләр икән, өйләнешергә җыеналар икән дигән «үрдәк» җибәрәбез. Афишаларга «Рөстәм+Эльвира» дип язабыз. Тамашачы «эләгәчәк», – дим. Рөстәм шиккә калды. Эльвира да, читтән бик кыю күренсә дә, куркыбрак калды. Әти-әни ни әйтер, якын дуслар... Шулай да күндерә алдым мин аларны. Газетада ике яшь җырчының уртак иҗатына кагылышлы язма чыккач, сәнгать дөньясы шаулап-гөрләп алды. Бу хәбәр телдән-телгә генә күчеп калмыйча, кайбер татар гәҗитләре дә «капты». «Бер ояда ике сандугач» дигән язманың нинди шрифт белән басылуын да хәтерлим әле. Ул елны Рөстәм белән Эльвираның Казанда гына түгел, республикада, чит төбәкләрдә чыгышлары зур уңыш белән барды. Безнең халыкка, җыр белән бергә, бераз гайбәт тә кирәк шул. Хәер, кемгә дә шул инде...

Берничә елдан ике туй булды. Эльвира да үз бәхетен тапты. Рөстәм Закиров белән Люция Мусина корган ояда ике «кош­чык» үсеп килә. Айратка – 16, Миләүшәгә 11 яшь. Әтиләренең юбилеенда Айрат сәхнәдә саксофонда бик милли рухта татар халык көйләрен башкарды, Миләүшә җыр бүләк итте.

– Балалар күптән сәхнә­дә инде. Икесе дә музыка мәктәбендә укый. Татар эстрадасы белән кызыксыналар. Мин балаларның татарлыгын сак­лауны, милли мәдәнияткә омтылышларын булдыруны максат итеп куйдым. Бәлки алар сәхнә юлыннан китмәс, башка һөнәр сайлар – анысы алардан тора. Әмма татар телен, милли гореф-гадәтләрне белеп, сеңдереп калырга тиеш­ләр. Без гаиләдә фәкать татарча гына сөйләшәбез.

– Бала гаиләдә формалаша да инде...
– Алай гына түгел шул, җәмгыятьнең дә милли булуы кирәк. Безнең кыз, берничә тапкыр «Йолдызлык» фестивалендә катнашып, дипломнар белән бүләкләнде. Шуларның ник берсе татарча язылсын?!
Минем уйлавымча, бала радионы кайчан ачса, шул вакытта татарча сөйләм, җыр ишетергә, телевизор кабызса, татарча тапшырулар күрергә тиеш. Ата-ана баласын үзе контрольдә тотарга тиеш. Бала-чаганың башка телгә, дингә кереп китүенә шартлар җитәрлек. Татарстанның җыр-бию ансамбле чыгышы, кирәкме, кирәк түгелме, көне-төне әйләндерелергә тиеш. Баланың колагына бер кермәсә – бер керә, бер ишетмәсә – бер ишетә. Өлкән яшьтәге артистларыбызның фондта калган язмаларын ешрак бирер­гә, алар хакында күбрәк сөйләргә кирәк. Гомумән, татарлыкны саклау күбрәк гаиләгә кайтып кала, бу нисбәттән дәүләтнең ролен дә арттыру кирәк дигән фикердәмен.

– Син татар җыры тарихына «Пошалым чаналары» фестивален оештыручы буларак та кереп калдың. Ни өчен кирәк булды сиңа бу өстәмә эш?
– Дөресен әйткәндә, мин фестивальнең бу дәрәҗәдә үсүен күз алдыма да китереп карамаган идем. Бәләкәй авыл клубында башланган бәйге район дәрәҗәсенә үсте, Казанга килде. Бу эшкә сәләтле, әмма кая барырга юнәлеш бирүчесе булмаган авыл балаларына талантларын ачарга булышу, үз-үзләренә ышаныч арттыру максатыннан тотынган идем. Көннән-көн халык саны кими барган авылларның гомерен озынайту, аларның матурлыгын, туган җир кадерен кешеләргә күрсәтү теләге дә бар иде. Бу нисбәттән Сания Әхмәтҗанова сүзләренә Илфак Дәүләтшин тарафыннан көй язылган «Өч Пошалым – өч игезәк» дигән җыр да барлыкка килде бит инде. Дөресен әйткәндә, бу фестиваль үзем өчен дә бер стимул булды, авылдашларны да дәртләндереп җибәрде. Пошалым чаналары дигән бренд барлыкка килде. Берничә яшь егет әлеге онытылган һөнәргә алынып, агачтан матур-матур чаналар ясый башладылар.

