|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2017 Җәмгыять
Фәридәнең җыры – иң яхшы бүләкҮткән шимбәдә Тольятти татарлары юбилейлы Сабан туен бәйрәм иттеләр. Соңгы утыз елда даими үткәрелеп килгән бу чара быел шәһәрнең 280 еллыгына багышланган иде һәм анда татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да рәхәтләнеп күңел ачты. Мин үзем, татар моңына гашыйк кеше буларак, милли бәйрәмебезгә фәкать концерт карар өчен барам. Гадәттә, анда Тольятти татарлары активистларының берсе, якын дустым Римма Минсафина (Җаббарова) да чыгыш ясый иде. Әлегә ул, нәни кызын тәрбияләү сәбәпле, быелгы чарада катнаша алмады. Бу юлы миңа үзешчән коллективлар чыгышын карау, Казан артистлары җырлавын тыңлау гына насыйп булды. Соңрак мин сату рәтләрендә татар җырчыларының яңа альбомнарын эзләп йөрдем. Мин дисклар сатучы палаткалар яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм бит. Шулай, дискларның тышлыкларын өйрәнгәндә, күземә таныш булмаган исем чагылды. Фәридә Фәйзуллина исемле башкаручының “Яшисе килә җырда” дип аталган альбомы икән. Кызыксынуымны күргән сатучы да: “Фәридә - уникаль җырчы, ул сезгә һичшиксез ошаячак”, - дигәч, мин бу дискны сатып алдым. Сатучы сүзләре хак булып чыкты. Фәридәнең тавышы моңлы, ягымлы, җыр сүзләре дә күңелгә үтеп керә торган, көчле тәэсир калдыра. Аеруча “Көзләр җитә икән” дип аталган җыры күңелгә хуш килде. Бәлки, бу дискны әнием Раузаның юбилеена да бүләк итәрмен әле. Газиз әнием өчен бу бик шәп бүләк булыр дип уйлыйм! Әтием Әмин белән алар бик матур гомер кичергәннәр. Хезмәт юллары да күпләргә үрнәк булырлык – озак еллар АвтоВАЗда эшләп, шуннан лаеклы ялга чыктылар. Мин дә алар эзеннән киттем, 15 елга якын шунда фрезер станогында эшләдем, күптән түгел генә инструментлар үткенләү участогына күчтем. Ана теленә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт тә әти-әнием тәрбиясе. Мин аларга бик рәхмәтле, шунсыз милли бәйрәмнәребездә катнашмаган. Әлфия Авзалова, Зөһрә Шәрифуллина, Салават Фәтхетдинов, Фәридә Фәйзуллина кебек моңлы сандугачларның иҗатын белмәгән булыр идем.
Равил ВӘЛИУЛЛОВ |
Иң күп укылган
|