поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.07.2017 Хәйрия

“Әлеге диагнозны ишеткәч, йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде”

Әни кеше өчен баласы авырганны күрүдән дә кыен нәрсә юк. Дөньяга килүен түземсез­лек белән көтеп аласың да, ә аннары аның елмаюына, һәр адымына, яңа шөгыленә сөе­неп туя алмыйсың. Үсә төшкәч, аларга карап киләчәк­кә планнар корасың. Әмма авыру ди­гәне сорап килми. Казанда яшәүче Ләйсән Сабирова кызы Лилианага ничек тә ярдәм итәргә тели.

“Ике кызым өчен сөенеп туя алмадым. Икесе дә гимнастика белән шөгыльләнде, спортны яраттылар. Бер дә авырып карамадылар. Бар да яхшы иде”, – дип искә ала Ләйсән ханым. Әмма быелның 21 апреле аларның тормышын икегә бүлә. Беренчесендә – чәчәк кебек үскән сәламәт Лилиана, икенчесен­дә – куркыныч авыруга каршы кө­рәш.
 
“Быел яз кызымның борыныннан кинәт кенә кан китте. Мин аны ничек тә туктатырга тырыштым. Әмма үземнең генә хәлемнән килмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Алар кызымны тикшерде, анализлар бирдек. Аннары Лилианада куркыныч авыру барлыгын әйттеләр. Әле дә куркыныч төш кебек искә алам. Кызымда Фанкони анемиясе икән. Икенче төрле әйткәндә, кан рагының бер төре дигән сүз бу. Башта әлеге диагнозны ишеткәч, бөтенләй югалып кал­­дым. Йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде”, – ди Ләйсән Сабирова.
 
Лилианада сирәк очрый торган авыру тапканнар. Татарстанда аны дәвалый алмыйлар. Чир чи­генергә уйламый, киресенчә, организмга һөҗүм итә. Баланың гемоглобины, тромбоцитлары төшә икән. Авыруын ахыргача тикшереп тә бетермәгәннәр. Баланы бары тик сөяк җелеген күчереп утыртып кына коткарып калып була. Әмма моның өчен донор кирәк. Андый кеше Лилиананың туганнары арасыннан да табылмаган. Чит­тән эзләве дә җиңел түгел. Рос­сиядә донор көтүче балалар шактый күп. Еллар буе чират торучылар да бар. Ә Лилиана очрагында вакытны сузарга ярамый.

“Кызыбызны коткарып каласыбыз килә. Чит ил клиникалары белән элемтәгә кердек. Алар Лилианага ярдәм итәргә әзер. Әмма донор һәм операция ясату 11 миллион сумга төшәчәк. Бу санны ишет­кәч, егылып китә яздык. Безнең гаилә өчен генә түгел, хәтта байлар өчен дә зур акча бит бу. Нишләргә дә белмибез. Бер-ике ай эчендә шушы сумманы җыйсак, Лилиана­ның тереләсенә өмет бар. Тик акчаны каян аласы? Шуңа да мәр­хәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык. Балабызның гомерен озынайтырга булышсагыз иде”, – ди Ләйсән ханым.

Ярдәм сорап ялваручы ханым кызы терелер һәм үзенең хыялына ирешер – гимнастика ярышларында биш алтын медаль отар дип өметләнә.
 
Лилианага булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе – Сабирова Ләйсән Йолдызовна исемендәге
Сбербанк картасы 4276620037962796
”Ак Барс” банкы картасы 4244369515186887


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.07.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»