Бәйгедә көч сынашырга килүчеләргә таләпләр катгый: бер елны һәр җырчыга да «Арча» җырын башкаруны таләп итеп куйдык, бер елны – «Әллүки»не... Бәйгенең җюри составында танылган шәхесләр: мине һәм башка күп кенә җырчыларны укытып зур сәхнәгә чыгарган Миңгол Галиев, профессор, баянчы Рәгъде Халитов, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Фирзәр Мортазин, композитор Илфат Дәүләтшин, ИлСаф, Резидә Шәрәфиева, Резеда Галимова, Зөһрә Сәхабиева, Газинур Фарукшин... Мин бу чараны җаным-тәнем белән теләп, яратып уздырам. Үз балаларым да сәхнәгә беренче тапкыр шушы фестивальдә чыкты. Әлбәттә, җырга сәләтле барлык бала да җырчы булып китмәс, әмма арадан берничәсе: «Мин «Пошалым чаналары» фестивале аша сәнгать юлына аяк бастым», – дисә, бик шат булыр идем.
 
Кайчандыр үземне дә Югары Пошалымда билгеле шәхес Фәрит абый Гатауллин Казанга җитәкләп диярлек алып килде. Инде мин аларга булган бурычымны шул рәвешле кайтарырга тиеш.

– Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның бүгенге эстрадага карашы ничек? Яшь башкаручылар турында ни әйтер идең...
– Нәкъ менә шулай: һәрбер җыр башкаручы – җырчы түгел! Җырчыны бөтен татар дөньясы белергә тиеш! Каядыр барып чыкса, тамашачы аны танып, сезмени ул шул җырчы, дип аны якыннан күрүенә шаккатырга тиеш! Җырчы күлмәк тектерергә, концертлар оештырырга акча теләнеп йөрергә тиеш түгел. Моны филармония кебек дәүләт карамагындагы оешма эшләргә тиеш. Безнең халыкның милләт буларак сакланып калуында җырның өлеше зур, хэзер инде жырны, милли моннарыбызны саклау зарурлыгы туды. Бу эшләр дәүләт дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш.

Кайбер яшь җырчыларга карыйм да көләсе килә. Сәхнәгә чыгып ике җыр җырлый да, акыл өйрәтергә тотына. Кесәсенә бераз акча кергәч, акыл да керде, дип уйлый булыр. Мин аларга, күбрәк җыр турында, үзеңне камилләштерү турында уйлагыз, дияр идем.

Хәзерге вакытта профессионллык дигән төшенчә калмады. Кем тели, шул җырлый, нәрсә тели – шуны җырлый. Болай дәвам итәргә ярамый! Җырчы шәхес булырга тиеш. Салават, Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахмановлар кебек! Җырчылар белән продюссерлар идарә итәргә тиеш түгел. Кызганыч, бүгенге көндә яшь җырчыларның хокукый яктан белемсез, тәҗрибәсез булуларыннан бик әйбәт файдаланучы оятсыз бәндәләр бар.
 
– Бүгенге көнне аңлыйм дип уйлыйсыңмы?
– Аңлыйм кебек. Әлбәттә, башка чорда авылда туып үскән безнең буын өчен кайбер ят нәрсәләр дә бар. Әмма мин заманнан калышмаска тырышам. Гади генә гаиләдә тәрбияләнсәм дә күзәнәкләрдә «интеллект» дигән нәрсә бар. Миндә тоемлау көчле. Гомерем буе дөнья күргән кешеләр белән аралашырга, алардан өйрәнергә тырыштым. Бүгенге көн яшьләренең үз яшәү рәвеше, мин алар кебек «Контакт» аша гына аралашып яши алмас идем. Миңа кешенең күзенә карап сөйләшергә, рәхәтләнеп аралашырга кирәк. Гомумән алганда, дөнья начар түгел. Яшәү рәхәт. Мин бу тормышта әлләкем булмасам да, үз исемемне исбатлау өчен көрәшәчәкмен! Җыр­лап көрәшәчәкмен!

Әңгәмәдән – Чулпан ӘХМӘТОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.07.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments