поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.07.2017 Җәмгыять

Татарстанның бер авылында тылсымлы урын бар (РИВАЯТЬ)

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы халкы арасында бик күп риваятьләр яши. Аларның кайберләре чагыштырмача гына, ә кайберләре ачыктан-ачык һәммәбезгә яхшы мәгълүм әкиятләрне хәтерләтә. Кем белә, бәлки, алар ул әкиятләрнең беренче үрнәкләредер дә?

Олы Солтанда күпләр тылсымлы урын дип саный торган йорт бар. Аны бер хатынның тиктормас теле аркасында шундыйга әйлән­гән дип сөйлиләр.

Бу хәл бик күптән була. Әлеге йортта бер ир һәм аның көмәнле хатыны яши икән. Бервакыт кышның зәмһәрир суыгында хатынның кура җиләге ашыйсы килгән – бала көткән хатыннар белән дә, «Унике ай» әкиятендә сурәтләнгән үги ана­лар белән дә була торган хәл бу. «Теләсә каян тап, әмма кура җиләге алып кайт, – ди икән хатын. – Мондый хәлемдә кура җиләксез бер көн дә яши алмаячакмын. Кайнатмасы түгел, куагыннан яңа өзеп алынганы кирәк!»

Аңлыйсыздыр инде: кышның бер ае, авыл җире, XVIII, әллә XVII гасыр – ул чорда шәһәр­ләрдә дә супермаркетларның ни икәнен белмиләр әле. Хатын, чиктән тыш хәлдән таеп, эченә ябыша, күзләрен акайта – җәй­ге җиләкне татып карау теләге шулкадәр көчле була инде менә! Сөйләп тә торасы юк: әүвәл заманнан ук ирләр мондый күренешне бик авыр кичерә, сөеклеләренең теләкләрен үтәү өчен ниләр генә эшләми алар!

Һәм, уйламаганда-көтмәгәндә, теге ир ха­тынына әйтә икән: «Беркемгә дә сөйләмәсәң, табып бирәм мин сиңа кура җиләге». Яшь хатын, билгеле, шунда ук бу хак­та авыз да ачмаска дип ант итә. Һәм ир аны базга алып төшә – ә анда очсыз-кырый­сыз кура җиләге куаклары үсеп утыра икән. Моны күргәч, хатын, гадәтенчә: «Хәзер бу җиләк кирәк түгел инде, ананас ашыйсым килә!» – дип әйтмәк­че булса да, тыелып кала, чөнки бу күренеш аны тәмам гаҗәпкә калдыра. Шуңа күрә, җиләк ашап туйгач, биргән сүзен дә онытып, күршесенә кереп китә һәм баздагы хикмәт­ләр турында сөйләп бирә. Шул мизгелдә коточкыч хәл була – көтмәгәндә теге ир үлеп китә. Билгеле, бу бер дә гадел булмый: ха­тынының тиктормас телле булуында ирнең гаебе юк бит!

Тол калгач, теге хатын моннан соң бер­вакытта да авыз ачып сүз әйтмәскә ант итә. Аның сүзендә тору-тормавы хакында солтан­лыларда мәгълүмат юк. Тылсымлы йортның базында кура җиләге үсәме‑юкмы икәнен дә белмиләр. Кемнәрдер үсә, ди, тик кереп карарга куркалар. Ә кайберәүләр үсми, ди, алары да барып караудан шикләнә.

Белмәс­сең, карарсың да, онытылып китеп, бүтән­нәргә сөйләп ташларсың…

http://protatarstan.ru


---
Матбугат.ру
№ --- | 13.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»