|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2017 Бәйрәм
Берләштерә торган туй!Үткән шимбәдә, синоптиклар яңгыр вәгъдә итүенә карамастан, көн бик матур булды. Әйтерсең лә Самара өлкәсенең Челновершины район үзәгендә III Өлкә авыллары сабан туе уңаеннан табигать яңгырларны башка төбәкләргә күчереп торган. Бу көнне үткәрелү район үзәгенең ипподромында иртән-иртүк бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Мәйданда, күңелләрне дулкынландырып, гармун моңы агыла, сату рәтләре гөрли, балалар төрле аттракционнарда күңел ача. Бер читтә урнашкан милли йортлар күргәзмәсе янында да җанлылык хөкем сөрә. Анда өлкәбезнең төрле районнарында яшәүче татар¬ларның һәм башка милләт халыкларының тарихы, көнкү¬реше, гореф-гадәтләре белән танышырга, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин иде. Сабан туеның төп өлеше халыкара дуслыкны чагылдырган бик матур бәйрәм күренеше белән башланып китте. Бераздан мәйданда Камышлы, Кошки, Шенталы районнары вәкилләре күренде. Халык бу демонстрацияне кул чабып, хуп¬лап каршылады. Сабан туе символы - чиккән сөлге күтәрелгәннән соң Челно-Вершины районының администрация башлыгы Валерий Князькин чараны рәсми рәвештә ачык дип белдерде. Җитәкче халыкны бәйрәм белән котлап, районның соңгы елларда ирешкән уңышларын барлап үтте, алда торган бурычларга тукталды. Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, өлкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Роман Некрасов, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә мәдәният министрлыгы вәкиле Мария Пошехонова, өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүров һәм башка мөхтәрәм кунаклар да матур теләкләрен җиткерделәр. Ә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин бәйрәмебезгә махсус котлау хатлары юллаганнар иде. Сабан туе - хезмәт кешесен зурлау бәйрәме бит ул. Бу юлы да авыл хуҗалыгы алдынгыларының фидакарь хезмәте зурланды. Өлкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, губерна Думасы һәм Челно-Вершины район администрациясе аларга күпсанлы дипломнар тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә шактый күп иде. Ана телебезне, мәдәния¬тебезне саклап калуга һәм үстерү эшенә күп көч куючы Шамил Искәндәров, Рәшид Исхаков, Сабирҗан Алеев һәм Фәүзия Федюнина губерна Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ә Самара өлкәсенең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле коллективы, 2018 елда Россиядә үткәреләчәк футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында уздырыла торган чараларда актив катнашуы өчен, чемпионатка әзерләнү дирекциясе тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Челно-Вершины районының Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Туган як” үзешчән ансамбленә һәм аның солисты Нурсинә Зәйдуллинага да, милли традицияләрне үстергән өчен, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Рәсми өлештән соң төп сәхнәдә бәйрәм концерты башланды. Казан артисты Искәндәр Биктаһиров һәм “Ялкынлы яшь¬лек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле кунакларга күңелсезләнергә ирек куймадылар, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр. Төрле районнардан килгән үзешчән сәнгать коллективлары да бәйрәмгә үз бизәкләрен өстәделәр. Камышлы районы Иске Ярмәк авылының “Ак каен”, Шенталы районы Денис авылының “Чулпан” һәм Челно-Вершины район үзәгендә эшләп килүче “Туган як” фольклор ансамбльләренең чыгышларын халык бик яратып, алкышлап кабул итте. Берәүләр концерт карап ләззәтләнгәндә, икенчеләре милли көрәшне күзәттеләр. Һәркем үз батыры өчен җан атты, кул чабып, көрәшчеләрне дәртләндереп торды. Нәти¬җәдә, Нурлат көрәшчесе Ильфат Гыймадиев Сабан туеның абсолют батыры исемен яулады. Аңа традицион сарык тәкәсе һәм суыткыч тапшырылды. Икенче - өченче урыннарны яулаган көрәшчеләр - Камышлы районының Иске Усман авылы батыры Илдус Нуретдинов һәм нурлатлы Алмаз Мостафин да бүләксез калмадылар. Сабан туенда ат чабышларыннан тыш (алар 7 заездда узды), мотоблокларда да ярыштылар. Гадәти булмаган бу бәйгедә Илдус Закиров - беренче, Василий Нефедов - икенче, ә Руслан Әбдрәфыйков өченче урыннарны яуладылар. Милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган III өлкә авыллары Сабан туе регионыбызда милли мәдәнияткә ихтирам булуын, төрле милләт халыкларының туганнарча ярдәмләшеп яшәвен күрсәтте. Кунакларга да, оештыручыларга да бәйрәм күтәренке кәеф һәм иҗади канәгатьләнү хисе бүләк итте.
Римма НУРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|