поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.07.2017 Шоу-бизнес

Татар йолдызлары җәйне ничек уздыра?

Сездә нинди хәлләр бар: Гүзәл Идрисова, Алсу Фазлыева, Чулпан Йосыпова, Зөһрә Шәрифуллина, Сөмбел Билалова җәйне ничек уздыра?

  

 

 

 

 


 Гүзәл Идрисова:



– Ике атна балалар белән Чаллыда әниләр янында торып килдек. Бу вакытларда Илназ (җырчы Илназ Баһ. – Авт.) гастрольләрдә булды. Балаларга зоопарк күрсәтергә вәгъдә биргән идек, шуннан килешли Ижауга да кереп чыктык. Чыннан да, аның зоопаркы искиткеч матур. Уртанчы улыбызны Арчада Илназның әнисендә калдырып килдек. Сабантуйларда, төрле мәҗлесләрдә чыгышлар ясыйбыз. Якын-тирә араларга үзем дә баргалыйм. Моннан тыш, шушы җәй айларында яңа җыр яздырып, киләчәктә аңа клип төшү планнары да бар.

Алсу Фазлыева:



– Җәебез ялдан башланды. Төркиягә барып ял итеп кайттык. Анда китәр алдыннан «Яратам сүзсез генә» дигән җырга клип төшердек. Эчтәлеге бик кызык, шуңа күрә хатын-кызларга да, ир-атларга да ошар дип өметләнәбез. Бу клипны караган һәр кеше үзен танып алыр дип уйлыйбыз. Күптән түгел генә ике җыр яздырдык. Шуның берсенә клип төшерергә дип планлаштырабыз, әмма әлегә кайсысы икәнен сайламадык. Бу мәсьәләдә халык фикеренә дә колак салырга телибез. Иң яраткан эшем – җиләк җыю, шуңа күрә җиләк пешкәнен көтәм. Көннәр болай матур торса, өлгерер инде. Әлегә кызармаган. Без сезонга ярты ел алдан әзерләнәбез. Костюмнар, матур киемнәр тектерәбез. Шулай ук дуслар белән ял итәргә дә яратабыз. Учакта пылау, уха, шулпа пешерер өчен казан сатып алган идек. Азат аларны бик тәмле пешерә. Мин аңа, шаяртып: «Син җырламасаң, аш-су остасы булыр идең», – дим. Менә шулай ялны да, эшне дә аралаштырып алып барабыз.

Чулпан Йосыпова:



– 12 июльдә булган туган көнемне эшләп үткәрдем. Ул көнне төнге икедә Әлмәткә юлга кузгалган идек инде. Шунда Нефть Саммитында катнаштым. Аңа кадәр Казахстанда зур гастрольләрдә булган идек. Шулай да туган көнне соңлап булса да дуслар белән җыелышып үткәрербез дип уйлыйм.

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:



– Шушы көннәрдә генә балалар белән бергәләп Төркиянең Алания шәһәренә барып кайттык. Улымның өч яшьлек һәм тугыз айлык кызлары да барды. Олысыннан бигрәк кечкенәсе рәхәтләнеп су коенды. Әлеге вакытта да Азат белән Чаллыда балалар янында кунакта идек. Себер, Рязань якларындагы Сабан туйларында чыгыш ясадык. Алла боерса, сентябрьдә Чаллыда, Уфада концертлар куярбыз дип торабыз.
 
Сөмбел Билалова:



– 13 июльдә туган көнемне билгеләп уздык. Шул уңайдан үземә дә, тамашачыларга да бүләк әзерләдем: яңа җырымны тәкъдим иттем. «Син мине беркемгә дә бирмә» дип аталган җырның сүзләрен һәм музыкасын Гүзәлия язды. Ә туган көнемне Корстонда Жу-Жу барда TatarPartyда билгеләп уздык.


---
Шәһри Казан
№ --- | 14.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»