|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2009 Җәмгыять
2009 ЕЛНЫҢ ИСТӘ КАЛГАН ВАКЫЙГАЛАРЫ
Кризис дәвам итә. Ел башында азык-төлек бәяләре нык артты.
Яз көне бензин арзанайды.
Казан Русиянең өченче башкаласы дип танылды.
Дуңгыз гриппы дигән афәт пәйда булды.
“УНИКС” баскетбол клубы Русия Кубогы яулады.
“Ак барс” хоккей командасы Гагарин Кубогын яулап, Русия чемпионы булды.
“Зенит-Казань” волейбол командасы Русия чемпионы булды.
Русия җыелма командасы хоккей буенча дөнья чемпионы булды.
Май һәм июнь айларында корылык хамкимлек итте, кайбер районнарда ике ай буе бер тамчы янгыр төшмәде, республикада иген уңмады.
Мәскәүгә хатыны, әбисе, балалары белән АКШ президенты Барак Обама килеп китте.
Казанның Декабристлар урамында юл кырыенда туктап торган эвакуатор машинасына җиңел автомобиль белән килеп бәрелеп, 6 кеше үлде. Алар барысы да яшьләр иде.
Казанда “Ефәк юлы” раллие старт алды.
“Рубин”ның Чемпионнар Лигасында “Барселона”, “Интер", Киев “Динамо”сы белән уйнаячагы билгеле булды.
“Саяно-Шушенск” электр станциясендә һәлакәт килеп чыкты.
Сентябрь ае бик матур, кояшлы, җылы. Иггеннәрне бер югалтуларсыз һәм бәрәңгеләрне коры килеш җыеп алдылар.
Казанга АКШ Дәүләт секретаре Хиллари Клинтон килеп китте.
Кристина Орбакайте белән Руслан Байсаров уртак балалары – Дени өчен җан-фәрман талашты, Русиянең бөтен матбугат чаралары шул турыда сөйләп рәхәт чикте.
“Ак барс” хоккей командасы быелгы сезонны начар башлады.
“Рубин” футбол клубы данлыклы “Барселона”ны җиңеп кайтты.
Казанда “Русия – спорт державасы” форумы узды, анда РФ президенты Дмитрий Медведев та катнашты.
Казанда 2013 елгы Универсиада объектлары ачылды.
Туплы хоккей буенча “Динамо-Казань” командасы Русия Кубогын отты.
Дуңгыз гриппы йоктырудан куркып, даруханәләрдә гриппка каршы даруларны, битлекләрне кырып-себереп алып бетерделәр.
“Рубин” Русия чемпионы булды.
Ноябрь башында кар яуса, бераздан эреп бетеп, яңгырлар яварга тотынды.
Ноябрь караңгы һәм җылы торды. Җылылык хәтта рекордлы күрсәткечкә җитте. Кояш ай буе бөтенләй күренмәде диярлек.
Мәскәү – Санкт Петербург арасында поезд шартлап, 26 кеше үлде.
Пермьдә төнге клубта янгын чыгып, 150ләп кеше үлде, тагын 100ләп кеше пеште, имгәнде.
Декабрь уртасында аномаль салкыннар килде, кар яумый интектерде.
2009 елда композитор Мирсәет Яруллин, журналист Миншәех Зәбиров, актерлар Һидият Солтанов, Олег Янковский, Вячеслав Невинный, Вячеслав Тихонов, җырчы Майкл Джексон, Людмила Зыкина, шагыйрь Сергей Михалков, сәясәтче Егор Гайдар, культурист -- шоумен Владимир Турчинский үлде.
|
Иң күп укылган
|