поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.07.2017 Җәмгыять

“Ялкынлы яшьлек” тарихлы булды

Самараның Гагарин паркында үткән өлкә Сабантуенда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючевның шатлык нурлары чәчеп, тутый кош тоткан кебек бер кочак ал тышлы китаплар күтәреп йөрүен күрүчеләр булды. Бу әле генә “Книга” нәшриятендә басылып чыккан “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 45 еллык тарихына багышланган китап-альбом иде.

Элек хәбәр ителгәнчә, китап нәшриятка әле 2015 ел башында ук әзерләнә башлаган иде. Илгиз Колючев 45 ел буе ансамбль турында төрле газета һәм журналларда басылып чыккан мәкаләләрне, төрле елларда төшкән фото¬графияләрне туплап барган. Аларны ансамбльнең юбилей еллары буенча унъеллык¬ларга бүлеп, шул чорда ансамбльдә җырлаган һәм биегән үзешчән артистлар барланды, фотографияләр тупланды, барысы да “Бердәмлек” газетасы редакциясендә цифра хәленә китерелеп, корректор күзлегеннән тикшерелде һәм китап итеп тупланды. Бу эш бер ел буе дәвам итте. Аннары әле тагын бер елдан артык вакыт бастырып чыгару өчен акча эзләүгә китте. Менә, ниһаять, бу елның июлендә ул, өлкә хөкүмәте гранты һәм спонсорлар ярдәме белән, дөнья күрде.

Ансамбль оешканның беренче елларында аның турында хәбәрләрне өлкәбезнең “Волжская коммуна”, “Волжская заря” газеталарына ул вакытта хәбәрче булып эшләгән милләттәшләребез Владимир Мирный, Лилия Шәфигуллина, Рәфгать Әһлиуллин язган булсалар, тора-бара “Ялкынлы яшьлек” иҗатына Татарстан газета-журналлары да игътибар бирә башлый. “Азат хатын”, “Ватаным Татарстан” газеталарында мәкаләләр бас¬тырыла, Татарстан язучылары, шагыйрьләре дә Куйбышевка килеп, ансамбль катнашында иҗат кичәләре уздыралар, “Ялкынлы яшьлек” тә Казанга, Уфага, Ульян өлкәсенә, өлкә авылларына һәм Идел буе регионында урнашкан башка төбәкләргә гастрольләргә йөри башлый, Мәскәү һәм Санкт-Петербург тамашачысын әсир итә. Бу турыда хәбәрләр “Правда”, “Вечерний Петербург”, “Вечерняя Казань” газеталарында басыла.

Ә инде Куйбышевта 1990 елда - “Бердәмлек”, 1996 елда - “Азан”, соңрак Җәмигъ мәчетендә “Сәләм” газеталары, 2012 елда “Самар татарлары” журналы чыга башлагач, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең иҗаты, артистларының тормышы милли басмаларның көн кадагына әверелә. Анда ан¬самбльнең һәр чыгышы тәфсилләп языла, сәхнәгә чыккан һәр артистның талантына бәя бирелә, хәттә өстендәге киемнәренә кадәр тикшерелә, еш кына мактау сүзләре, сирәк-мирәк тәнкыйть сүзләре дә языла.

Менә шушы мәкаләләр барысы да “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга” китабында тупланган, аклы-каралы һәм төсле фотосүрәтләр белән бизәлгән дә инде. Гомумән, бу язмалардан ансамбльнең 45 еллык тарихын шәйләргә була. Ул киләчәк буын татарлары өчен өлге булып та, үткән гасырның 70нче елларыннан башлап татар тормышы тарихы булып та хезмәт итә ала. Бигрәк тә ансамбль тормышында кайнаган артистларга, аларның балаларына истәлек булып калырлык бик затлы басма ул.

Кулыгызга “Ялкынлы яшьлек”. Гасырдан гасырга” дип аталган китап килеп эләксә, читкә куймагыз, рәхәтләнеп бер укыгыз әле.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Тормыш дәвам итә

Авылыбызның танылган эшкуары, җәмәгать эшлеклесе Расих Мөҗәһит улы Латыйповның бакыйлыкка күчүенә дә тиздән биш ай була инде. Андагы хәлләр беркемгә дә мәгълүм түгел, ә менә монда ул башлаган эшләрне аның гаилә әгъзалары дәвам итә.

Расих үзе исән чакта ук “Хәләл” цехында манты ясый башлаганнар иде. Казан шәһәре мәктәпләре, балалар бакчалары соравы буенча ай саен Татарстан башкаласына тонна ярым шушы про¬дукция җибәрелеп торды. Ә майда мантыны балаларның җәйге лагерьлары өчен арттырып, 5 тонна күләмендә җибәрүне соралганнар.

Бу цехны Расихның кияве Радик Сафиуллин җитәкли. Бүгенге көндә аның кулы астында 10 хатын-кыз эшли. Өчәр-өчәр алмашлап, алар камыр басалар, җәяләр, аннан махсус станокта шакмаклап кисәләр. Һәр мантыга, үлчәп, 45 грамм ит салына. Продукция әзер булгач, аны суыткычка куеп, туңдыралар, аннан пакетларга тутырып, адресын, башка кирәкле мәгълүматлары язып, заказ бирүчеләргә озаталар. Чиста хәләл иткә аз гына бәрәңге, суган салып эшләнгән мантыларның бөтенесе дә бер авырлыкта, бер күләмдә булырга тиешле.

Барысы да ризыкны бик тәмле дип мактый. Әгәр шулай булмаса, хәтта Казан бу продукцияне шулкадәр күләмдә сорамас иде.

Казанга атна саен күпләп башка төрле хәләл ит ризыклары – колбасалар, казылыклар һәм пилмән озатыла. Безнең продукцияне илнең төрле почмакларыннан – Татарстаннан да, Башкортостаннан да, Казахстаннан да, Себер якларыннан да, Чиләбедән дә килеп алалар. Ә Самара кибетләре “Хәләл” цехының төп заказчик¬лары булып санала. Аллаһыга шөкер, эшләре гөрләп бара.

- Ял итмичә дә эшләргә туры килгән чаклар булгалый, - дип сөйләде “Хәләл” цехы җитәкчесе, Расих Латыйповның хатыны Кәүсәр ханым.
Аның кияве Радик та, кызы Гөлсинә дә барысы бер теләктә булып, бергәләшеп мәрхүм әтиләренең эшен уңышлы гына дәвам итәләр.
Бу бердәм, тырыш, уңган гаиләгә исәнлек-саулык, бә¬хетле тигез тормыш телибез. Аларга әтиләре кебек игелекле булып, аның соңгы васыятьләрен үтәргә бер Ходаем ярдәм бирә күрсен иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы.


---
Бердәмлек
№ --- | 16.07.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»