|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2017 Экология
Балык Бистәсе районында җил түбәләрне алып ташлаган, Теләчедә-биналарны җимергән (ФОТО, ВИДЕО)Балык Бистзсенең Урахча авылында бернчә бина һәм төзелеш обьектының өлешчә түбәләрен алып ташлаган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Түбәләргә зыян якынча 450 квадрат метр мәйданда салынган. Мәктәп бинасы, авыл мәдәният йорты һәм ике шәхси кибет өлешчә түбәләрсез калган. Башка обьектларга зыян салынмаган. Җәрәхәтләр алучылар юк.
Ә Теләче районының Зур Мишә авылында көчле җил мәчет манарасын җимергән. Боз бәрәңге сабакларына зыян салган, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә. Авыл халкы көчле җил китергән зыянны видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.
--- |
Иң күп укылган
|