|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2017 Фаҗига
Туры эфир вакытында үлемгә дучар булган (ВИДЕО)Фаҗига Чехиядә була. Машинада хәрәкәт итүче ике кыз «Фейсбук» аша туры эфирга чыга. Мондый эфирлар социаль челтәрдәге дусларыңа хәзерге мизгелдә нәрсә эшләвеңне видео аша күрсәтү мөмкинлеге бирә. Ләкин ахыры фаҗигале тәмамлана... Кызлар юл һәлакәтенә эләгә. The Mirror хәбәр итүе буенча, һәлак булган Николь Барабасованың телефоны авария булганнан соң әле тагын егерме минутлап туры эфирда трансляцияли. Рульдә булган икенче кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Машинаның тизлеге дә бик югары булган диелә. Кызганыч, мондый аяныч хәлләр еш кабатлана башлады кебек. Әле март аенда гына Яшел Үзән районында да шундый фаҗига булды. Трассада хәрәкәт итү барышында, Ситора Баратова кесә телефонын автомобиль панеленә урнаштырып, интернет аша «ВКонтакте» челтәрендә туры эфирга чыккан. Кызның өенә кайтып җитәренә 5 минут вакыт калган була...
--- |
Иң күп укылган
|